Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар тоеп яши

Өч гасырдан артык яшәү дәверендә Екатерина Бистәсе күп нәрсәгә дучар булган: революция дисеңме, коллективлаштыру, репрессияләү һәм продразверстка, ачлык һәм ялангачлык, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар һ.б. Екатерина Карпова (балачакта Катя

Пищальникова) 1924 елда дөньяга аваз сала, аңа тормышның ачысын да, төчесен дә байтак татырга туры килә.
Үткәннәрне искә алганда иң беренче сүз итеп Екатерина түти бала чакта ничек итеп дус кызлары белән кырда урылган башакны җыюлары, хатын-кызларның көлтә бәйләве, ә 17 яшендә инде атлар йөртүе (кырга тракторларга дизель ягулыгы ташуы) турында әйтеп үтте. "12 лет Октября" колхозында Черемухово Бистәсенә сөт илтә, Красный Октябрьдән бөртек төялгән чаналар сөйрәргә дә туры килә аңа, Волчья Бистәсеннән фураж тутырылган капчыклар да күтәреп ташый. Урман материалы хәзерләү эшендә бил бөгәргә дә туры килә аңа: кайда гына урман кисмиләр алар - Казанда да, Берсутта да, Колмакса һәм Горшковода да...
- Юлсызлыктан интектек инде, ә эшләргә кирәк, мине әнием үреп биргән чабата коткарды, - дип сөйли Екатерина Ивановна. - Ул шундый тыгыз итеп үргән, шуңа да минем чабатамнан аякка су бик үтмәде, ә иптәш кызларымның урамга чыгып җиргә басу белән үк аяклары юешләнә иде. Шулай да эшләргә кирәк. Ул вакытларда бик нык авыртулар, бик иртә үлеп китүләр юктан гына булмаган бит инде. Минем өлкән апам да сугыш вакытында торф эшләрендә бик нык салкын тидергән иде. Без аны ничекләр генә дәвалап карасак та, коткарып кала алмадык, ул 1945 елның маенда вафат булды. Безнең авылда хәзер дә юллар начар. Тик бүген бит дөньясы, заманы башка. Нинди генә җылы аяк киеме юк, сайлау мөмкинлеге дә зур. Хәер, кеше хәзер җәяү бик йөрми дә, йорт саен машина, барысының да тормышы матур,- дип сөенеп сөйли Екатерина Ивановна. - Без 1950 елда фронтовик Федор Карпов белән тормыш корып җибәрдек, ул бик күп еллар колхозда слесарь булып эшләде. Ирем бик яхшы, эш сөючән кеше иде. Бик матур, дус-тату гомер иттек, хуҗалыкта терлекләр тоттык, 5 бала тәрбияләп үстердек. Пенсиягә чыгар алдыннан 15 ел мин кибеттә сатучы булып эшләдем - көне буе аяк өстендә, авыр булды.
- Екатерина Ивановна, сез бүген кызыгыз гаиләсендә гомер кичерәсез, ялгыз гына тынычлыкта яшәргә теләгән чаклар булмадымы?
- Федор Иванович моннан 9 ел элек вафат булды һәм шуннан бирле мин кызым гаиләсендә - Кораблеваларда яшим. Алар белән миңа бик рәхәт: киявем Николай һәм кызым Аля, оныкларым Игорь белән Максим, Настя - барысы да минем хакта кайгыртып торалар. Дәүләттән миңа, сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, торак бирделәр, тик мин үзем генә яшәргә теләмим. Монда мин аларның күз алдында, ничек кайгыртуларын күреп үзем дә сөенәм. Оныкларымның барысы белән дә горурланам. Мин үз гаиләм белән яшим, шулай булгач, ялгызлык миңа нәрсәгә?\
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X