Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Икәү булганда - җаны тыныч

70 тән узган өлкән яшьтәге кешеләрнең ничек яшәгәнен без Яңа Чишмәдә Әмировлар гаиләсендә булгач белдек. Картлык-шатлык түгел, дигән әйтем бар бит халык телендә. Ә бит  күпләр олыгайгач та, сәламәтлекләренә зарланмый, акрынлап кына булса да матур гына яшәүләрен дәвам итәләр.

Әнвәр Рахимян улы Әмиров гаилә һәм дәүләт иминлеге хакына бала чактан, үсмер чагыннан ук эшләргә гадәтләнгән, инде менә 71 яшендә дә эшсез тора алмый. -  Әгәр ятсам, бераз гына ятып торам да, юк, торырга кирәк, димен, хуҗалыкта эш җитәрлек, -  дип сөйли ул.
Хәзер бөтен йорт Әнвәр абый җилкәсендә. Хатыны Тәгъзимә Гаптелислам кызы ике ел элек улы фаҗигале төстә үлгәннән соң нык бирешә, сәламәтлеге  какшый һәм күзләре дә бөтенләй күрми башлый. Аптекага, поликлиникага һәм шулай ук кибеткә барулар да, бакчадагы эшләр, ашарга әзерләү, керләр юу, җыештыру – бар да Әнвәр абый өстендә. Әмировлар өендә үрнәк чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, гәрчә без монда килүебез хакында  ярты сәгать  элек кенә хәбәр иткән булсак та. Әнвәр абый аш әзерләгәндә кайчакларда хатыныннан киңәш сорый, чөнки авырганчы, өй эчендәге эшләрне Тәгъзимә апа башкарган. - Мин хәзер аннан башка берни дә эшли алмыйм. Аның кебек эшчән кешеләр җир йөзендә сирәк, - ди Тәгъзимә апа.
Әнвәр абый хатынын саф һавага – урамга алып чыга, тик ул 5 минуттан артык тора алмый, яңадан өйгә керергә тели. Ирен нык кызгана ул, үзен сакларга куша. Тик Әнвәр абыйга хәрәкәт кирәк, хәер, аның да сәламәтлеге шәптән түгел. Тик хәрәкәттән башка аның өчен тормыш юк. Быел уңышлары да мулдан булган: зур-зур кабаклар, контейнерларда суган, башка яшелчәләр тутырылган. Бакчада бар нәрсә дә җыештырып алынган һәм казылган,  борыч кына калган, әлегә көннәр җылы бит. Барысын да үзе эшли: казый, утырта, су сибә, үләнен чаба, уңышны җыя, тавыкларны карый. Ишегалдында тулы тәртип. Мунчаны күптән түгел генә яңадан төзегән, җылытырга җыена. Шәһәрдә яшәүче балалары өйдә ремонт эшендә булышырга кайтырга тиешләр.
Элек Әнвәр абый ХХ партсъезд исемендәге колхозда  тракторчы, прораб, мастер булып эшләгән. Колхозның элекке рәисе Анатолий Михайлович Холин аны намуслы һәм гадел булганы өчен хөрмәт иткән. Әлегә кадәр, очрашкан чакта, бер-берсе  белән элекке дуслар кебек сәлам бирешәләр икән. Тәгъзимә апа һәрчак бухгалтер булып эшләгән: хәрби комиссариатта, МСО да,  хастаханәдә. Әмировлар 1985 елдан бирле Яңа Чишмәдә яшиләр, Красный Октябрьдән күчеп килгәннәр, ә анда Мөслим районыннан килгән булганнар. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, Резидә һәм Айнур  Казанда яшиләр, әти-әниләре янына кайтып йөриләр.
Картларның тормышын җәен каникулга кайткан оныклары бизи, алар җидәү. Олырак оныклары Айгөл августта кияүгә чыккан. Тәгъзимә апаның күршедә генә яшәүче кыз туганы атна саен хәлен белергә керә.
Әнвәр абыйның актив тормыш рәвеше  алып баруына сокланырлык. - Ул минем төп терәгем һәм  ярдәмчем. Әле икәү  булганда, җаным тыныч, - ди Тәгъзимә апа.
Киләсе елның 15 октябрендә аларның бергә гомер итүләренә 50 ел булачак, ә 8 октябрьдә Тәгъзимә апаның туган көне, аңа 72 нче яшь.
Яшь чакларын “бик матур һәм бәхетле “ еллары буларак искә алалар. - Ул чакларда яшәгәндә картаербыз дип уйлап та карамадык, менә безгә дә “тормышның көзе“ килде,- дип сөйли Әнвәр абый. - Нигә боегырга соң? Яшь чакның үз шатлыклары була, картлыкның да үз матурлыгы. 

Реклама

Ольга Иванова      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев