Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ике дәүләт бәйрәме алдыннан тантана

Ике дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГСында тантаналы чара булып узды, анда ана капиталына сертификатлар һәм яшь яңачишмәлеләргә паспортлар тапшырылды.

Никахлашу сараена яшь әниләр – Черемухово Бистәсеннән Наталья Васильева, Яңа Чишмәдән Диләрә Арсланова һәм Нина Черняк тормыш иптәшләре, зуррак һәм яңа туган балалары белән бергәләп килгән иделәр. Чараны алып баручылар тантананы гаиләләр, ана булу бәхете, балалар тәрбияләү зур һәм катлаулы эш булуы турында җылы сүзләр белән башладылар. Гаилә (ана) капиталы дәүләт тарафыннан нәкъ менә шундый гаиләләргә ярдәм йөзеннән булдырылган. Чөнки аны гаилә иминлеге өчен, ягъни торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, ананың булачак пенсиясен арттыруга, торак кредитларын каплауга тотарга була.
Район хатын-кызлар советы рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова әти-әниләрне әлеге уңайдан котлап, болай диде:
- Агымдагы елның соңгы өч аенда бездә районда 60 бала туды. Бу ата-аналар өчен зур шатлык һәм бәхет. Балалар – безнең өмет, киләчәк. Балаларыгызны сау-сәламәт, акыллы, дәүләтебезнең лаеклы кешеләре итеп үстерегез, өченче, дүртенче һ.б. балалар да алып кайтыгыз. Чөнки һәр бала үз бәхете белән туа.
Гаиләләрне Пенсия фонды исеменнән район РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева да котлады, барысына да исәнлек, балаларының акыллы, тыңлаучан булып үсүләрен теләде. ҮКС дән гаиләләргә истәлекле бүләкләр, әниләргә чәчәкләр тапшырылды.
Яшь яңачишмәлеләр Никита Михеевка, Алина Корюкина һәм Әлфис Гатинга Россия гражданы паспортларын Надежда Попкова, районның миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьевалар тапшырды, ә “Бердәм Россия” партиясеннән партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова истәлекле бүләкләр бирде. Алар балаларга һәрчак туры юлдан баруларын, кыенлыкларны җиңеп, үз алдыңа бурычлар куярга һәм аларны җиңүләрен, ә үз гамәлләрен дәүләт законнары нигезендә генә башкаруларын теләделәр. Һәм, әлбәттә инде, үз паспортыңны сакларга һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырга.
Бәйрәмгә шулай ук “Без Россия гражданнары!” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен республика иҗат конкурсында катнашкан 12 бала да чакырылган иде. Конкурс сайлаулар көне алдыннан үткәрелде һәм шул балаларның иң яхшылары дип саналган эшләре республика сайлап алу этабына алынган. Аларның барысын да залдан экраннан күрсәттеләр. – Сез барыгыз да булдырасыз, балалар! – дип мактады аларны районның ТСК рәисе Нина Иванова. Ул аларга иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек-саулык теләде, “күзләрегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, чөнки сез – булачак сайлаучылар һәм илебезнең актив гражданнары булырга тиешсез”, диде. Дипломнар һәм бүләкләр тапшыру юкка гына икенче дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан үткәрелмәде. – Илебезнең актив гражданнары булсагыз, сезнең барысы да уңышлы килеп чыгачак, - дип өстәде Надежда Попкова. 
- Сез игълан ителәчәк башка конкурсларда да катнашырсыз әле дип ышанабыз.
Иң яхшы рәсемнәр өчен дипломнар һәм ТСК дан бүләкләр тапшырганда балаларның йөзләре балкыды: зуррак кызларга – кул сәгатьләре, малайларга – наушниклар, кечерәк яшьтәгеләргә – иҗат өчен җыелмалар иде.
Әлбәттә, тантананы алып баручы Илназ Шәйхетдинов һәм Анна Суворовалар башкаруында патриотик җырлардан башка бәйрәм шулкадәр матур узмас та иде. Чара традиция буенча барысы да бергә фотога төшү белән төгәлләнде: балалары белән яшь гаиләләр, укучылар – яңа паспорт ияләре һәм иҗади конкурста катнашучылар, балаларның ата-аналары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары. 

Реклама

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев