Икеайлык тәмамлана, төзекләндерү дәвам итә
Яңа Чишмә районында төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча икеайлык барышында бик күп эшләр башкарылды.
Апрель башында барлык учреждениеләр һәм оешмалар үз территорияләрен һәм беркетелгән участокларын җыештырды. Район халкы да үз йорт яны территорияләрен төзекләндерү белән актив шөгыльләнделәр.
Барлык торак пунктларда зиратларны, чишмәләрне, Шушма, Кичуй, Студенец елгалары ярларын җыештыру һәм төзекләндерү буенча өмәләр уздырылуы да сөендерә.
Ветеринария күзәтчелеге таләпләре нигезендә үләт базлары һәм биотермик чокырлар тиешле хәлгә китерелгән.
Ачыкланган җиде санкцияләнмәгән чүплекнең икесе бетерелгән - бу Акбүре һәм Зирекле авыл җирлекләрендә. Калганнары юкка чыгару стадиясендә. Икеайлык дәвамында район үзәгендәге ТКО полигоны да эшләде - анда йөзләгән тонна чүп-чар чыгарылган (шушы көннәрдә ул ябыла).
Апрель ахырыннан май дәвамында күп кенә учреждениеләрдә һәм оешмаларда фасадлар, коймалар ремонтланган һәм буялган, бөтен җирдә чәчәк түтәлләре ясалган һәм чәчәкләр утыртылган. Яшелләндерү барышында 752 агач һәм 70 куак утыртылган.
Юлчылар да төзекләндерү буенча зур эш башкара. Район үзәгендә һәм юлларда чокырлар ремонтланган, юл кырыенда чүп-чар җыелган һәм хәзерге вакытта күперләр, тукталышлар, юл билгеләре һәм кюветлар янында чүп үләннәрен чабу башланган.
Яңа Чишмә һәм районга керү юлында барлык аншлаглар яңартылган, буялган һәм ремонтланган.
Кызганычка каршы, икеайлык барышында коры үлән яну очраклары булды, бу, әлбәттә, рөхсәт ителми. 50 мең сумлык күләмдә штраф салып 8 беркетмә төзелгән.
Сәүдә объектларын әйләнеп чыкканда кайбер эшмәкәрләрдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Аларга хокук бозуларны бетерү сроклары күрсәтелгән беркетмәләр бирелгән.
Икеайлык тәмамлангач, төзекләндерү эшләре туктамый. Буяу эшләрен, планлаштырылган агымдагы ремонтны дәвам итәргә кирәк.
Һәр җирдә чәчәкләр утыртырга, аларны яңартырга кирәк (кызганычка каршы, 6-8 майда салкыннар инде утыртылган чәчәкләрне юкка чыгарды). Чәчәкләргә һәм үсентеләргә су сибүне тиешенчә оештыруга аеруча игътибар итәргә кирәк, чөнки көннәр коры һәм бик эссе.
Шулай ук кайбер учреждениеләр үз территорияләрендә чүп үләннәрен чаба башладылар. Бу эшне бер атна эчендә тәмамларга кирәк.
Уртак тырышлык белән без Яңа Чишмәне һәм торак пунктларны матур, уңайлы, төзекләндерелгән һәм чиста итәргә тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев