Илһам Гамируллин: армиядә хезмәт итү тормышта җаваплы һәм мөһим вакыйга булды
«…Иптәшләре белән аралашканда тыныч һәм сабыр»
«Армиягә мин зур теләк белән киттем, ир-ат тормышында бу чор һичшиксез булырга тиеш дип саныйм һәм мондый мөмкинлек һәркемгә бирелә. Минем өчен армиядә хезмәт итү - җаваплы һәм мөһим вакыйга булды.
Севастопольдә хезмәт иттем. Мине яхшы кабул иттеләр, коллективка да җиңел ияләштем, бусы инде һәркем өчен бик мөһимдер. Балачактан ук әти-әнием дусларча мөнәсәбәттә булырга, ә мәктәп – кешеләр белән җиңел аралаша белергә өйрәтте. Бу миңа Түбән Камада укыганда политехник колледж студентлары, шулай ук армиядә хезмәт итүчеләр арасында җайлашырга мөмкинлек бирде.
Ватанга хезмәт итү - җиңел эш түгел, төрле хәлләр була: арыган чаклар да, барысы да килеп чыкмаган вакытлар да булгалады. Хезмәт - хезмәт бит инде ул. Әмма бик күп кызыклы мизгелләр дә булды, әмма мин иң дулкынландыргыч һәм истә калган ике очракны гына сөйләп үтәрмен.
Беренчесе - Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләргә юлыгу – без сугыш барган урыннарда (бер ныгытмада - укрепление) казу һәм чистарту эшләре үткәргәндә монда ут ноктасы һәм пулемет окопы булганын белдек... Минемчә безнең һәрберебезне, анда күргәннәрдән патриотизм хисләре чолгап алгандыр, дип уйлыйм.
Икенчесе - Җиңү көненә багышланган парадта катнашу. Ә иң дулкынландыргыч минутларны без бәйрәм алдыннан - генераль репетициядән соң кичердек.
Кичке як иде, без частькә кайтырга җыендык. Бөтенебез дә - парадтагылар (64 кеше) Севастопольнең төп урамы буйлап барганда кешеләрнең безне телефоннарга төшерүләренә игътибар иттек. Һәм безнең башлап җырлаучыбыз (запевала) җырлап җибәрде, ә без аңа кушылдык. Бу шагыйрь Игорь Резник сүзләренә язылган «Служить России суждено тебе и мне...» җыры иде.
Бу минутта без нәкъ менә алар өчен җырлаганыбызны аңладык, севастопольлеләр исә үзләренең соклануларын белдерделәр, аларның эмоцияләре безгә дә күчте. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый, мин һәр кешегә ул вакытта без, Россия солдатлары тойган хисләрне сынап карауларын теләр идем».
Безгә Илһам белән очрашырга туры килмәде, ул Түбән Камада электромонтажчы булып эшли. Аның белән төшке аш вакытында, телефон аша гына аралашып алдык.
Әмма без Илһамның әнисе Венера Николаевна белән очраштык һәм аның белән дә бераз сөйләштек. Өлкән улы Валерий хезмәт иткәндә (Чечня сугышында катнашкан), Илһам әле яшүсмер генә була. Ул абыйсы белән горурланган һәм, мин дә хезмәт итәчәкмен, дигән. Спорт белән актив шөгыльләнгән, футбол уйнарга бик ярата. Бу бит команда уены, ә ул безнең «компания» арасында булырга, һәрвакыт дустының җилкәсенә кулын куярга әзер, - диде безгә Венера Гамируллина.
Ә менә часть командованиесенең хәрби комиссариатка язган характеристикасында ефрейтор Гамируллин Илһам Җәмил улы хакында болай язылган: «Ефрейтор Гамируллин хәрби хезмәт үткән вакытта хәрби частьнең лактация станциясе операторы буларак, үзен уңай яктан күрсәтте: тәртипле, эшне башкаручан егет зур хезмәт сөючәнлек һәм үзенә йөкләнгән эш өчен шәхси җаваплылык сыйфатларына ия. Аңа беркетелгән җиһазлар тиешенчә хезмәт күрсәтә, үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә омтыла, хезмәт белән кызыксына. Иптәшләре белән аралашканда бик тыныч һәм сабыр холыклы».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев