Илдар Галимов: «Без бит гади авыл кешеләре»
Гади авыл кешесенең көндәлек тормышы турында Акъяр авылыннан ШЯХ хуҗасы үзе сөйли.
Илдарның фикере буенча, аның хуҗалыгы бик үк зур түгел: 6 савым сыеры (икесе хәзер буаз), ике тана һәм шул ук сандагы бозаулар. Моннан тыш, 20 сарык, кош-кортлар, 10 умарта оясы да бар.
«Әлбәттә, ШЯХ күп вакытны ала, - ди ул. - Эшебез җиңел түгел һәм көн саен тырышлык таләп итә. Чөнки мин дә, хатыным Зөлфия дә әле эшлибез: үзем 20 елдан артык райгазда слесарь, тормыш иптәшем - башлангыч сыйныф укытучысы. Хуҗалыкта да, эштә дә өлгерер өчен, көн саен иртәнге 4тә торып, икебез дә сарайга чыгабыз: малларны ашатабыз, асларын чистартабыз, сыерларны савабыз. Эш иртәнге сәгать 6га кадәр дәвам итә. Аннары инде иртәнге аш әзерләп ашыйбыз да, эшкә җыенабыз. Мин хатынымны эшкә сигезенче яртыларда китерәм, ә үзем эштә 8дә булырга тиеш.
Бишенче яртыда эштән кайткач, беренче чиратта терлекләр янына чыгабыз. Алар безне көтәләр, тавыш бирәләр. Маллар астын чистарту, ашату, эчерү, сыерларны саву эшләре көн саен бер үк вакытта башкарыла. Биредә мини-завод конвейеры кебек, барысын да эшләп өлгерергә кирәк. Бераз тоткарландың исә - җитештерүдә өзеклек килеп чыга, көткән нәтиҗәләргә ирешә алмыйсың».
Гаилә ихтыяҗлары өчен савым сыерларының саны җитәрлек, дип саный ШЯХ хуҗасы. Эшне киңәйтергә планлаштырмыйлар. Бозауларны саталар, үгезләрне дә иткә дип яхшы алалар. Бозаулар нәселле булып туа, чөнки сыерларны ясалма орлыкландыралар. Шуларның берсен үзләренә симертүгә калдыралар.
-Үзеңнең итең сатып алынганнан яхшырак бит. Үгезне ите күбрәк, ә мае азрак булсын дип, махсус ашатабыз, - ди елмаеп, Илдар. - Әлбәттә, хуҗалыктан ерак китә алмыйсың. Кул һәм аякларыбыз бәйләнгән сыман. Шушы көннәрдә генә Чаллыга туйга барган идек, күршеләрдән тананы карап торуларын сорадык, ул менә-менә бозауларга тиеш. Үзебез кунакта, ә үзебез «Хәле ничек микән?», дип тананы уйлыйбыз.
- Кыенлык шунда ки, без терлек тә тотабыз, эшлибез дә бит. Пенсиягә кадәр әле ерак, миңа 19 майда 55 тулачак, хатыныма хәзер 51 яшь. Бездә өлкәннәр юк. Ата-аналары белән яшәүчеләргә җиңелрәктер, мөгаен. Ул очракта терлекләрне дә карап торучылыр, әгәр берәр кая китәргә кирәк булса, төшке ашны әзерләүчеләр дә бар, эштән кайтуга - кичке аш та әзер, дигән сүз. Минем әниемнең вафат булуына 15 ел. Ул безне, балаларны, ялгызы гына үстерде, чөнки әтием мин кечкенә булганда үлде. Шуңа күрә балачакта терлек эшен байтак күрдек без.
Зөлфиянең әти-әнисе Шахмайда үз йортлары белән яшиләр. Бабай 35 ел буена зоотехник булып эшләде, күптән түгел 85 яшьлеген билгеләп үтте. Әби гомере буе мәктәптә завуч булып хезмәт куйды. Алар безгә һәрвакыт киңәшләрен биреп һәм, кирәк булса, матди яктан да ярдәм итеп торалар.
- Бүгенгесе көндә яхшы сыер табу кыен. Хәзер шәп машина да яхшы сыер бәясеннән юньрәк, - ди Илдар. - Әлегә сөт бәясе начар түгел - 28 сум. Ләкин җәйгә, сөт күп булган чорда, ул кимиячәк. Тиздән 23 сум булачак, диләр. Ә бензин бәясе бит элеккечә, - дип зарлана ул.
Печәнне хуҗа мәрхүм абыйсының кырларында үстерә (аның төрле насадкалар белән МТЗ тракторы булган). Бер ел элек абыйсы Акъяр күперендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.
- Терлекчелектә бик белемле кеше иде, терлекләрне яратты, күп еллар фермада мөдир булып эшләде, киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итте, - дип искә ала абыйсын Илдар. - Хәзер аның улы Акъярга яшәргә кайтты. Бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз.
Кышлатуга Илдар ныклап әзерләнә. Күпьеллык үләннәр әле өлгермәгән вакытта болындагы печәнне әзерли. Дөрес, беренче кат чабылганы, еш кына яңгырлардан зыян күрә.
Аның печән әйләндерә торган җайланмасы бар, ул аны МТЗ белән бергә арендага тапшыра, моның өчен аңа 5 тюк печән бирәләр. Печән яхшы булса, Илдар тагын берничә тюкны запаска сатып ала. Печәнгә акчаны беркайчан да жәлләми. Елның нинди буласы билгесез бит. Азык сатып алу - аның өчен беренче чиратта.
- Гомумән, хуҗалыкны тиешле дәрәҗәдә алып барырга тырышам. Минем «конвейерлы мини - заводым» моны таләп итә, - ди Илдар.
ШЯХга дәүләт ярдәме өчен субсидияне ул инде күптән алган: яңа сарай төзү өчен 50 мең сум. Һәм бүтән беркайчан да аннан файдаланмаган. Ул үз көченә, үз табышына өметләнергә тырыша. Аның керемнәре үзен канәгатьләндерә. Сөт һәм бозаулардан тыш, ул Корбан бәйрәменә сарыклар, артык бал һәм яшелчәләрне - кишер, суган, чөгендер, ике зур бакчада үскән кәбестәләрне сата, анда азык чөгендерен дә күп утырта.
- Табышны кайда сарыф итәр урын бар. Авыл җирендә әле бер, әле икенче нәрсә ремонт таләп итә: йорт, гараж, сарай булсынмы. Узган ел ишегалдына тротуар плиткасы җәйдем. Акча тик кенә ятмый, эшли, дигәндәй. Балаларга да ипотека өчен түләргә булышабыз. Көз көне кызыбыз Аделяны кияүгә бирдек, хәзер оныгыбыз тууын көтәбез. Улыбыз Айзат КДЭУда белем ала.
- Көчебез булганда эшлибез әле, Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Без - гади авыл кешеләре, - ди Илдар. - Авылдашларыбыз, туганнарыбыз белән терлекләр саны буенча ярышмыйбыз. Киресенчә, кирәк булганда, без бер-беребезгә булышабыз. Киңәшләшү яки ярдәм сорау өчен фермерлар белән элемтәдә торам. Әйтик, Шахмайдан Илгиз Сәлахов һәм үзебезнең Акъяр фермерлары. Район һәм республика җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт. Әлбәттә инде, барлык тырышлыгыбызның төп максаты - гаиләне лаеклы тәэмин итү. Икенчедән, авылда яшәп, мал асрамыйча буламы соң? Әлбәттә, юктыр, дим. Бу бит үзеңә дә яхшы һәм файдалы хезмәт.
Илдар һәм Зөлфия балалары белән. Фото гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев