«Илһам моңнарыннан-илһам алып»
Чаллы башы авылы мәдәният хезмәткәрләре Илһам Шакировның туган көненә багышлап җыр кичәсе оештырды
Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырады. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде
Андый кешеләр бу дөньяга бер киләләр дә, алдагы буыннар өчен бөтенләйгә калалар”. Бу сүзләр – Илһам Шакиров турында. Үзенең иҗаты белән ул татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде.
Илһам Шакиров репертуарындагы жырлардан төзелгән кичәдә Зирекле, Чертуш, Шахмай, Чаллы Башы узешчәннәре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев