Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ильяс Гомәр улы Гаризов: проблемалар бар, әмма алар хәл ителә

Шахмай һәм Чаллы Башы халкы социаль челтәрләрдә урамнарны кардан начар чистатуга, шулай ук Шахмай авыл җирлегендә өч авыл булуы һәм бердәнбер тракторның барлык урамнарны һәм юлларны вакытында чистартып өлгермәве турында зарланган.

Без Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризовтан әлеге хәлгә ачыклык кертүен сорадык.

-Әйе, кызганычка каршы, соңгы көннәрдә кар күп яву сәбәпле, мондый хәл булды. Безнең җирлектә кышкы чорда юлларны һәм урамнарны чистартуга 170 мең сум акча каралган (үзара салым акчаларыннан). Үзенең Т-150 тракторы булган бер үзмәшгуль кеше заявка биргән иде.

Өч авылда урамнар һәм юллар озынлыгы 20 километрга якын. Әлбәттә, бер трактор барлык урамнарны да бер үк вакытта чистартып өлгермәде, проблемалар шул сәбәпле килеп чыкты да инде.

10 февральгә барлык урамнар чистартылган һәм бүген, 11 февральдә, урамнарның һәм юлларның йөрү өлешен киңәйтү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев