Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иминиятләштерүченең кем икәнен белергә була

Эшләүче һәр кешегә үзенең пенсия тупланмасын иминиятләштерүченең кем булуын белү мөһим.

Бу сорауга җавапны РПФ сайтында электрон сервис - https://es.pfrf.ru/ гражданинның Шәхси кабинеты бирә. Монда билгеле бер информацияне дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә дә алырга мөмкин, әмма, әлеге очракта иң кирәклесен - теркәлгәннән соң гына. Һәм ул чакта төп сорауларга җаваплар: сезнең пенсия тупланмаларыгыз дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булдырыламы яисә дәүләтнекендәме, аларның күләме нинди - бар да мәгълүм булачак.
Гомумән, монда түбәндәгеләрне күрергә мөмкин:
- мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия белән тәэмин итүнең сайлап алынган варианты: бары тик иминият пенсиясен яки иминият һәм тупланма пенсияне генә булдыру;
- агымдагы иминиятләштерүче турындагы информацияне, бу РФ пенсия фонды яки пенсия тупланмаларын гарантияләү системасына кергән дәүләтнеке булмаган пенсия фонды булырга мөмкин;
- пенсия тупланмаларының күләмен, ягъни, мәҗбүри пенсия иминияте кысаларында эш бирүче тарафыннан түләнгән акчалар, ана (гаилә) капиталы акчалары (әгәр сертификат иясе әлеге акчаларны пенсиянең тупланма өлешенә җибәргән булса) һәм өстәмә иминият взнослары (әгәр дә сез пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучы булып торсагыз).
Әгәр дә тупланмалар РПФ да формалаштырыла икән, бу очракта гражданинның Шәхси кабинетында аларны инвестицияләү нәтиҗәләре турындагы информация белән дә танышырга мөмкин. Пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында җыела икән, пенсия тупланмалары акчаларының факттагы күләмен турыдан-туры шушы фондта алырга мөмкин.
Шушы мәгълүматларга ия булгач, гражданин пенсия тупланмалары акчаларын күчерү турында кергән тәкъдимнәрне кискен бәяли алачак. Бу дистәләгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының акча күчерү буенча үз хезмәтләрен тәкъдим иткәндә бүген аеруча да актуаль.
Исегезгә төшерәбез, әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында урын алган икән, сез аларның табышлылыгын мөстәкыйль рәвештә күзәтергә тиешсез һәм сезне канәгатьләндермәгән очракта - иминиятләштерүчене алыштырырга. Моннан тыш, шуны да истән чыгармагыз, 5 еллык срок беткәннән соң капитал салудан булган керемне исәпкә алып пенсия тупланмалары акчалары яңа иминиятләштерүчегә күчереләчәк, иминиятләштерүчене алдан алыштырганда инвестицион табыш югалырга мөмкин. 2017 елда пенсия тупланмалары акчасын югалтуларсыз күчерү 2013 елда РФ Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фонды иминиятләштерүче булган гражданнарга файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев