Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшысы - чисталык

Территорияләрне төзекләндерү икеайлыгының беренче яртысы йомгаклары һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек буенча үткән район киңәшмәсеннән.

«Йортта тәртип бар икән, хуҗага да хөрмәт белән карыйлар», дигән рус халык мәкале бу бәйрәм алды көннәрендә элеккегә караганда да актуаль яңгырый. 
Киңәшмә күчмә булды һәм ул Әдәмсә авылы мәдәният йортында узды. Район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчеләрнең ведомство карамагындагы объектлары өчен җаваплы территорияләрне төзекләндерү буенча башкарылган эшләрнең беренче ай йомгакларына хисапларны тыңлады.
Беренчеләрдән булып Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова чыгыш ясады. Аннары сүз Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчевага бирелде.  
Алар башкарылган эшләр, тагын ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр һәм, беренче чиратта, бу бәйрәм йөрешләре узачак үзәк урамнарның, Җиңү скверлары һәм паркларның бизәлешенә кагыла.  
Красный Октябрь авыл җирлегенең 9 Май - Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлеге турында җирлек башлыгы Владимир Захаров сөйләде.
Тулаем алганда, районның авыл җирлекләре карамагындагы барлык территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр яхшы бара. Зирекле һәм Шахмай авыл җирлекләренә карата кисәтүләр булды, биредә, район башлыгы билгеләп үткәнчә, санкцияләнмәгән чүплекләрне (тирес өемен) бетерергә кирәк. Эстетик яктан да, янгын куркынычсызлыгы ягыннан да игътибар таләп иткән әлеге һәм башка урыннарны җыештыру өчен вакытны сузмаска, ашыгырга кирәк.
Икеайлык кысаларында ТКХ МУПда да шактый эшләр алып барыла: ике катлы йортларның подваллары санитар эшкәртелә, алар тирәсендәге коймаларны буйыйлар, ә кайдадыр кирәкмәгәнлектән, аларны сүтәләр. Анда яшәүчеләр арасында иң яхшы йорт, подъезд, участокка конкурс игълан итү дә күздә тотыла. Бу хакта ТКХ начальнигы Алексей Иванов сөйләде.
Мәгариф һәм клуб системасы учреждениеләре территорияләрне төзекләндерүне беренчеләрдән булып тәмамлыйлар: аларга кайбер биналарның цокольләрен яңартырга һәм көннәр җылыткач чәчәкләр утыртасы гына кала. Клуб хезмәткәрләре 3,5 мең чәчәк үсентесе әзерләгән, ә белем бирү учреждениеләре территорияләрен 13 мең чәчәк бизәячәк, -диделәр киңәшмәдә РМБ начальнигы Анна Бутина һәм ҮКС директоры Валентина Семеняк.
Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның тол хатыннары яшәгән йортлардагы табличкаларның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләре, шулай ук һәйкәлләр һәм обелискларның торышы турында хәбәр итте.  Монда тиешле игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү буенча эшләр дәвам итә. 
«Хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен барлау буенча чаралар дәвам итә, исемнәре мәгълүм булганнарның исемлеге даими яңартыла һәм аларны обелискларда мәңгеләштерергә кирәк», - диде үз хисабында Яңа Чишмә музее директоры Галина Талаева. 
Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарының сәламәтлегенә ярдәм итү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге категориядәге кешеләргә даими рәвештә медицина тикшерүләре үткәрелә, кирәк булганда аларны комплекслы дәвалау өчен хастаханәгә салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев