Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернат-йортта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Интернат-йорт күп кенә әби-бабайлар өчен зур гаиләгә әверелгән, биредә барысы да бер-берсенә ярдәм итәләр һәм бергә шатланалар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Интернат-йортта бәйрәм концерты узган. Ишегалдында биредә яшәүчеләр җыелган, алар арасында гаилә парлары да булган. Монда яшәүче гаилә парлары (алар өчәү) тату һәм бер-берсе турында кайгыртып гомер итәләр.

Шахмайда яшәүче иҗади гаилә пары - Хамис һәм Гөлүсә Мөхәммәдиевлар бәйрәмнең төп кунаклары булганнар. Алар әби-бабайлар өчен баян көенә матур, дәртле җырлар башкарганнар һәм биегәннәр.

Интернат-йорт белгечләре бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм традицияләре, шулай ук Россиядә гаилә кыйммәтләрен яклаучы Петр һәм Феврония Муромскийлар турында сөйләгәннәр. Ромашка - бәйрәмнең төп символы булып тора.

Чара ахырында барысын да карбыз белән сыйлаганнар. Бәйрәм чарасы күңелле үткән, Интернат-йортта яшәүчеләр байтак кына уңай эмоцияләр алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев