Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көненә әзерләнәбез

Җиңү көненә әзерлек кысаларында Ленино авыл китапханәсендә «Малахит тартма» түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр белән Георгий тасмасыннан бизәк ясау буенча мастер-класс узган.

Мастер-класс башланганчы әйдәп баручы китапханәче Н.В.Веретенникова чарада катнашучыларны Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән таныштырган, Россия тарихындагы әһәмияте, шулай ук 2005 елдан бирле уза торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе турында да сөйләгән.
Аннары Георгий тасмасы белән төрле бизәкләр ясауның вариантлары күрсәтелгән. Чарада катнашучылар барысы да бергә эшкә тотынганнар. Мәктәп укучылары үз эшләрен башкарганда тырышлык, осталык һәм иҗади фантазия күрсәткәннәр. Һәр укучы әлеге эшне күңел биреп эшләгән, нәтиҗәдә искиткеч матур бизәкләр -  Җиңү символлары килеп чыккан. Мастер-класста катнашучылар аның нәтиҗәләре белән канәгать калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев