Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Йолдызларга ашкынам»

Космонавтика көне уңаеннан чара

Ленино авылы китапханәсендә «Йолдызларга ашкынам» дип аталган медиасәяхәт узган.

Әйдәп баручы китапханәче Надежда Веретенникова балаларга Ватан космонавтикасына нигез салучылар К. Э. Циолковский һәм С. П. Королевлар турында сөйләгән, космоска беренче юл салучы Юрий Гагарин биографиясе белән таныштырган, дөньяда беренче очучы хатын-кыз Валентина Терешкованың һәм Алексей Леоновның ачык космоска чыгулары турында сөйләгән. Аралашу «Кеше. Галәм. Космос.» презентациясе белән үткән. «1961 ел. Космоста беренче кеше — Юрий Гагарин» дип аталган видеохроника кадралары программаның теоретик өлешенә бик файдалы булган. Балалар тематик китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән танышканнар, кызыклы конкурсларда һәм викториналарда катнашканнар.

«Йолдызларга ашкынам»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев