Йөрәкләрдә мәңге сакланыр
«Җиңүгә 80 адым» мәкаләләр блогын Советлар Союзы Герое, Петропавел Бистәсендә туган Федор Савельев турындагы язма дәвам итә.
Бер герой тарихы
Материаллар Галина Талаева (туган якны өйрәнү музее), Светлана Соловьева (Петропавел мәдәният йорты) тарафыннан бирелде һәм газетабызда элегрәк басылган мәкаләләрдән тупланды.
Кызыл Армиягә Федор Савельев 1941 елның 27 июнендә алына. Бөек Ватан сугышы фронтларында ул өлкән лейтенант дәрәҗәсендә 1941 елның июленнән сугыша. Көньяк-Көнбатыш, Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Киев оборонасы операциясе (1941), Ржевск-Вяземск (1943), Белоруссия (1944), Вильнюс (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дарсунишкис авылы (Кайшядор районы, Литва) янында Неман елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1944 елның 17 июлендә батареяның икенче ярга чыгуы белән җитәкчелек итә, дошманның берничә орудие һәм пулеметын, 2 пехота группасын юк итә.
Ф.П. Савельев сугыштан соң да Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1948 елда ул Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясе каршындагы квалификация күтәрү курсларын тәмамлый. 1947 елның февраленнән 4 нче Дәүләт үзәк полигонында хезмәт итә («Капустин Яр» полигоны) — техник документация бүлегенең өлкән офицеры, 1948 елның июленнән – полигонның 4-нче бүлеге лабораториясе инженеры, 1950 елның апреленнән — полигонның 1-нче Идарәсе 3-нче бүлеге өлкән инженеры, 1951 елның гыйнварыннан — полигон лабораториясенең өлкән инженеры. 1952 елның декабреннән подполковник Ф.П. Савельев запаста. Шуннан соң ул Казан шәһәрендә яши һәм эшли. 1970 елның 19 ноябрендә вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнә.
Аның турында хәтер үлмәячәк
* Геройның исеме Казандагы Җиңү паркында Геройлар пантеонында мәңгеләштерелде.
* Туган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызга куелган обелискта «Безнең Петропавел Бистәсе авылы – Советлар Союзы Герое Савельев Федор Петровичның туган җире» дип язылган мемориаль такта куелды.
*Яңа Чишмә Туган якны өйрәнү музеенда Ф.П.Савельевның фото-су-рәтләре, биографиясе һәм шәхси әйберләре белән стенд урнаштырылган.
* Яңа Чишмәнең яңа микрорайонында урамнарның берсенә Ф. П. Савельев исеме бирелде.
- Яңа Чишмә Җиңү скверында Ф. П. Савельевка бронза бюст куелды һәм тантаналы рәвештә ачылды.
* Петропавел Бистәсе мәктәбендә Ватан Геройлары көнендә ел саен тантаналы чаралар уза. Укучылар һәм өлкәннәр мемориаль тактага чәчәкләр салалар, якташлары турында авылдашларының истәлекләре белән уртаклашалар, геройны шәхсән белгән кешеләрнең истәлекләрен тыңлыйлар.
Павел Васильевич САВЕЛЬЕВ, геройның оныгы:
«Минем бабам – Федор Петрович Савельев 1918 елның 25 декабрендә Яңа Чишмә районының Петропавел Бистәсе авылында крестьян гаиләсендә туган.
Җимереклек, ачлык, авылларда крестьян күтәрелешләре. Ул вакытта инде илдә Гражданнар сугышы кабынып килә. Ләкин бу әле аның сугышы булмый, аның сугышы алда көтеп тора. Ә әлегә, ач авылда тугач, аңа исән калу бәхете тия.
Кечкенәдән эшләп үсә, әти-әнисенә ярдәм итә. 16 яшендә Чистайда эшчеләр факультетын тәмамлый. Ә 1940 елда 21 яшендә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, Федор иң мәртәбәле тыныч һөнәр – укытучылыкны сайлый.…
1941 елның 22 июнендә кинәт кенә егетнең бөтен хыяллары һәм планнары чәлпәрәмә килә.
Сугышның бишенче көнендә Татарстан ССРның Кызыл Армия район хәрби комиссариаты аша Федор Петрович Армия сафларына алына. Бер айдан фронтка эләгә һәм шунда ук яралана. Савыкканнан соң Мәскәү хәрби округының запас артиллерия полкында взвод командиры булып хезмәт итә. Бераз ныгыгач, яңадан фронтка китә.
Көндәлек авыр эш башлана, укытучы булып түгел, солдат буларак! Федор Петровичның фронт тормышы Калинин, Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтларында уза.
1944 елның 16 июлендә 371 нче укчы дивизиянең 1233 нче укчы полкы составында капитан Савельев батареясы да Литва ССРның Кайшядор районы Дарсунишкис авылы янында Неман елгасына чыга. Монда отрядны дошманның артиллерия-миномет һәм пулемет-автомат уты каршы ала, бу исә елганы кичүгә комачаулый. Хәлне оста бәяләп, капитан Савельев, орудиеләрен уң як ярга чыгара ала һәм туры наводка белән 2 танкка каршы орудие, 5 кул һәм станок пулеметын, 3 снайпер ноктасын юк итә. Дошманның бер пехота ротасын тар-мар итә.
Аннан соңгы полк белән Неман елгасын кичәргә тиеш була. Кичү дошман тарафыннан контрольдә тотыла һәм өзлексез мылтык-пулемет уты астында тора иде. «Федор Петрович, гаҗәеп батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, беренче булып батареясын икенче якка чыгаруга ирешә һәм Неманның сул ярында сугышчан сафка баса. Вазгыятьне дөрес бәяләп, орудиеләрне киң фронт белән хәрәкәтләндереп, ул дошманның утын баса һәм немецларны өстенлек итүче биеклекне калдырырга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта Савельев батареялары дошманның 3 кул пулеметын һәм 30 га якын солдатын юк итә, 5 фашистны әсир итә. Яулап алынган биеклектә шунда ук артиллерия позициясе урнаштырыла. Дошман, тынычланмыйча, безнең тылга диверсион группа җибәргән булып чыга. Савельев сугышчылары 10 диверсантны табалар һәм юк итәләр, 1 әсир алалар». (Капитан Савельевның бүләкләү кәгазендә Неман елгасы кичүе янында булган вакыйгалар шулай тасвирланган).
Фронтта командованиенең хәрби бурычларын үрнәк үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында капитан Савельев Федор Петровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла (№ 6164).
Ватанның иң югары бүләгеннән тыш, Федор Петрович үзенең сугышчан хезмәте өчен Ленин, «Кызыл Йолдыз», 1 нче дәрәҗә «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнә. Шулай ук «Сугышчан казанышлар өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләренә лаек була. Алар арасында фронтовиклар арасында аеруча популяр һәм кадерле булган «Батырлык өчен» медален аерып күрсәтергә кирәк, чөнки аны сугышта күрсәткән батырлык өчен генә бирәләр.
Ә «сугышта күрсәткән батырлык» сүзләре артында нәрсә тора? Ул хакыйкать һәм яхшылык тантанасына какшамас ышаныч, ихлас патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт. Ә тагын, минем уйлавымча, хезмәт белән үткән авыр балачак Федор Петровичка исән калу гына түгел, ә командир булып, үз сугышчылары өчен авторитет булуга сәбәп булган, аларга сугышчан рух биргән һәм җиңүгә алып барган.
Минем бабам үзенең сугышчан батырлыгын 26 яшендә ясый. Дөньяда нибары 52 ел гына яши. Һичшиксез, сугышта кичергәннәре аның гомерен кыскарткандыр. Ул буынның язмышы белән безнең буынның язмышын чагыштырырлык та түгел. Ләкин бүгенге тыныч тормыш бәхете өчен без аларга – Бөек Ватан сугышы солдатларына бурычлы. Аларның бөтен тормышы – батырлык. Хәтерлим һәм горурланам!»
Петропавел Бистәсендә яшәүче сеңлесе Мария Ивановна Соколова истәлекләре:
«Мин сугыштан соң тудым, әтием Иван һәм Федор абыйның фронтка китүләрен әнием белән әбием сөйләгәннәрдән генә беләм. Алар Федор Петровичның, берничә тапкыр яралануга карамастан, сугышны батырларча узуын сөйлиләр иде. Минем әтиемне – Иван Петровичны – шулай ук җиңел җәрәхәтләр дә, авыр җәрәхәтләр дә читләтеп үтми. Соңгы яраланудан аягын югалта, һәм өенә кайта. Ләкин үпкәсенә эләккән ярчык 47-нче елның октябрендә аның гомерен өзде. Без – Славик, мин һәм сеңлем Раиса әни белән әби тәрбиясендә калдык. Федор Петрович әнисенең һәм безнең хәлебезне еш белешеп торды. Гаиләбезгә матди яктан ярдәм итте, безгә укуда нык булышты. Әтисенә бик охшаган Славикны аеруча да ярата иде. Федор Петрович яхшы күңелле, намуслы кеше буларак хәтеребездә калды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев