Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Чуаш Чабаксарыннан 75 яшьлек Людмила Петровна Удирякованың ниләр эшләгәнен белгәч, гаҗәпкә каласың.

ИРТӘ ТОРГАН - ҮКЕНМӘС

Әллә ниләр эшләп өлгерер өчен бер гомер җитмәс кебек тоела. Әмма максатчан, тынгысыз, башкларга да үрнәк булырлык Людмила Петровна барысына да өлгерә. Бакчачы да ул, искиткеч кул эшләре остасы да, шигырьләр дә яза, клуб каршындагы Ветераннар ансамблендә  дә җырлый, өендә гөлләр, бакчасын тутырып чәчәкләр үстерә, тәмле итеп ризык әзерли. Шуңа өстәп ул биш бала тәрбияләп үстергән, тугыз онык һәм өч оныкчыкның яраткан әбисе дә әле. 

- Мин озак йокларга яратмыйм, 6 сәгать йокы миңа җитә. Иртүк торып эшли башлыйм. Беркайчан да эшсез торганым юк. Әни мине хезмәт сөючән итеп тәрбияләде һәм моның өчен мин аңа бик тә рәхмәтле. Әнием барлык алты баласын да эшкә өйрәтте.

Людмила Петровна үз балаларын да шулай тәрбияләгән. «Аллага шөкер, барысы да эшкә өйрәнеп үстеләр», - ди ул.

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Людмила Петровнаның әти-әнисе, энеләре һәм сеңелесе (ул сул якта). Фото гаилә архивыннан, 50 нче еллар.

Хәзер ике кызы Мәскәүдә, берсе Казанда, дүртенче кызы һәм улы Тимур Түбән Камада яшиләр. Улы хәзергесе вакытта 2005 елда әтисе Владимир Михайлович төзегән күп бүлмәле йортны капиталь төзекләндерә. Кызганычка каршы, Владимир Михайлович үзе биредә ике ел гына яшәп калган. Ул Чуаш Чабаксары мәктәбендә 40 ел физкультура укытучысы булып эшләгән, 62 яшендә лаеклы ялга чыккан һәм 5 айдан соң вафат булган. - Эшен бик сагына иде, инсульттан үлде, - дип сөйли Людмила Петровна.  - Әмма, ни генә булмасын, улыбыз бар һәм йорт хуҗасыз калмады. 

Людмила Петровна үзе 10 ел тәрбияче, Ялтан авылының коррекция мәктәбендә пионервожатый, аннары «Закамский»  совхозында нормировщик булып хезмәт куйган.

Людмила Петровнаның әти-әнисе, энеләре һәм сеңелесе (ул сул якта). Фото гаилә архивыннан, 50 нче еллар.

Владимир Михайлович һәм Людмила Петровна балалары белән, 80 нче еллар ахыры.

ӨЙ КУНАКЛАР ӨЧЕН ҺӘРВАКЫТ АЧЫК

Людмила Петровнаның өе кунаклар өчен һәрвакыт ачык, анда ишекләр бик аз, бар җирдә дә киң аркалар, стеналар имән бүрәнәләрдән ясалган. 

- Без өебезне өч ай эчендә иске йорт урынында төзедек. Искесен тулысынча сүттек, - ди хуҗабикә.

Йорт кунакларсыз тормый дигәндәй: бәйрәмнәрдә йә балалары, йә Аксубай районының Савгачево авылыннан туганнары килә (туры юлдан китсәң ике авыл арасы 12 генә км), ә гаиләсе белән улы һәр ял көннәрендә кайтып китә. Аның биредә эшләре байтак: йортны тышкы яктан җылытырга һәм тышларга кирәк. Тәҗрибәсе бар, ул төзелеш компаниясендә прораб, күп объектлар төзегән. Хәтта, яхшы эшләгәне өчен, заказ бирүчеләрдән Рәхмәт хатлары да бар икән. Әти-әнисе йортында янкорма булдырган, мунча, гараж, сарай төзегән. Кыскасы, байтак эшләр башкарган!

Бу гаиләдә барлык балаларда да хезмәткә хөрмәт тәрбияләгәннәр, ә әтиләре әле спортны яратырга да өйрәткән. Уллары Тимур педагогия училищесының физкультура бүлеген тәмамлаган, ату һәм футбол буенча спорт бүләкләренә  ия. Аның олы кызы нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, ярышларда җиңүләр яулый. Людмила Петровна исә көн саен физзарядка ясый һәм скандинавча йөрү белән шөгыльләнә.

Гаиләдәге ир-атлар футболны аеруча да үз итәләр. Ел саен әтисе истәлегенә Тимур һәм кияүләре Евгений Тихонов авылда Татарстан районнарыннан футбол командаларын чакырып, УВМ (Удиряков Владимир Михайлович) турнирын оештыралар. Удиряковларның барлык балалары да анда булырга тырыша, бу алар өчен гаилә бәйрәме кебек.

ХЫЯЛ ТОРМЫШКА АШКАН

Владимир Михайлович һәм Людмила Петровна балалары белән, 80 нче еллар ахыры.

 Тимурның туе

Төп йортта бер генә Яңа ел, туган көн һәм халык бәйрәмнәре дә (Симек, Кашарни) балалар, оныклар һәм оныкчыклардан башка үтми. Һәр бәйрәмне биредә бөтен гаилә белән җыелып үткәрәләр.

- Барыбызның да бергә җыелуы - инде күркәм традициягә әверелде. Үткән Яңа елда 28 кеше җыелган идек. Балалар кемгә нинди бүләк бирү турында алдан ук килешеп куялар. Беркем дә бүләксез калмый. Бу Яңа елны каршылауга да планнар коралар инде, ә аннан соң 16 гыйнварда - минем туган көнем. Безнең өйдә бүлмәләр күп, һәркемгә  дә урын җитәрлек. Мин кияүгә чыкканда, иремнең йортында без бер бүлмәдә 9 кеше яшәгән идек. Һәм мин шунда үз-үземә «кайчан да булса минем зур йортым булачак», дип  сүз биргән идем. Ике ел әти-әни йортында яшәгәннән соң, без йорт салдык һәм минем хыялым тормышка ашты.

Әлбәттә, Людмила Петровна кунаклар килүгә милли ризыклар әзерли. Ул әлеге эшнең остасы. Традиция буенча өстәлдә иң кадерле ризык - хуплу (итле пирог). Өстәлләрне берне генә түгел, ә стенадан стенага кадәр берничәне куялар.

ХӘЙРАН КАЛЫРЛЫК!

Өйнең стеналарында Людмила Петровнаның үз куллары белән эшләнгән картиналар урын алган, бу: чигеш җепләре, бисер белән чигелгән рәсемнәр: натюмортлар, чәчәкләр, табигать һәм авыл күренешләре. Аларны күрсәң, хәйран калырсың! Ә бит аларның күбесен әле бүләк итеп өләштем, ди хуҗабикә.

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Залның алгы стенасында портрет галереясе: рамкага «Балалар», янәшәдә  генә «Оныклар» фотосы, хәзер Людмила Петровна «Оныкчыклар» портретлары белән стенаны бизи.

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Алар барысы да аның горурлыгы. Кызлары Лия - укытучы, Наташа - эшмәкәр, Олеся - чәчтараш, Лена - заводта эшли.

Гаиләдә бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә чигүле картиналар бүләк итәргә яраталар. Бу Людмила Петровнаның хезмәтен хөрмәт итү билгесе. Ул үзе оныгы Настя өчен яңа ел бәйрәменә фәрештәле картинаны ясаган инде. Оныклары да әбиләренең мондый мавыгуын үзләштергәннәр. Людмила Петровна үзенең портретын күрсәтә, аны оныгы Даша чиккән. Өстәвенә, бу картинада әби үз куллары белән чигелгән картинаны тоткан.

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Людмила Петровна ыргак һәм спицалар белән бәйләгән әйберләрне күрсәтте, монда ниләр генә юк: күлмәкләр, джемпер, кәҗә мамыгыннан шәлләр, оекбашлар, келәмнәр, төрле хайваннар дисеңме. Ул бөтен нәрсәне бәйли ала. Әти-әнисе йортында әнисе дә бөтен гаилә өчен бәйләгән, Людмила да өйрәнгән, ә кыз туганнарының берсе, хәтта тегүче һөнәрен сайлаган.  Людмила Петровнаның төп горурлыгы - ул үзе теккән чуаш милли костюмы. Бу милли киемнең шулкадәр оста итеп бөтен нечкәлекләренә кадәр бизәп, чигеп башкарылуын үз күзләрең белән күрергә кирәк. 

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

Иренмәсәң, барысына да өлгереп була

-Ни өчен сез боларның барысын да булдырырга омтыласыз?

 -Мин берәр матур нәрсәне күргәч, үз-үземә һәрвакыт: «Ә мин алай эшли алмыйммы?» - дим һәм тагын да яхшырак эшләргә тырышам. Кул эшләре буенча төрле журналлар яздырам, элек «Крестьянка», «Работница» дигән совет журналлары бар иде бит.

«КАНАТЛЫ» ХАТЫН

 Людмила Петровнаның сәләте игътибарсыз калмаган, ул балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән һәм хөрмәткә лаек булган хатын-кызлар арасында үткәрелгән «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының «Хатын-кыз - ана» номинациясендә катнашкан.  Анда ул үзенең тагын ике сәләтен күрсәткән: җырлау һәм шигырьләр язу. Людмила Петровна әнисе кебек үк, һәрвакыт җырларга яраткан, әнисе аңа чуаш җырларына һәм биюләренә мәхәббәт тәрбияләгән.

Ул әнисе турында җыр җырлаган һәм рус телендә «Канатлы хатын» («Крылатая жена») шигырен сөйләгән.

Нәкъ менә шушы шигырь: «Ничек соң сез барысына да өлгердегез?», дигән сорауга җавап булды да инде.  Эшләгән дә, балаларны да тәрбияләгән, өйдә дә кайнашкан, юган, бәйләгән, ике сыер сауган, дуңгызларны, үгезләрне, сарыкларны ашаткан, 100әр баш каз, тавык һәм үрдәк асраган, чәчәкләр үстергән, бакчада шөгыльләнгән һәм шул ук вакытта үз шедеврларын да булдырган. Баксаң, ул эшкә, балалар бакчасына, кибеткә йөреп түгел, ә «очып» барган. 
Людмила Петровна хәзер дә җирле мәдәният йорты каршындагы «Саваныс» ветераннар ансамблендә җырлый һәм бии, «Уяв» район һәм республика чуаш халык бәйрәмендә чыгыш ясый.

https://www.youtube.com/watch?v=acBBgugudw0

Ансамбль составында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнашалар: оекбашлар, маскировка челтәрләре бәйлиләр, солдатлар өчен токмач әзерлиләр.

https://www.youtube.com/watch?v=acBBgugudw0

 ОҖМАХ БАКЧАСЫ

 Людмила Петровнаның 25 сутый бакчасы бар.

https://www.youtube.com/watch?v=acBBgugudw0

Барысын да үзе карый, балалар бәрәңге утыртырга һәм казырга булышалар. Бакчасында роза, пион, флокс һәм башка чәчәкләр аллеясы, виноград, кура җиләкләре, ежевика, алмагач, кызыл һәм кара шомырт, балан куаклары, кыскасы, биредә ниләр генә юк. Кышкылыкка төрледән-төрле салатлар әзерли, кыярлар тозлый һ.б. Шулай булмыйни, аның өстәлендә «Сад и огород» журналы урын алган.

Без Людмила Петровна белән ике сәгать чамасы сөйләштек. Аның бар эшкә дә ничек өлгерүенә гаҗәпләнәсең. Эшне, матурлыкны ярату - аның яшәү рәвеше. Бу хакта китап язарга була, ул кызыклы һәм гыйбрәтле булачак. Бу -ничек эшләргә, балаларны ничек тәрбияләргә һәм, гомумән, тормышка ничек карарга кирәклеге турында ачык мисал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев