Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы шагыйрәсе

Миләүшә апа Халикова – районыбызның җирле шагыйрәләренең берсе. «Аулак өй батл»да да көч сынашты.

Чаллыда шул уңайдан «Күңел» радиосында чыгыш ясарга килгәч тә очрашкан идек. Райондагы әдәби чараларны да еш кына үзенең «табадан гына төшкән», «юлда килгәндә язып куелган» шигырьләре белән төрләндереп җибәрә. Кыскасы, шигъри күңелле, бөтен кешегә дә игътибарлы, ачык, шөкерана кылып яшәүче кешеләрнең берсе ул Миләүшә апа.

Шәһәрдә баш бухгалтер булып эшләгән вакытта, булачак кайнана-кайнаталары олы яшьтә диеп, кырык ел элек авылга кайткан ул. Эшемнән фатир ачкычлары да бирә иделәр, ди. Ләкин авылга кайтканына үкенми. Хәтта берара кызыл дипломлы белгечкә колхозда төрле кара эшләрдә эшләргә туры килсә дә. Кыенлыкларның күзенә туры карап каршы алучылар рәтеннән ул. Исәнлеге булган кешегә авылның унай яклары бик күп: иркен итеп бар уңайлыгы булган йорт җиткереп, бакча үстереп, терлек асрап, зур мегаполислардагы шау-шу арасында яшәгәнгә караганда матуррак яшәп була, дип саный. Авылда асфальт юллар, һәр йортта газы, суы, бөтен кирәгең бар хәзер, ди.

Ул яшәгән Акъяр авылы – олы юлдагы татар авылы. Заманында, бөтен җирдәгечә, зур мәктәбе, клуб, ферма кебек бөтен атрибутлары булган авыл. Хәзер дүрт сыйныфка сигез бала. Балалар бакчасында унның өсте! Бу инде – зур сан.

«Бүгенге авылда, кызганычка каршы, үз вакытында тырышып-тырмашып әйбәт тормыш корган пенсионерлар күбрәк. Авылда төпләнеп калган, авыл хезмәтен сөйгән яшьләребез дә бар анысы. Алар җирләр алып эшкәртеп, гаиләләре белән шәхси хуҗалыкларын булдырып, эштән курыкмыйча, азык-төлекне күп итеп җитештереп, сокланырлык яшиләр!» Күбрәк якын-тирәгә йөреп эшлиләр яшьләр: Чистайга, Яңа Чишмәгә, Каргалыга...

Авылларны саклап калу мөмкинме, дип сорыйм аңардан да. «Йөрәк бик сыкрый: инвесторлар килеп, авыл алга китәр дигән хыяллар тормышка ашмады. Булган фермалар, терлекләр күп авылда бетерелде бит инде, күреп торасыз. Ашлык саклау складларына кадәр кирәкмәскә чыкты. Бу эшләр авылларны бетерүгә китерә торган ниндидер махсус эшләр кебек. Әйе, балалар саны кими, мәктәпләр кечерәйтелә, авыл картая. Бары әйбәт эш урыннары, тораклар корып, күпмедер уйлап эшләгәндә генә авыл тормышын киләчәктә яңадан тергезеп булырга мөмкиндер, диеп уйлыйм. Моңа илебезнең шул юнәлештә гомуми зур программалар эшләп, аның нәтиҗәсен тәэмин итеп торуы кирәктер. Илебездә авылга булышуның төрле ысулларын файдаланып, яшьләргә дә, олыларга да хөкүмәтнең уңай карашы кирәк».

«Буш вакыт?! Минем сәламәтлек начаррак, шуңа вакытымны эштә бик аз гына уздырам. Унбер ел пенсиядә. Газета-журналлар укыйм, интернетта «утырам», кроссвордлар, ребуслар, судоку чишәм, тәмле итеп ашарга пешерергә яратам. Китап укыйм, шигырьләр язам. Темаларым төрле. Фантастикадан башка... »

Хыялы – озын гомерле булып, исәнлектә, балалар, оныклар бәхетен күреп, авылда яшәүнең тәмен табып яшәү. «Авылыбызда, дөньябызда тынычлык кына булсын иде, Бер Раббыбыз» - ди.

Стакан яртылаш бушмы, әллә яртылаш тулымы? Оптимист-пессимистларны билгеләүче бу сорауны бирсәк, Миләүшә апа, әлбәттә, «тулы!» дияр иде. Нинди генә вазгыятьтә дә, нинди генә шартларда да тормыштан ямь табып яши белүчеләр була. Хәер, тышкы тирәлек кешенең бәхетле булуына бары ун процент кына тәэсир итә, ди бит белгечләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев