Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирле үзидарә көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә гаилә парларын хөрмәтләделәр

Тантанага бергә гомер итүләренә 30 елдан артык стажы булган һәм ир белән хатынның берсе җирле хакимият органнарында эшләгән яки хәзер дә эшләүче дүрт гаилә чакырылган иде.

Чара Яңа Чишмә районы оешуның 40 еллыгына, ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Россиядә 2012 елдан бирле билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көненә багышланды.

“Кайда туган, шунда ярап куйган" - бу мәкаль дүрт гаилә парларының тормышына туры килеп тора.

Яңа Чишмәдә туып-үскән Татьяна һәм Владимир Сыровлар 44 ел бергә гомер итәләр. Владимир Николаевич райгазда төрле вазыйфаларда эшли, озак еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләре дә бар. Татьяна Васильевна исә, кооператив техникумын тәмамлап, ревизор булып, ә 1989 елдан район хакимиятендә эшли. Ул 35 елдан артык стажы булган муниципаль хезмәтнең хезмәт ветераны. Район һәм ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ирле-хатынлы Сыровлар ике кыз үстерәләр, икесе дә гаиләле. Әти-әнисенә дүрт онык һәм ике оныкчык бүләк иткәннәр.

Ленинодан Светлана һәм Михаил Питеркиннар инде 36 ел бергә яшиләр. Михаил Петрович 35 ел нефть промыселы җиһазларын слесарь-ремонтлаучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Светлана Юрьевна 28 ел туган авылының мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган: башта китапханәдә, аннары авыл мәдәният йорты мөдире була. Бер ел элек ул Ленино авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана, анда уңышлы гына эшли. Тантанага аларның балалары Петр һәм Евгения дә үз балалары белән әти-әниләрен котларга дип килгәннәр.

Акбүредән Хәмзә һәм Гөлчәчәк Җәләлетдиновлар 34 ел бергә гомер итәләр. Гөлчәчәк җирле үзидарә органнарында, Хәмзә Мәхмүт улы нефть тармагында эшлиләр, ә үзенең хезмәт эшчәнлеген 1985 елда күрше авылда ветеринария табибы булып башлый. Гөлчәчәк Нургали кызы техникумны тәмамлаганнан соң товаровед булып эшләгән һәм инде менә 30 ел Акбүре авыл җирлеге башкарма комитетында бухгалтер. Хәзер оныклары Рияз һәм Диләне үстерергә ярдәм итәләр.

Архангел Бистәсендә туып үскән һәм бүгенгесе көндә дә шунда гомер итүче Наталья һәм Михаил Тропыниннар инде 33 ел бергә. Михаил Николаевич КамаАЗ шоферы, армиядән соң М. Горький исемендәге колхозда, ә  хәзер  “Стрела-М” ҖЧҖдә хезмәт куя. Наталья кооператив техникумын тәмамлый һәм 25 ел бухгалтер булып эшләгән, хәзерге вакытта Архангел авыл җирлеге башкарма комитетында үз белгечлеге буенча эшли. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ике бала (Екатерина һәм Иван) тәрбияләп үстергәннәр.

Әлеге  гаиләләрнең барысы да үзара дус һәм тирә-юньдәгеләр өчен гаилә тормышының үрнәге булып торалар, авылдашлары да хөрмәт итә. Чараны  алып баручыларның алар турында сөйләгәннәрен экрандагы фотопрезентация дә тулыландырды.

- Мондый кешеләр, шундый гаиләләр белән район горурлана, - дип ассызыклады район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова. – Сезнең өйләрегез, элеккечә,  балаларыгыз, оныкларыгыз өчен шатлык үзәге булып калуын,  гаилә традицияләрен саклап, гаиләдә өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешләрнең өзелмәвен телим. Сау-сәламәт булыгыз, гаилә учагының җылысы сүнмәсен-сүрелмәсен! Кунакларга БСМнең вокал бүлегендә тәрбияләнүче Дарья Янова һәм «Архангельская краса» халык вокаль ансамбле үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Тантана истәлеккә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев