Җирләүгә пособие күләме арткан
2019 елның 1 февраленнән җирләүгә социаль пособие күләме 4,3 % ка арткан һәм 5946 сум 47 тиен (5701 сум 31 тиен иде) тәшкил итә.
Пособие алуга хокук үлгән пенсионер эшсез булган очракта туа. Пособие алу өчен пенсионер үлгән көннән 6 ай эчендә РПФ га мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза бирүченең үзе белән паспорты, пенсионер үлү турындагы белешмә, хезмәт кенәгәсе булу шарт. Пособие түләү мөрәҗәгать иткән көндә почта аша башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев