Җәмгыять
Җирләүгә пособие күләме индексацияләнгән
2018 елның 1 февраленнән җирләүгә социаль пособие күләме 2017 елга кулланучылар бәясе үсешенең факттагы индексыннан чыгып 2,5 % ка индексацияләнгән һәм 5701,31 сум тәшкил иткән (элек 5562,25 сум иде).
Эшләмәүче үлгән пенсионерны җирләүгә пособие түләү турындагы гариза Клиентлар белән эшләү хезмәтенә (РПФ бүлеге хокукларында) бирелә.
Бу очракта мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм иминият таныклыгы, үлгән кешенең үлүе турында таныклык һәм белешмә, шулай ук аның хезмәт кенәгәсе кирәк булачак.
Җирләүгә пособие түләү өчен пенсионер үлгән көннән 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул итүләргә алдан язылу өчен тел.: 2-26-71
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев