“Исәнлек тә бирде, гомерне дә бирде – эшләтте дә, яшәтте дә”
3нче декабрьдә Акбүре авылында яшәүче Зәйнәп Хатыйп кызы Хәсәншинага 90 яшь тула.
Хаҗия әби
Туксан яшендә дә терекөмеш кебек тере, көр күңелле Зәйнәп апа: “Аллаһы тәгаләмә иге-чиге булмаган бихисап шөкераналар кылып яшим. Исәнлек тә бирде, гомерне дә бирде – эшләтте дә, яшәтте дә, шөкер!”- дип гомер кичерә. Без килгәндә, коймакларын пешереп, улы белән киленен иртәнге чәйгә көткән чагы иде. Мал-туарны күпләп асрыйлар – иртәнге эш тиз генә бетми.
Олы яшьтә булуына карамастан, ике тапкыр хаҗга да барып кайта ул. Беренчесендә Яңа Чишмәдә яшәүче кызы Рәсимә алып бара, икенче тапкыр, үткән рамазан аенда, Чаллыда яшәүче оныгы Энҗе белән бара. “Анда бөтенләй икенче дөнья: бөтен кеше гамәл кыла...”- дип, әле дә хаҗ сәфәрен матур итеп сөйли.
Әти-әнисе дини гыйлемле гаилә була Зәйнәп әбинең, совет чорында намаз-гыйбадәтләрен качып булса да башкаралар. “Йокларга ятканда, 1939 елгы энем Хафиз “әни, безгә дога өйрәт әле”, - ди иде, дип искә ала. Кечкенәдән ураза тотып үсә.
“Ипи ашап үсмәдек без, алтыным”
Гаиләдә дүрт бала була алар – өч малай, бер кыз. Хафиз дигән энесе бишенче сыйныфка бара алмый – аягы шешеп үлә. Имтиханнарга хәстәрләнмичә дә “бишле”гә укый торган бик башлы бала энесе (ул вакытта 4 класстан соң да имтихан бирәләр). Аягы шешә башлагач, Аксубайга – Үзи авылындагы белекче әбигә дә алып барып карыйлар үзен. “Малаең изге урынга егылган”, - дип кайтара әби. Мәктәп ул вакытта манарасы киселгән мәчеттә урнашкан була. Хафиз мәктәпкә иртә йөри. Бер тапкыр ишектән кергәндә, дөбердәгән тавыш ишетә дә куркып кире йөгереп чыга, шунда мәчет ишек төбендә биек баскычтан егыла. Шулай искә ала Зәйнәп әби ул хәлләрне.
Язга чыгуга, әрәмәгә йөри башлыйлар: акбаш, газнич дигән үләннәрне ашыйлар. Бала көе, зур-зур ындырларда бәрәңгене көрәк белән казып чәчкәннәре дә истә аның. Әтисенең сугышка киткәнен хәтерләмәсә дә, сугыштан кайтканын бик ачык хәтерли: “Әни көтү куарга киткән иде, мин уянып калдым. Шулвакыт әти кайтып керде. И ул вакыттагы шатланганнар!”
Эш – эшләгән кешене ярата ул
Җиде класс укый Зәйнәп, аннары авылда төрле эшләрдә эшли. Ике ел Ярославльгә торфка җибәрәләр. Ул елларны да бик ачык хәтерли әби. Кояш чыкканчы торф кырына баралар, кирпечләр әзерлиләр.
Өченче елны кыз торфка бара алмый – Мингалим исемле авылдашына кияүгә чыга. “Быел чыкмыйм әле”, - дип торса да, кызлар янына кич утырырга килгән җирдән кияүнең иптәш егетләре кызны барыбер ризалаштыра.
Ире белән алтмыш дүрт ел бергә яшиләр. Икесе дә фермада эшли: ире терлекче, ул сыер савучы була. Икешәр мич ягып, су ташып, мал-туар, кош-корт асрап торалар. Эштән беркайчан да курыкмыйлар.
Биш бала – өч кыз, ике малай таба (бер кызлары яшьли үлә): бүген өчесе үз авылларында гомер итә, берсе – район үзәгендә. Зәйнәп әби кече улы Миншәһит гаиләсе белән яши. Балаларының якында гына булуына шатланып бетә алмый.
-Бабаем да бер көн дә истән чыкмый, - ди әби. Соңгы елларда икесе дә мәчеткә йөриләр, намаз укыйлар. Әби гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән укый. Хәзер дә мәчеткә җыелышып, унлап хатын-кыз Коръән хәтем кылалар.
Зәйнәп әбинең әнисе дә озын гомерле була – 95 яшенә кадәр яши.
“Бу дөнья алдавыч кына бит, кешеләр гамәл кылсыннар иде дип сорыйм Аллаһы Тәгаләдән. Ике дөнья гамәлләрен дә башкарып, тыйганнардан тыелып, кушканнарын үтәп яшәсеннәр иде. Дөньяда да матур итеп яшәсеннәр – укысыннар да, эшләсеннәр дә, ахирәткә дә әзерләнсеннәр иде” – Зәйнәп әбинең теләкләре шундый.
Шөкер, балалары да ата-баба юлыннан тайпылмаган: балалары дога-намаз, уразаларны калдырмый, без очрашкан көндә бер кызы хаҗда иде.
Әбинең туган көнен туганнар әлеге җылы ояда бергә җыелып үткәрергә җыеналар. Ачык йөзле мөлаем Зәйнәп әби Хәсәншинаның гомер юлы йомгагы әле алга таба да шулай матур итеп тәгәрәр, якыннарын, туганнарын сөендерер дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев