Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Исәнме, Пушкин! Исәнме, бөек шәхес!»

6 июньдә, бөек рус шагыйренең туган көнендә, Яңа Чишмәдә «Пушкин нон-стоп» район акциясе булып узды.

Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә тагын бер бәйрәм -Халыкара рус теле көне дә билгеләп үтелә.

Әдәби чара саф һавада БСМ бинасы артындагы скверда узды. Пушкин шигъриятен яратучы һәркем — балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, мәктәп яны лагерьларында ял итүче яшүсмерләр, Картлар йортында яшәүче өлкәннәр, мәктәп һәм ДОУ педагоглары аның кунаклары булдылар. 

ҮКС китапханәчеләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре Пушкин портреты һәм аның әсәрләреннән торган күргәзмә белән фотозона булдырганнар, БИҮ хезмәткәрләре дә үз фотозоналарын шагыйрьнең «Чтение — вот лучшее учение» дигән хикмәтле сүзләре белән бизәгәннәр, ә «Ландыш» балалар бакчасының талантлы яшь «артистлары» няня Арина Родионовна һәм кечкенә Саша Пушкин образларын гәүдәләндергәннәр. Боларның барысы да чара кунакларын Александр Сергеевичның әкиятләре һәм шигырьләре дөньясына сәяхәт итәргә чакырды.

— Александр Сергеевич — рус әдәби теленә нигез салучы бөек шагыйрь, язучы, драматург һәм шуңа күрә Халыкара рус теле көне дә аның туган көнендә билгеләп үтелә, — дип сәламләде тамашачыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина. Ул Александр Пушкин калдырган мирасның буыннан-буынга тапшырылып баруына ышаныч белдерде.

Реклама

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга «Балыкчы һәм балык турында әкият» спектаклен күрсәттеләр. Шуннан соң Пушкин шигырьләрен һәм аның талантын зурлаучы заманча шигырьләр сөйләү конкурсы башланды. Өлкәннәр һәм балалар шигырьләрне матур итеп сөйләргә тырыштылар, ә тамашачылар исә «У лукоморья дуб зеленый», «Зимнее утро», «Евгений Онегин» романыннан озекләрне, «Я вас любил», «Няне», «Город пышный, город бедный...», Ярослав Смеляковның «Здравствуй, Пушкин!» һәм башка шигырьләрне дә игътибар белән тыңладылар.

Чарага җыелучыларның барысы да даһи шагыйрь Пушкинның әсәрләрен тыңлап ләззәтләнделәр, аларда булган тирән мәгънәгә сокландылар, үзләрен тылсымлы дөньяга тагын бер кат кагылгандай кебек хис иттеләр.

Шигырь сөйләүчеләрнең һәммәсенә Грамота һәм Пушкин шигърияте символы булып торган кәгазьдән ясалган каурый тапшырылды.

пушкинский день

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев