Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исемдә! Мин горурланам!

Минем каенатам, Шәйхетдинов Минзакир Шәмсетдин улы, 1924 елның августында туган. Мәктәптә дүрт сыйныф тәмамлаган. Аннары колхозда эшләгән.

Минем каенатам, Шәйхетдинов Минзакир Шәмсетдин улы, 1924 елның августында туган. Мәктәптә дүрт сыйныф тәмамлаган. Аннары колхозда эшләгән. Ә 1942 елда ул, кулына бер тапкыр да корал тотып карамаган яшүсмер, фронтка китә. 1942 елның августыннан 1945 елның 12 февраленә кадәр укчылар полкында хезмәт иткән. Аның кулыннан автомат яки пулемет бер дә төшмәгән. Һәм данлыклы  “Катюша“ да аңа “бик яхшы буйсынган“. Аның хәрби юлы Икенче Балтик фронтыннан башланган. Көнбатыш Украина – Польша – Германия – бу яшь сугышчы Минзакир Шәйхетдинов үткән фронт юллары. 
- Фашистлар белән көчле сугышлардан соң безнең гаскәрләр Великие Луки шәһәрен азат итте. Бу шәһәрне шәһәр дип атап булмый иде инде, һәр җирдә зур таш кисәкләре аунап ята, шәһәр үзәгендә берничә йорт кына исән калган иде, - дип сөйләде ул безгә.
Аңа ядрәләр һәм снарядлар астында Буг, Висла һәм Одер  кебек зур елгалар аша үтәргә туры килгән. Бабай шулай ук Украинаны, Польшаны азат итүдә катнашкан. Аннан соң алар Германиягә бәреп кергәннәр. Монда аның аягы яраланган. 1945 елда немец автоматы аның умыртка баганасын яралый һәм ул гомерлек инвалид булып кала. Туган авылына 1946 елда кайта,  каравылчы, слесарь булып эшли, башка төр авыл хуҗалыгы эшләрен дә башкарган.
Минзакир Шәмсетдин улы “Ватан сугышы“, “Кызыл Йолдыз“ орденнары, “Батырлык өчен“, “Германияне җиңгән өчен“ медальләре белән  бүләкләнгән.
Минем каенатам – минем балаларымның бабасы – инде 6 ел безнең арада булмаса да, безнең өчен ул  һәрчак герой булып калачак. Кечкенә оныгы Рәсүлгә нибары 4 кенә яшь иде әле һәм шушы еллар эчендә алар бабасы белән иң яхшы дуслар булдылар. Ул хәзер дә бабасының батырлыклары һәм хезмәтләре турында әбисе сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлый.
- Мин бабамны хәтерлим, яратам һәм горурланам, чөнки ул безгә Җиңү яулаган, чөнки ул минем иң якын кешем, яраткан бабаем! Үсеп җиткәч, мин дә шундый батыр солдат булырмын, үз ватанымны саклармын! - дип сөйли Рәсүл.
Безнең кадерле ветераныбызның тормыш тарихы һәм аның портреты гаилә ядкаренә әверелде. Һәм алар турында мин балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга да сөйлим. Безнең җиңүчеләребезнең портретларына карагач, аларның ничек итеп сокланып карауларын үз күзләрең белән күрү кирәк.
Рәфисә 
Шәйхетдинова, 
Акбүредәге “Кояшкай“ балалар бакчасы 
тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев