Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Исемлектә булмаган“

Сугыштан соң 70 елдан артык вакыт узды, әмма без ел саен яңа исемнәр,

Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның яңа батырлыклары турында беләбез. Шуларның берсе, якташыбызның язмышы турында без күптән түгел генә белдек. Яңачишмәле Николай Яковлевич Шабрамов очучылар полкында укчы - радист (һавадан) булып сугышкан һәм сугыш башланган көннәрдә үк һәлак булган. Әмма, баксаң, аның исеме "Хәтер китабы"нда да, туган авылындагы мемориаль тактада һәлак булучылар исемлегендә дә юк икән.
Моны очраклы рәвештә аның бертуганының кызы Нина Степановна Абражеева ачыклаган. Ул безнең авылда туып үскән, хәзер Иркутскида яши, пенсиядә, әмма ел саен монда әнисе янына кайта. Бервакыт туган ягында туганнары - фронтовиклар турында мәгълүмат табу максаты белән эшкә алына, тик абыйсы Николайның исемен беркайдан да тапмый ул. Шуннан соң ул бу хәлне төзәтергә ниятли һәм чираттагы кайтуында документлар белән Яңа Чишмә хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә. Анда барысын да тикшерәләр. Баксаң, бу хәл менә болай булган: Николай Шабрамов фронтка моннан чакырылмаган икән. Хәзер барысын да төзәтәчәкләр һәм 9 майга ватан өчен һәлак булган якташларыбыз исемлеге язылган стелада тагын бер фамилия пәйда булачак.
Без Николай Шабрамовның бертуган апасы Мария Яковлевна Чеснокова һәм аның кызы Нина Степановналарда кунакта булдык. Алар сөйләвенчә, Шабрамовлар тамырлары белән Яңа Чишмәдән икән, әмма 1929 елда гаилә Елховка авылына яшәргә күченә. Шуннан соң гына, 60-70 нче елларда, Елховкада һәм Сосновкада яшәүче халык кайсы кая күчеп киткәч, алар кабат кире кайталар, йорт сатып алалар, Мария Яковлевна бүген дә шунда яши. Әтисе Яков Васильевичның һәм әнисе Евдокия Яковлевнаның ун баласы булган: Иван (1911), Василий (1914), Николай (1918), Антонина (1926), Мария (1929), калганнары яшьли үлгәннәр.
Мария Яковлевна Николайның укырга бик тә көчле теләге булуын яхшы хәтерли. Сәләтле егет укырга бик яраткан, җидееллык мәктәптән соң Чистай эшчеләр факультетына (рабфак) документларын тапшырырга киткән. Әмма анда урта белем турында аттестат кирәк була һәм аны укырга алмыйлар, шуннан соң үз сүзендә нык торучан егет 10 классны тәмамлый һәм барыбер укырга керә. Җәен колхозда эшләгән, калган вакытларда укыган. 1939 елда аны армия хезмәтенә чакыралар, Севастопольдә хезмәт итә. Ел ярымнан соң, нәкъ сугыш башланыр алдыннан, Николай өенә кыска вакытлы ялга кайта. "Әти аны Нурлат станциясенә яңадан итү өчен олау тапты, әни Николайга җыенырга булыша, пилмән пешерә, мин мич өстендә ятам, - дип искә ала Мария Яковлевна, - Николай исә: "Берегезгә дә еламаска, алайса мин бармыйм, яисә бөтенләй сиздермичә генә төнлә китәм. Менә хезмәт итәрмен дә, өйгә күчтәнәчләр, әнигә, Тоняга һәм Машага матур киемнәр алып кайтырмын" - диде.
- Әти нидер сизенгән күк, юлга кузгалу белән бик нык уңайсызланган. Яңа Чишмәгә Иван янына кергәннәр (ул аерым, үз гаиләсе белән яши иде), әти улы белән саубуллашкач, станциягә кадәр Николайны Иван илтә киткән. Николай исә иң мөһим сүзләрне абыйсына гына әйтә алган: " Бу юлы дошман белән көч сынашырга туры килердер, күрәсең". Алар нык итеп кочаклашканнар, соңгы тапкыр күрешүләрен сизгәннәрдер, мөгаен.
Николай армиядән хатлар яза. Сугыш башлангач, сау -сәламәт булуын белдереп өенә телеграмма җибәрә, ә телеграммаларның берсендә: "Үлсәм, хәбәр итәрләр", дип язылган була. Һәм менә бервакыт гаилә кечкенә генә посылка ала, ә анда аның шәхси әйберләре, хатлары, гаилә фотографияләре салынган кечкенә чемодан була... һәм барысы да шунда ук аңлашыла. Аны Николайның полкташы, дустының соңгы үтенечен үтәп җибәргән була.
Кече сержант Николай Шабрамов 50 нче авиадивизиянең 81 нче ерак бомбага тотучы авиаполкында сугыша, очучылар дошман тылын бомбага тоту өчен очышлар ясыйлар. 1941 елның 29 сентябрендә аларның самолеты хәрби заданиедән әйләнеп кайтмый. Николай Шабрамов нибары 3 ай да 7 көн сугышта була, шулай да геройлык һәм батырлык күрсәткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Аның батырлыгы турында бүләкләү кәгазендә дә язылган :"Сугышчан хәрәкәтләр вакытында иптәш Шабрамов 18 сугышчан очыш ясап, 75 сәгать очып, саклап баручы истребительләрдән башка да дошманның мотомехчастьләрен һәм җанлы көчен бомбага тотты. Кораллануга аеруча уңай мөнәсәбәттә, аның пулеметлары тоткарлануны белми. Бик кыю, салкын кан белән эш итеп, тәвәккәл сугыша. Күк йөзен игътибарлап күзәтә, дошман истребительләрен якын җибәрми. Үзебезнең һәм дошман самолетларының да силуэтларын бик шәп белә, аера.
1941 елның 30 июнендә Ровно һәм Дубна тирәсендәге очышы вакытында иптәш Шабрамов, дошманның җанлы көчләре һәм зенит нокталары туплануын (зур) күреп, үз инициативасы белән пулеметтан бик көчле ут ача, ике "зенитка"ны юк итә һәм дошманның җанлы көчен тар-мар итә. 1941 елның 10 июлендә Житомир тирәсендә немец истребительләре звеносы тарафыннан атакага тотыла.
Иптәш Шабрамов пулеметтан төз очередьләр белән истребительләр һөҗүмен үзенә алып, иптәшләренә ярдәм итәргә алына, бер истребительне бәреп төшерә, калганнарын качарга мәҗбүр итә..." диелгән.
Сугыштан соң һәлак булган улы өчен әнисенә 50 сум пенсия билгелиләр, ул 1949 нчы елны вафат була. Әтиләре иртәрәк, уллары һәлак булганнан соң 3 елдан (Иван 1942 елның февралендә хәбәрсез югала) үпкә ялкынсынуыннан үлә. Улы Василий Ерак Көнчыгышта сугыша, сугыштан әйләнеп кайта һәм 86 яшенә җиткәнче яши.
Тыл хезмәтчәне Мария Яковлевна сугыш вакытында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли (апасы Тоня тракторчы була).
Ире Степан белән 4 ул һәм 1 кыз тәрбиялиләр. Аларда механизаторлар династиясе, әтиләре һәм уллары бар да комбайнда эшлиләр. Уллары Николай 1972 елны армиядә һәлак була. Святослав хезмәттән соң хәрби хезмәттә калып капитан званиесенә ирешә һәм 2009 елны вафат була. Ике уллары Түбән Камада яшиләр, еш кайтып йөриләр, йортларында тәртип, Яңа Чишмәдә туганнары да булыша.
Нина Степановна оныклары белән "Мемориал", "Халык батырлыгы" интернет-сайтларында сугышта булган туганнары хакында мәгълүматлар эзләп таба. Ул үзе дә, туганнары да аларны онытмыйлар, ә 9 майда барлык рәсәйлеләр белән бергә "Үлемсез полк" парадында катнашалар.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев