Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Исәнме,“Йолдыз” бакчабыз!

Тәрбиячеләр көне кысаларында, 29 сентябрьдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 1970 елдан бүгенге көнгә кадәр Зирекле авылындагы “Йолдыз” балалар бакчасында эшләп чыккан һәм эшләүче хезмәткәрләр җыелды.

Очрашуга Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Татарстан районнарында эшләүче элеккеге мөдирләр, тәрбиячеләр - барлыгы 21 кеше кайта алды.

Балалар- бакчасы  тарихы белән музейның фәнни хезмәткәре – әлеге юллар  авторы таныштырды, кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Бакча тарихына багышланган 2 фотоальбом да зур кызыксыну уятты, һәрберсе үзе белән эшләгәннәрне һәм үзе тәрбияләгән балаларны танырга тырышты. Музей директоры Лидия Лотфуллина кунакларны бәйрәм белән котлады, гаилә иминлеге, бәхет, саулык-сәламәтлек һәм хәерле көннәр теләде.
Зирекле балалар мәйданчыгы 1929 елда төзелә. Бу факт Зирекле волосте башкарма комитеты утырышы беркетмәсендә теркәлгән, 1931 нче елда, “Яңа тормыш” колхозы барлыкка килгәч, колхоз яслесе дә эшли башлый. Аны иң беренче булып  бер ел Камалова Җәүвәйрә апа (1911-2002) җитәкли. Тәрбиячеләр итеп Мөсәлимова Сафия  һәм Яруллина Салиха апалар билгеләнә.
10 ел, ягъни 1931-1941 елларда мөдир булып Галимова Мәрзыя Хәсән кызы эшли. Балалар бакчасы  хәтта сугышның беренче елларында да яшәргә көч таба. 1956-1970 елларда гына аның ни сәбәптәндер кирәге  калмый. Бары тик 1970 елның 11 декабрендә генә “Йолдыз” исеме белән кабат ачыла. Мөдир булып  Ленино авылыннан Силантьева Валентина Александровна килә, беренче тәрбиячесе булып Мингатина (Кадыйрова) Әлфия Нәҗип кызы билгеләнә. Шушы чор эчендә мөдирлек эшен Камалова Гөлнур, Шакирова Зәйтүнә, Кыямова Тәнзилә, Кыямова Роза, Яруллина Рузилә, Әфләтунова Гөлнурлар алып бара.
2002 елдан балалар бакчасын Гатиятуллина Фәния Гыйбадулла кызы җитәкли. 2005 елда балалар бакчасы капиталь ремонттан соң “Кичү” колхозы идарәсе бинасына урнаша. Шул елның 14 мартында бакчага 23 бала кабул ителә. Балалар бакчасы тарихында яңа сәхифәләр башлана. Бүген анда 14 бала тәрбияләнә. 
Очрашу  искиткеч җылы атмосферада, үткәннәрне искә төшереп, истәлекләр белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үзе белән бергә  эшләгән кешеләргә карата  җылы, ягымлы, күңелдә калырлык сүзләр әйтергә тырышты. Балалар бакчасы тарихы белән тирәнрәк танышырга теләүчеләр Мидхәт Газыймовның “Зиреклем тамырлары. Оешмалар һәм учреждениеләр тарихы”  (Казан, 2016) китабыннан күп материаллар таба ала.
Музейда очрашу тәмамлангач, бакча мөдире Фәния Гатиятуллина кунакларны балалар бакчасы белән таныштырды.
   Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы.
Фото музей архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев