Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел“

Татар халкының әлеге әйтеме һәрвакыт, һәр җирдә безне озата бара, безгә тормыш йөген  тарту белән бергә, зиратларны да онытмаска икәнен искә төшереп тора.

Акбүре авылы  зираты авыл читендә урнашкан, үзенең күркәмлеге белән авыл кунакларын, узып баручы  юлчыларны үзенә җәлеп итеп тора. 2012-2013 елларда авылдашларыбыз Әнвәр Залаков (мәрхүм инде) һәм Насыйх Мортазиннар ярдәме белән зиратны зур агачлардан арындыру эше оештырылган һәм ул чистарып, матураеп калган иде. Соңгы елларда  агачлар тагын үсеп, зураеп китте һәм авыл җирлеге, “Мәхмүт“, “Нургаяз“ мәчетләре имамнары аны кабат чистартуны оештырырга уйладылар. Һәм ул башкарылды да. Авылыбыз егетләре Латыйпов Шамил, Галимов Сәгыйт, Мусин Марат, Рафиков Марат (алар рәсемдә) бергә оешып, әлеге изге эшне җиренә җиткереп башкардылар. Киткән чыгымнар авыл халкыннан, зиратларны карап торуга мәчеткә бирелгән сәдака акчаларыннан капланды. Авылыбызга төрле бәла-казалардан соң күп ярдәм күрсәткән, авылда “Нургаяз“ мәчетен салдырган авылдашыбыз Нургаяз ага  Залаков, мәчетебез имамнары Имаметдин ага Зартдинов һәм Искәндәр ага Мурзиннар да, каберләргә зыян килмәсен өчен, агачларны кискән вакытта егетләргә күрсәтеп, булышып йөрделәр.
Без, авыл җирлеге, шулай ук күп кенә авылдашлар әлеге изге эшкә үз өлешләрен керткән һәммә  кешегә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Алдагы көннәрдә Ходай Тәгалә  аларга исәнлек-саулык , озын гомер насыйп итсен һәм дөньяларыбызның тыныч булуын телик.


Җәүдәт  Җәләлетдинов, Акбүре авыл 
җирлеге башлыгы.  Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев