Юлчылар шактый күләмдә эш башкарган
Юлчылар ярдәмендә юл-урам челтәрләре елдан-ел төзекләндерелә
Юлчыларның һөнәри бәйрәме алдыннан без «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Иван Попков белән очраштык һәм агымдагы елда предприятие эшчәнлеге турында сөйләштек.
— Агымдагы елда без торак пунктларда юллар һәм урамнар төзү һәм ремонтлау буенча шактый күләмдә эш башкара алдык, — дип билгеләп үтте ул. — Барлык пунктлар һәм программалар буенча ремонт-төзелеш юлларының гомуми күләме 320 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, юлларны тотуга 90 млн сумга якын акча каралган.
— Нинларны ади төп проектерым билгели аласыз?
— Бу озынлыгы 3,5 км-лы (гомуми суммасы 176 млн сум) Архангел Бистәсе -Әдәмсә участогындагы юл төзелешен тәмамлау. Республика программалары буенча Тубылгы Тау, Зирекле һәм Красный Октябрьдә 1,5 км юлга вак таш-комлы катнашма салынды, Яңа Чишмәдә (Совет, Шмидт, Пролетар, Бакча урамнары) 1,5 км юл ремонтланды, Яңа Чишмә — Акъярда (1,8 км) һәм Яңа Чишмә — Чуаш Чабаксары юллары (2,8 км) ремонтланды һ.б. эшләр.
— «Кытай» юлында да безнең юлчылар эшлиме?
— Әйе, әлбәттә. Бүген анда асфальт-бетон салуда 80гә якын юлчы эшли. Безнең участок якынча 15 км һәм анда 4 полосалы асфальт булачак.
— Асфальт-бетон заводы да үз продукциясен шунда җибәрәме?
— Нигездә, әйе. Барлыгы 108 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы чыгарылды һәм төп өлеше «кытай» юлына китә.
— Быел без зур йөк ташучы машиналар хәрәкәте аркасында юлларның җимерелүен дә күзәтәбез.
— Кызганычка каршы, бу шулай. Без булган юлларны чокыр ремонтлау өчен гел ике бригада тотабыз. Киләчәктә безнең юллар капиталь ремонтланыр дип өметләнәбез.
— Хәзер сездә ничә кеше эшли, шартлар нинди, хезмәт хакы ничегрәк?
— Бүгенгесе көндә 200 кеше эшли, күбесе безнең район халкы. Шартлар бик яхшы, ашханә, душ бүлмәсе, тулай торак, җылы гаражлар бар. Хезмәт хакы тотрыклы, җәйге сезонда аена 100-110 мең сум алалар.
Безнең эшчеләрнең күбесе намуслы һәм тулы көченә эшли. Алар арасында Рөстәм Хөснуллин бригадасын, машина йөртүчеләр Николай Зубов, Анатолий Яковлев, каток машинисты Денис Манжуров, юл эшчесе Евгений Елисеев, битум эретүче Сергей Засадихин һәм башкаларны атап була. Ә безнең бәйрәм көнендә машина йөртүче Михаил Фомичевка ТР юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылачак.
— Кышка әзерлек нинди?
— Соңгы елларда юлларны карап торуда проблемалар булмады, киләсе кышка да булмаячак, дип уйлыйм. Кышкы вакытта юлларны тиешле хәлдә тоту өчен бездә 24 берәмлек техника әзер (грейдерлар, тизлекле отваллы КамАЗлар, клиналы тракторлар, роторлы кар чистарткычлар һ.б.). Юлларга сибү өчен 9 мең тонна ПСС (комлы-тозлы катнашма) һәм 500 тонна тоз әзерләнгән. Кирәк булганда, барлык шоферлар һәм тракторчылар тәүлек әйләнәсе һәм ике сменада эшләячәк.
— Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, барлык юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, чиста һәм тигез юллар телим!
-Рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев