Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХКдә төзәтмәләр: ИМЧ өчен кагыйдәләр

2023 елның 1 мартыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге индивидуаль мобильлек чараларын (ИМЧ) куллануны көйләүче үзгәрешләр һәм өстәмәләр үз көченә кергән.

Шәхси мобильлек чараларын куллану буенча методик киңәшләргә ЮХКне пропагандалау буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Кадымов аңлатма бирә.

Беренчедән, кагыйдәләргә Индивидуаль мобильлек чарасы дигән термин кертелә, бу - бер яки берничә тәгәрмәчле (роликлы) транспорт чарасы, ул двигательдән файдаланып, кешенең индивидуаль рәвештә хәрәкәт итүе өчен булдырылган (электросамокатлар, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сигвейлар, монотәгәрмәчләр һәм башка шуның кебек үк чаралар).

14 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр ИМЧда моның өчен билгеләнгән урыннарда - велосипед, велосипедчылар-җәяүлеләр өчен юлларда, велосипед зонасының велосипедчылар өлешендә яки велосипедчылар полосасы буенча хәрәкәт итәргә тиеш.

-Әгәр дә велосипед һәм велосипедчылар-җәяүлеләр  өчен юл, велосипедчылар өчен полоса булмаган очракта яки алар буенча хәрәкәт итү мөмкинлеге юк икән, ИМЧны кулланучы 14 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр түбәндәге урыннарда хәрәкәт итә ала: җәяүлеләр зонасында, тротуарда, җәяүлеләр юлында (ИМЧның массасы 35 кг- нан артмаган очракта).

-Әгәр дә хәрәкәт итү өчен ИМЧны кулланучы зат ИМЧны кулланучы 14 яшькә кадәрге баланы яки 14 яшькә кадәрге велосипедчыны озата барганда велосипедчылар һәм велосипедчы-җәяүлеләр юллары, велосипедчылар өчен полоса, тротуар, җәяүлеләр юлы яки алар буенча хәрәкәт итү мөмкинлеге юк икән, ул юл кырыеннан (обочина) хәрәкәт итәргә тиеш;  әгәр дә велосипедчылар һәм велосипедчы-җәяүлеләр юллары, велосипедчылар өчен полоса, тротуар, җәяүлеләр юлы юк икән яки юл кырыеннан хәрәкәт итү мөмкинлеге булмаган очракта, ИМЧдан файдаланучы зат юлның машиналар йөри торган өлешендә уң яктан хәрәкәт итәргә тиеш; 

-юлда транспорт чараларының сәгатенә 60 км тизлек белән генә хәрәкәт итүләре, шулай ук велосипедлар хәрәкәте дә рөхсәт ителә; ИМЧ тормоз системасы, тавыш сигналы белән, алдан ак, ян-якларында кызыл яки кызгылт сары, артта кызыл төстәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар, алда ак төстәге фара (фонарь) белән җиһазландырылган.

-Хәрәкәт итү өчен ИМЧдан файдаланган 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипедчы, велосипедчы-җәяүлеләр юллары буенча, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.

-ИМЧ белән хәрәкәт итүче 7 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипедчы-җәяүлеләр юллары буенча (җәяүлеләр хәрәкәт итә торган якта), шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә һәм өлкәннәр озатып йөргән очракта гына хәрәкәт итәргә тиеш!

-Хәрәкәт итү өчен ИМЧны кулланган кешеләрнең юлның машиналар йөри торган өлешендәге хәрәкәте (мондый хәрәкәт кагыйдәләрдә каралган очракта) бары тик бер рәттә генә башкарылырга тиеш.

Шул ук вакытта ИМЧ кулланучыларга транспорт чарасын сул яктан узып китү, урап узу тыела.

ИМЧ белән хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 25 км-дан да артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев