Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иван Ивановичка эше өчен ун бишле

Ар­хан­гел Бис­тә­се ке­ше­се Шум­ков Иван Ива­но­вич­ка май аен­да 70 яшь тул­ган, шу­ның 55 елын да авыл ху­җа­лы­гы­на хез­мәт итү­гә ба­гыш­ла­ган: 45 ел ме­ха­ни­за­тор бу­лып кол­хоз кыр­ла­рын­да,

10 елын тер­лек­че­лек­тә эш­лә­гән Иван Ива­но­вич сал­кын, сүз­сез ти­мер атын - пен­си­о­нер бул­гач җы­лы, аң­лы хай­ван­нар ка­рау­га алыш­тыр­ган. Ул хә­зер бо­зау­лар ка­рый, бу эше бик ошый. Ха­ты­ны Еле­на Ва­силь­ев­на­ның 43 ел бу­е­на дуң­гыз­лар фер­ма­сын­да эш­лә­ве­нә хә­зер үзе дә тө­шен­гән: җан ия­лә­ре бе­лән ара­ла­шу рә­хәт­рәк икән, алар­га якын ки­лә бе­лер­гә, яра­тыр­га гы­на ки­рәк.

Шум­ков­лар га­и­лә­сен­нән тер­лек­че­лек фер­ма­сын­да ин­де дүр­тен­че елын кыз­ла­ры На­талья (ире фа­ми­ли­я­се бу­ен­ча Мель­ни­ко­ва) эш­ли, мо­ңар­чы ул КФХ бух­гал­те­ри­я­сен­дә эш­лә­гән, онык­ла­ры Олег Мель­ни­ков, Сер­гей Шум­ков та тер­лек­че­лек­тә. Бу егет­ләр 2 сый­ныф­тан бир­ле ка­ни­кул чо­рын­да кө­тү көт­кән­нәр, кеч­ке­нә бо­зау­лар­ны да, үсә төш­кән үгез­ләр һәм та­на­лар­ны ни­чек ка­рар­га икән­ле­ген бе­лә­ләр.

Ки­лен­нә­ре Свет­ла­на Шум­ко­ва фер­ма­да 20 ел­дан ар­тык эш­ли. Ире Ана­то­лий Шум­ков үзе, кия­ү­лә­ре Анд­рей һәм онык­ла­ры Ми­ха­ил Мель­ни­ков­лар шул ук "Ар­хан­гельс­кий" КФХ да ме­ха­ни­за­тор бу­лып эш­лә­гән­нәр яки эш­ли­ләр. Шум­ков­лар Мель­ни­ков­лар га­и­лә ди­нас­ти­я­се­нең авыл ху­җа­лы­гын­да­гы го­му­ми стаж­ла­ры 150 ел­дан ар­тык.

2013 ел ди­нас­тия баш­лы­гы Шум­ков Иван Ива­но­вич өчен гел юби­лей­лар­дан гы­на то­ра: туу­ы­на 70 яшь, хез­мәт ста­жы­на - 55 ел, га­и­лә тор­мы­шы­на - 50 ел, эш­че ди­нас­ти­я­се­нә - 150 ел.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев