Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иван Семенов: «Бу көнне без мөмкин булганча якынайттык»

Иван Анисимович Семенов 1943 елда сугышка алына, аны хезмәт итәргә көнбатышка түгел, ә көнчыгышка җибәрәләр.

-7 ел хезмәт итәргә туры килде: шуның өч елы Кореяда, дүрт елы Ерак Көнчыгышта японнарга каршы көрәшеп узды. 1945 елда сугыш тәмамланса да, японнар безгә һөҗүм итүләрен дәвам иттеләр. Дошман бик хәйләкәр һәм рәхимсез иде. Кечкенә тау һәм калкулыклар арасында чак кына бакыйлыкка күчми калдым. Бу көн минем хәтеремдә мәңгелеккә уелып калды - ул 9 август иде. Бу көнне, чираттагы заданиене үтәгәндә, без кечкенә генә тау башына күтәрелдек, башымны күтәребрәк караган идем, шул чак чигәм тирәсеннән пуля сызгырып үтте - бу снайпер иде. Гомерем булгандыр инде - исән калдым.
Сугыш тәмамланып, Иван Семенов 1950 елда гына туган ягына - Петропавел Бистәсенә әйләнеп кайта. Ул чакта инде авылда тормыш кайнап тора: авыл халкы эш белән мәшгуль була, йортлар төзиләр, иптәшләренең күбесе тормыш та корып җибәрә. Иван да үз тиңен сайлый, аңа өч ул - Владимир, Евгений, Валерий - алып кайткан. Аннаны гомерлек юлдашы итә. Алар бик матур гомер итәләр, әмма бәхетләре генә кыскарак (21 ел) була. Анна 40 яшьләр тирәсендә вафат була. - Бергә яшәгән елларыбыз сизелми дә үтеп китте, - дип, балаларының әнисен шулай сагынып искә ала Иван Анисимович. - Аннары мин кабат өйләндем. Ольга Алексеевна киң күңелле һәм кайгыртучан хатын-кыз иде, без аның белән берүк хастаханәдә эшләдек: ул - шәфкать туташы, ә мин хуҗалык мөдире һәм дезинфектор идем. Аның да өч баласы иде, тик кызлар. Аның белән 37 ел гомер иттек. Биш ел элек ул да бакыйлыкка күчте. Хәзер, ялгызым гына калгач, узган елларны бик еш искә алам, тормышта бик еш кына акча җитмәгән чаклар булса да, ул вакытларны бик сагынам, ничек күңелле булган икән дип уйлап куям. Бүгенге көндә өем дә бик яхшы, пенсияне дә күп алам, ә шатлыгы аз, бары балаларым һәм оныкларым кайтканда гына кызык табам. Алар барысы да Түбән Камада яшиләр. Иван Анисимович барлык алты баласы турында да озаклап сөйләде, тик менә Ольга Алексеевна вафатыннан соң аның кызларының авылга бик сирәк кайтуларын да әйтеп куйды. Ә бит алар иң матур вакытларын барысы да бергә яшәп үткәргәннәр. Иван Анисимович киленнәреннән бик канәгать, барысы да игътибарлы, кайгыртучан, һәр атна саен кайтып, тәртип салып, чистартып, ашарыма әзерләп китәләр, ди. Ветеран укучы балалар килүенә дә сөенә: өченче сыйныф укучылары килеп, йорт тирәсен кардан чистартып китәләр икән.
-Аларның эшләвенә карап торуы күңелле, эшне җиренә җиткезеп эшлиләр, әмма минем өчен иң мөһиме - кешеләр белән аралашу, - ди ветеран. Аларга карыйм да, уйлап куям: "Без юкка гына кан коймаганбыз икән. Яшь буынга матур тормыш төзү өчен сугышканбыз".
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев