Кадерле ветераннарыбыз (видео)
Сугыш тәмамланганнан соң 77 ел узгач, исән фронтовиклар, әлеге вакыйгаларда катнашкан каһарманнар белән аралашу мөмкинлегенә ия булу - зур бәхет.
Алар безнең рәхмәт сүзләрен ишетсәләр, без аларның сугыш, Җиңү турындагы хәтер-хатирәләрен ишетә алабыз. Бу, барыннан да элек, Россиянең хәзерге буыны өчен мөһим. Сугыш турында китаплардан, дәреслекләрдән, Интернеттан белү бер нәрсә, ә сугышта катнашучының үзе сөйләгәннәрен ишетү һәм аларны игътибар белән тыңлау бөтенләй башкача. Буыннар дәвамчанлыгы бер генә ветеран исән булса да саклана. Ә бездә алар дүртәү! Өлкән яшьтә булуларына дә карамастан, алар барысы да тормыш сөючән һәм аралашучан булып калганнар. Ә без аларга алга таба да озын гомер телибез.
Сугыштан кайткач та, сафта кала
Тубылгы Тау авылыннан ветеран Хәниф Зарипов - безнең тере легендабыз, ул 1942 елдан башлап бөтен сугышны үткән.
Җиңү бәйрәме алдыннан без аның янында кунакта булдык.
Хәниф бабай, әйтергә кирәк, ветеран гына түгел, ә уникаль ветеран. Тулы булмаган 98 яшендә (туган көне 10 сентябрьдә) аның сәламәтлегенә, үзен ничек хис итүенә, камил акылына, фикерләвенә, юмор хисенә чыннан да ак көнләшү белән көнләшерлек.
Һәр елны 9 майда ветеран митингка йөри, авылдашлары алдында чыгыш ясый, патриотик бәйрәмнәргә карата мәктәптә үткәрелгән чараларга чакырудан баш тартмый. Хәниф бабай Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачагын да әйтте. Район делегациясе составында күп еллар Казан Кремлендә сугыш ветераннарын хөрмәтләүдә булды.
Озын гомерле булуның рецепты турында: «Беркайчан да эчмәдем, тартмадым, һәрчак ураза тоттым», - ди. Хәниф бабай хәзер дә аны тота һәм көн саен мәчеткә йөри. Сугыштан кайтуга ук ислам динен тиешенчә үти. Исән-сау кайтуы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып дога кыла һәм мәчеткә йөри башлый. Пенсиягә кадәр Хәниф ага күп еллар колхоз конторасында кассир булып эшли, 20 ел авыл имамы вазыйфасын башкара, шушы вакыт эчендә байтак кына авылдашларын дингә җәлеп итә.
Ветераныбыз әле дә актив. Аның кан басымы нормада, әмма аның янына (патронаж вакытында) табиблар килгәч, иртә белән энап – профилактика максатыннан һәм гемоглобинны күтәрү өчен уколлар билгеләгәннәр. Хәниф бабайны инде күп еллар кызы Мәдинә тәрбияли. Күршедә генә улы Рәис яши, каршы якта - икенче килене, барысы да киләләр, булышалар. Хәниф бабай өендә кунаклар еш була: бәйрәм көннәре алдыннан район башлыгы, җирлек башлыгы, 9 Май алдыннан - мәктәп укучылары.
- Кемнеңдер килүе шатлык бит ул, - ди ветеран. - Иң яхшысы - аралашу.
Ул 18 яшьлек егет чагында Ленинград янындагы Мясной Бор тирәсендә сугышта катнаша. Әлеге дәһшәтле көрәштә барлык сугышчан иптәшләре дә һәлак була, ул үзе һәм яраланган командир гына исән кала. Ул контузия ала, госпитальдә дәвалана, аннан янә фронтка китә. 256 нчы Кызыл Байрак пехота дивизиясендә хезмәт итә. Ленинградны, Эстонияне, Польшаны азат иткән, Берлинны штурмлаган. «Мин кайларда гына булмадым, - ди Хәниф бабай, - 1948 елга кадәр 6 ел хезмәт иттем».
Мурманск янында да сугышкан. Күп еллар узгач, бабасы азат иткән, инде яңадан торгызылган заманча шәһәрдә аның оныгы хезмәт иткән. Сөйләшү барышында Хәниф ага маршал Жуковның сугышчан бүләкләр тапшырырга килүен искә төшерде. Башкаларның һәм аның да кулын кысып, Хәниф Зариповның гимнастеркасына «Сугышчан хезмәтләре өчен» медален беркеткән. «Безнең янга, гади солдатлар янына фронтка үзе килде», - ди Хәниф бабай.
Хәниф аганың бер улы хәрби хезмәткәр була, 25 ел хезмәт итә, полковник званиесендә отставкага чыга (кызганычка каршы, ул исән түгел инде). Оныкларының берсе хәрби табиб, РФ ЭЭМ органнарында хезмәт итә.
Оныклары килгәч, Хәниф бабай яшьләрне шаяртып, мәзәкләр сөйләп күңелләрен күтәрергә ярата. Аның иң яраткан анекдоты - озын гомерле кеше турында: «Берәүгә кунаклар килгән икән. Өйгә таралышыр алдыннан, кунакның берсе: Ярый, әле тагын 100 яшь тулган көнеңә дә килергә язсын, ди. Ә ул: «Миннән алда үлмәсәгез, килегез», дигән. Без Хәниф бабай белән сөйләшүләрне истәлек итеп видеога яздырдык.
Хәниф Зарипов әйләнә-тирә дөнья белән бик кызыксына, газета - журналлар укырга ярата, телевизордан дөньядагы вакыйгаларны күзәтә. Украинадагы махсус операция турында да үзенең фикерен җиткерде, андагы неонацистларны ул, әлбәттә, хупламый.
- Яшьләргә тыныч тормышны сакларга кирәк, - ди Хәниф бабай, - теге сугышта күпме халык зыян күрде. Югалтуларның саны бихисап бит - 50 миллион кеше белән исәпләнә. Мондый хәлләр кабатланмасын иде, Аллам сакласын. Иң мөһиме - кешеләр сәламәт, ә дөньялар тыныч булсын иде.
Ветеранга тиздән 95 яшь тулачак
Акбүре авылыннан Минкәев Гарифулла Хәлиулла улы 1944 елның декабрендә фронтка алына.
Көнбатыш фронтта сугыша, элемтәче була. Җиңүне Чехословакиядә каршы ала, аннары ике ел ярым Болгариягә, аннары өч елга Румыниягә күчерелә. Гомумән алганда, армиядә җиде ел хезмәт иткән. Туган ягына кайткач, Гарифулла ага озак еллар элемтәче-монтер, аннары товар ташучы булып эшли. 1990 елда Уфадагы Диния нәзарәтендә ислам нигезләре буенча имтиханнар тапшыра һәм 22 ел үз авылында имам була.
Гарифулла бабай бер ел элек тол калган. Бүгенгесе көндә үзен начар хис итми. Күптән түгел кунакларны: социаль яклау бүлеге делегациясен каршы алган. Ул «Җиңү хаты», «Ветеран өчен открытка» акцияләрендә катнашкан мәктәп укучылары тарафыннан җылы теләкләр язылган Рәхмәт хатларына бик сөенгән. Кече нефть компанияләреннән бүләк белән бергә социаль яклау бүлеге вәкилләре дә хатлар тапшырган. Ветераннарга мондый игътибар һәм кайгыртучанлык, әлбәттә, күңелле.
Гарифулла Хәлиулла улы ялгыз түгел - ул балалары тәрбиясендә: уллары яки кызлары бер-берсен чиратлап алмаштырып, һәрчак аның белән булалар. Элек тә балалары әти-әниләрен ташламаганнар, яннарында торганнар. Кыш көне ветеран коронавирус белән чирләгән булган, шуңа күрә бераз бирешкән. Хәзер акрынлап бу авырудан савыгып килә инде. Көнгә бер генә тапкыр булса да намазын укый.
Ветеранга 29 июньдә 95 яшь тулачак. Һәр бәйрәмдә төп нигезгә Гарифулла аганың оныклары Һәм оныкчыклары да кайта.
- 9 майны, әлбәттә, билгеләп үтәчәкбез, апабыз, гадәттәгечә, мул итеп табын әзерләячәк, - диде безгә телефон аша Гарифулла бабайның улы Госман. - Әтиебез безнең гаиләнең горурлыгы бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев