Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадерле ветераннарыбыз

Сугыш тәмамланганнан соң 77 ел узгач, исән фронтовиклар, әлеге вакыйгаларда катнашкан каһарманнар белән аралашу мөмкинлегенә ия булу - зур бәхет.

Алар безнең рәхмәт сүзләрен ишетсәләр, без аларның сугыш, Җиңү турындагы хәтер-хатирәләрен ишетә алабыз. Бу, барыннан да элек, Россиянең хәзерге буыны өчен мөһим. Сугыш турында китаплардан, дәреслекләрдән, Интернеттан белү бер нәрсә, ә сугышта катнашучының үзе сөйләгәннәрен ишетү һәм аларны игътибар белән тыңлау бөтенләй башкача. Буыннар дәвамчанлыгы бер генә ветеран исән булса да саклана. Ә бездә алар дүртәү!  Өлкән яшьтә булуларына дә карамастан, алар барысы да тормыш сөючән һәм аралашучан булып калганнар. Ә без аларга алга таба да озын гомер телибез.

Ветеран боегып утырмый

Григорий Иванович Быков 50 нче елларда Украинада бандерачылар белән сугышкан.
90 яшендә булса да ул үзен яхшы хис итә. Элеккечә хатыны Нина Петровна белән Петропавел Бистәсендә яши. Быел аларның бергә гомер итүләренә 66 ел тула. Инде менә өченче ай аларны социаль хезмәткәр - Фая кайгыртса да  (ашарга пешерә, кибеткә азык-төлекләр алырга бара), ветеран иске гадәт буенча кайвакыт кибеткә үзе чыга. «Бу - разминка өчен, хәрәкәт тә кирәк бит, өйдә утырып та арыйсың». Апрель аенда күзләренә операция ясаткан, күзләре әле бик үк җайланып бетмәгән. «Иң мөһиме - юлны күрәм», - ди.
Ачык йөзле, аралашучан ветеран дүрт стена артында гына утырып тормый. Өч Анатолий: Апраксин, Патрикеев, Быстрениннар янына бара, тегеләре яшьрәк булсалар да, аның белән күптәнге дуслар. - Клубка да чакыралар, барлык бәйрәмнәргә йөрим, - дип дәвам итә Григорий Иванович. - Мәктәптә балаларга кайда булуымны, кайда хезмәт итүемне сөйлим. Яхшы укысыннар, укытучыларны тыңласыннар, ә вакыты җиткәч, Ватанга  тугры хезмәт итсеннәр дип киңәшләр бирәм.
Григорий Иванович дөньяда, шул исәптән Украинада барган хәлләрне дә күзәтә:
- Көн саен карыйм, өстәвенә, миңа анда барысы да таныш. Мин бит шунда булдым. Үзем мондый сугышларда катнаштым. Частькә килеп 12 көннән соң ядрәләр янымнан очты, - дип искә ала ул. - Куркыныч булмады, чөнки безнең янда тәҗрибәле хезмәткәрләр басып торды. Башта Львов өлкәсендә бандерачыларны эләктердек, аннары Ужгородта, ә аннан соң Германиядә яшерен объектларны сакладым. Демобилизацияләнгәч, пенсиягә чыкканчы колхозда шофер булып эшләдем.
Быковлар өендә кунаклар еш була. Төрле оешма хезмәткәрләре, район башлыгы Вячеслав Козлов, аның урынбасары Надежда Попкова, җирлек башлыгы Дмитрий Никитин.
- Барысы да бүләкләр белән килә. Бәйрәмнәрдә дә, болай гына да гел килеп торалар. «Хәлең ничек, Гриша дәдәй?»,- дип тә шалтыраталар. Табиблар исә сәламәтлегебезне тикшерә, дарулар язалар. Кайгырткан һәркемгә зур рәхмәт. 

Без килер алдыннан гына ветеранга республиканың кече нефть компанияләреннән бүләк тапшырганнар. Тик ул быел Казан Кремленә хөрмәтләү тантанасына бармаган:
- Операциядән соң сакланырга кирәк. Исән булсак, бәлки киләсе елга барырмын.
Григорий Иванович газета-журналлар укуны һәм телевизор карауны хәзер вакытлыча чикләгән. Җәйгә таба балык тоту сезонына «реабилитация» тәмамланыр дип өметләнә. Ветеран балык тотарга бик тә ярата. Узган җәйдә улы белән Шушмада, Волчья Бистәсендә, Сөлчә Башта, Ибрай авылындагы буада балык тотарга йөргән. 
Бакчага яшелчәләрне хәзер балалары гына утырта, анысы да күп түгел. Нина Петровна инсульт кичергәннән соң бер өч еллап инде бакча эшләре белән шөгыльләнмиләр. Хуҗалыкта тавыклар гына, аларны хуҗа үзе карый. Йомырканы күп салалар, әби белән миңа, хәтта, шәһәрдәге балаларга да җитә, - дип сөйли Григорий Иванович. 


Ике улы һәм кызы чиратлашып ял көннәренә авылга кайталар. Ата-ана йортын яхшы хәлдә тоталар, эчендә һәм тышкы якта барысы да ныклап эшләнгән.
9 майга, гадәттәгечә, балалары да кайтачак, оныклары - оныкчыкларын да алып кайтачаклар икән. Сабыйлар бабаларының медальләре белән уйнарга яраталар.
- Митингка һичшиксез барачакмын, мин анда һәрчак чыгыш ясыйм. Аннан соң «сугышчан йөз грамм» белән табын артында утырабыз. 
Озын гомерле булуымның сере - мин беркайчан да тәмәке тартмадым. Әлегә барысы да Аллага шөкер, сәламәтлегем бераз яхшырса, күзләрем җайланса, җәйгә Шушма елгасына балык тотарга барырмын дип уйлыйм.

Яраткан шөгыле - китаплар уку

Зирекле авылыннан ветеран Мансур Габбас улы Габбасов 50 нче елларда өч ел буе Украинаны бандерачылардан «чистартуда» катнаша.
Хезмәттәге куркыныч хәлләр турында күп тапкырлар сөйли - аларга винтовка, ике кешегә бер патрон бирүләре, ничек итеп даими рәвештә коралланып йөрүләре турында, чөнки дошман ачыктан - ачык түгел, ә астыртын һөҗүм иткән. 
Быел, 15 гыйнварда, Мансур Габбас улына 90 яшь тулды. 
Ул хәзер ничек яши? Мансур аганы узган елның көзеннән улы Камил карый һәм без аның белән  телефон аша сөйләшеп алдык. Бабайның хәле, Аллага шөкер, яхшы, сәламәтлегенә зарланмый, дөрес, таяк белән генә йөри. - Элек 150-200 метр араны йөреп кайта иде, - ди Камил. Ә хәзер өй тирәсендә генә,  кайчагында ишегалдындагы эскәмиягә  дә чыгып утыра.
Ветеран янына көн саен диярлек Яңа Чишмәдән икенче улы Рафаэль һәм Чистайдагы улы Наил дә килеп хәлен белеп торалар.
 Хуҗалыктагы эшләрне Камил башкара. Ул шулай ук иртәнге, төшке, кичке аш - көн саен ике кешелек яңа меню әзерли. Атна саен мунча ягалар. Килене Резедә дә (Камилнең хатыны) ял көннәрендә кайтып өйдәге эшләрдә булыша – керләр юа, өй җыештыра һ.б. Ул әлегә шәһәрдә, оныкларын карый.
Уңышлы операциядән соң ветеранның күзләре әйбәт күрә. - 65 яшемдә мин күзлек киеп укыйм, - ди Камил, - ә ул күзлексез. 
Мансур Габбас улы иртәдән кичкә кадәр китап укып утыра ала.
Аның шушы гадәтен белгән Резедә үзе авылга кайтканда аңа «Акчарлак», «Азатлык мәйданы», «Шәһри Казан. ЯЗМЫШ» һ.б. газета - журналлар алып кайта. Мансур бабай район газетасын да укырга ярата.
Район башлыгы авыл җирлеге башлыгы белән бергә бәйрәмнәргә бүләкләр белән еш киләләр икән. Табиблар тикшерергә киләләр, ФАПтан да килгәннәр - анализлар алганнар. Мансур абыйның сәламәтлеге начар түгел: кан басымы нормада, йөрәге дә әйбәт, күрү сәләте 5+. «Чөнки безнең әти эчми, тәмәке тартмый», - ди Камил. 
Телевизордан Мансур ага нәфис фильмнар карарга ярата. Яңалыкларны да күзәтеп бара. Украинадагы вакыйгалар турында улы әтисенә шаяртып: «Димәк, сез теге вакытларда бандерачыларның барысын да юк итеп бетермәгәнсез, бандерларның нәселе әнә ничек колач алдылар...», - дип үртәли. «Кем белгән бит шулай буласын» - дип җавап бирә бабай.
Габбасовлар гаиләсендә спорт тапшыруларын бик мавыгып карыйлар, бигрәк тә хоккейны. Мидхәт Гариф улы Газыймовның оныгы бозга чыкканда Дамир Шәрипҗанов командасы өчен һәрчак җан аталар, күптән түгел Гагарин кубогын караганнар. 
Ял иткән араларда әби-бабаларын, ерак туганнарын искә алалар, үткәннәр турында сөйләшәләр. Әйе, нәкъ шулай, Мансур бабайның хәтере әйбәт бит аның.
- Кайбер нәрсәләр онытыла, әлбәттә, әмма күбесен ул яхшы хәтерли, - ди Камил. - Миңа 65 кенә булса да, онытыла шул, ә әтигә - 91 нче яшь. 
Күркәм традиция буенча уллары хатыннары белән Җиңү көнендә төп йортка җыелышалар. Ветеран кабат Җиңү көнен гаиләсе белән бергә билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев