«Кадерлем, син миңа кирәк»
Хыялга һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән Ерохиннар гаиләсе тарихы
Һәр гаиләнең үз тарихы бар. Петропавел Бистәсе авылыннан Виктор Иванович һәм Анна Васильевна Ерохиннарда бу тарих үзен беркемгә дә кирәк түгел дип хис иткән малайның үз йортын табуы һәм гаиләсенең таянычына әйләнү турында.
«Мин анда үз-үземә тапшырылган идем»: холыкны чыныктырган балачак
Виктор Иванович Петропавел Бистәсендә туып үскән. Аның балачагы җиңел булмый. Сигез яшендә ятим кала һәм апасы йортына күченә. «Мин анда үз-үземә тапшырылган идем», - ди ул шул еллар турында саран гына, ләкин аңлаешлы итеп. 8 нче сыйныфтан соң аны Ивановога туганнары янына җибәрәләр, анда ул училищега укырга керә, штукатур-буяучы һәм машина йөртүче белгечлеге ала.
Аның унсигез яше апрельгә туры килә. Таныш егетләрнең армиягә чакырылуын, ә аның повесткасы һаман килмәвен күреп, Виктор үзе военкоматка китә.
«Нигә син училищены тәмамламыйча армиягә ашыгасың? - дип сорадылар миннән. Моны әйтү миңа бик авыр булды, ләкин: «Мин монда беркемгә дә кирәк түгел», - дигәч, военком миңа каршы килмәде», - дип искә ала Виктор Иванович.
Аңа вакытыннан алда диплом бирәләр, һәм 1971 елда ул Совет армиясе солдаты була. Хезмәтен ракета гаскәрләрендә тягач йөртүче булып үтә, Ерак Көнчыгышта була. «Эш физик яктан авыр булды, аның каравы, анда дуслык, үзара ярдәмләшү беренче планда иде», — ди ул армия еллары турында җылылык белән.
Бензовоз, өлкән сыйныф кызлары һәм гаилә турында хыял
Хезмәтен тәмамлагач, Виктор туган бистәсенә, әти-әнисе йортына кайта. Куйбышев исемендәге колхозга шофер булып урнаша, һәм авариягә очраган бензовозны энтузиазм белән торгызуга алына. Ягулык-майлау материаллары өчен Чистайга йөреп тора. Юлда юлдашлар утырта: болай күңеллерәк.
«Яңа Чишмәдән 5 чакрым ераклыктагы авылга баручы ике өлкән сыйныф укучысы истә калды: алар юлда төрле нәрсәләр турында чыркылдашып сөйләштеләр, әмма алардан «өй», «әни», «әти» кебек җылы сүзләр ишеткәндә, минем йөрәгем әллә нишли иде», — дип уртаклаша ул.
Пассажирларны төшергәч, ул: «Кайчан да булса минем дә семьям булыр. Мин кемгәдер кирәк булачакмын, һәм мине өйдә хатыным һәм балаларым көтәчәк, аларны беркайчан да рәнҗетмәячәкмен, яратачакмын», - дип уйлап куя. Моны хәзер әйткәндә дә, Виктор Иванович җиңелчә дулкынлануын яшерми – ул хыял артык яшерен була.
«Ул безгә ошады: аның күзләре ягымлы иде»
Шул кызларның берсе Елховка авылыннан Аня Быкова була. Ул сигез балалы зур һәм тату гаиләдә үсә. Кышын, Яңа Чишмә мәктәбендә укыганда, интернатта яши һәм өен бик сагына.
«Өйгә һәрвакыт сыйныфташым Нина белән кайта идек. Хәтерлим, Виктор исемле җирән чәчле егет безне бензовозга утыртып алып кайткалады. Ул безгә ошый иде: аның күзләре ягымлы, һәм ул безгә сеңелләренә караган кебек карый иде», - дип елмаеп искә ала Анна Васильевна.
Аня мәктәптән соң пединститутка укырга керергә тырышып карый - барып чыкмый. Бик борчыла һәм Пермь өлкәсенә китеп бара. Училищега эшче һөнәренә укырга керә, ә җәйге каникулларга өйгә кайта. Һәм бервакыт Виктор, Елховка яныннан узганда, авыл читендәге бакчада озын чалгылы кызны күреп ала.
«Йөрәк хатирәләр белән тулды: Аня да шунда яши бит. Ул – сипкелле, шат күңелле кыз. Бу сурәт мине көн буе озата барды. Ә кичкә таба мин: «Аның янына барам. Куса, димәк, язмыш түгел, дип уйладым», - дип сөйли Виктор.
Кумый. Иске дусты кебек каршы ала. «Менә шул вакытта өмет уянды да инде», - ди ул.
«Үткәнгә юкка гына күз салмадым...»
Виктор кыз янына килеп йөри, «кыйммәтле шоколадлы конфетлар» белән сыйлый. Кияүгә чакыргач, Анна икеләнмичә риза була, ә аның әти-әнисе аңарда ышанычлы һәм тәрбияле кеше күрәләр һәм фатихаларын бирәләр.
1975 елның августында алар өйләнешәләр, һәм Виктор хатынын Петропавел Бистәсендәге үз йортына алып кайта. «Һәм шул вакытта мин үткәнгә юкка гына күз салмаганмын икән дип уйладым... Безнең йорт шундук үзгәрде, Анна кулы кагылган бөтен нәрсә матурая һәм үзгәрә иде», - ди Виктор Иванович.
Ике хезмәт – уртак уңыш
Виктор машина йөртүче булып эшләвен дәвам итә, ә электр белән эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнгән Анна шул ук предприятиегә урнашырга тели. Ләкин ире катгый каршы килә: «Эретеп ябыштыру битлеге астына бит яшерү матур хатыннар эше түгел». Һәм хаклы була.
Анна Васильевна үзенең хезмәтен кешеләр белән аралашуда таба: 35 ел кибеттә һәм почтада эшли, анда ул намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Рәхмәт хатлары ала.
Виктор Иванович 40 елга якын авариясез стажы өчен «Бишьеллык ударнигы» исеменә, Мактау грамоталарына һәм бөтен коллективның хөрмәтенә лаек була.
Төп бүләк – балалар
Гаилә тормышын 50 ел бергә узгач та, ирле-хатынлы Ерохиннар һаман да бер-берсенә мәхәббәт белән карыйлар. Лаеклы ялда Аня мәдәният йорты каршындагы «Подруги» сәнгать ансамблендә катнашуын дәвам итә, Виктор аңа бу эштә тулысынча ярдәм итә. Әниләренең яшь чакта укытучы булырга хыяллануын белеп, икесе дә педагогик белем алган балаларын язмышның төп бүләге дип саныйлар. Кызы Светлана Әлмәттәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның инде өч кызы бар: Алина (укытучы булып эшли), Настя – студент һәм җиденче сыйныф укучысы Даша.
Улы Александр үз бистәләрендә физкультура укытучысы булып эшли. Лә-кин шәһәр кызын ярата һәм аның белән Түбән Камага китә, эшчәнлек төрен үзгәртә, эшмәкәр була. Аларның да кызлары бар: студент кызлары Юлиана һәм бишенче сыйныф укучысы Катя.
Хәзер Ерохиннар үз балаларының һәм оныкла-рының игътибары белән бәхетле, алар гаилә бүләк иткән мәхәббәт һәм кайгыртуны күп тапкырга арттырып кайтаралар.
Кемгәдер кирәк булу турында хыялланган малайның тарихы бәхетле тәмамлана. Ул йорт кына төзеп калмый — аны һәрвакыт көтеп торган мәхәббәт тулы бер галәм булдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев