Камил Салихов - конкурс җиңүчесе
Яңа Чишмә урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Камил Салихов милли проектларны тормышка ашыруны яктырту буенча республика фотоконкурсында җиңүче булды.
Ул үзенең фотоэшләрен «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы» проектын яктыртуга багышлады. Аның эшләре конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм ул «Нуль циклыннан» номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүче Дипломын һәм кыйммәтле бүләкне аңа Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев