Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кар шәһәрчегендә күңелле

Яңа ел алдыннан Чуаш Чабаксары авылында Людмила һәм Сергей Ильдуловлар гаиләсе ясаган кар шәһәрчеген ачу тантанасы булды. Кичен аларның йорты тирәсенә авылдашлары җыелды, Кыш бабай белән Кар кызы һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова килде. Алар авыл халкын Яңа ел белән котлап, бәхет-шатлык, сәламәтлек теләделәр. Людмила Ильдулова фантазиягә бай, максатка...

Яңа ел алдыннан Чуаш Чабаксары авылында Людмила һәм Сергей Ильдуловлар гаиләсе ясаган кар шәһәрчеген ачу тантанасы булды.
Кичен аларның йорты тирәсенә авылдашлары җыелды, Кыш бабай белән Кар кызы һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова килде. Алар авыл халкын Яңа ел белән котлап, бәхет-шатлык, сәламәтлек теләделәр.
Людмила Ильдулова фантазиягә бай, максатка омтылучан шәхес, аның көч-куәте ташып тора. Алар күршеләре Александр Якимкин булышлыгы белән кыска гына вакыт эчендә күп санлы сыннар ясаганнар, балаларны сөендереп Яңа ел чыршысы белән боз тавы да әмәлләгәннәр. Ильдуловлар йорты бәйрәм иллюминациясеннән балкып тора. Бу кичтә җыелган халык чыршы тирәли әйлән-бәйлән җырлады, биеде, күңел ачты, кайнар чәй һәм тәмле шашлыктан авыз итте. Һәммәсенә бигрәк тә бала-чагага үтә дә күңелле булды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев