Реклама
Җәмгыять
Картлар йорты яңа планнар белән яши
Яңа Чишмә Картлар йортының 2017 елда ничек яшәве, анда ниләр эшләнүе турында безгә аның директоры Наталья Шилова сөйләде.
- Картлар йортында яшәүчеләр саны һәм категориясе турында сөйләгез әле.
- 2017 елда бездә 57 кеше яшәде һәм өчесенә түләүле нигездә хезмәт күрсәтелде. Ел дәвамында өлкән яшьтәге һәм инвалид 10 граждан килде (2016 елда - 5). 8 кеше китте: шулардан 7 есе үлде, берсе "Гаиләгә тәрбиягә алу" программасы буенча гаиләгә урнаштырылды. 2016 елда да шул чаклы китте: 5 кеше үлде, 2 есе башка интернат -йортка күчерелде һәм берсе өенә китте. Бездә өлкән яшьтәге кешеләр күп, аларның төп авырулары - хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары. Коляскадагы 4 кеше, начар күрүче - 6 кеше бар, икесе чукрак-телсез һәм икесе протезларда йөрүче. Даими төстә постель режимындагылар (ятып кына торучылар) - бишәү, түләүле режимда 15 кеше (үз бүлмәләрен ташлап китмиләр). Ике тыл хезмәтчәне һәм бер Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны яши. 2017 елда тыл хезмәтчәне Фролова Анфиса Степановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Сездә тәрбияләнүчеләрнең ял сәгатьләре ничек үтә, сез аларны ниләр белән шөгыльләндерәсез?
- Моңа без зур игътибар бирәбез. Укырга яратучылар өчен бездә китапханә бар, анда китап күп. Социаль эш буенча белгеч Г.Ф. Мостафина һәм психолог-тәрбияче З.Ю. Вафина төрле техника һәм ысуллар кулланып көн саен төледән-төрле занятиеләр үткәрәләр. Анда әби-бабайлар бик теләп шөгыльләнәләр (бәйлиләр, тегәләр, аппликация, оригам, декупаж һ.б.). "Өлкәннәр өчен кулинария" занятиесен бик яраталар, алар коймак, пилмән, бөккәнне күптәнге рецепт буенча ничек итеп пешерүләрен искә төшереп кенә калмый, заманча пешерергә дә өйрәнәләр, мәсәлән, крушкада кекс яки микродулкынлы мичтә әзерләнгән кайнар бутербродлар. Алар физкультура занятиесендә дә булалар, чәчәкчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр, шашка уйныйлар, үзешчән сәнгатьтә һәм иҗатта да үзләрен күрсәтәләр. "Тылсымлы дөнья" психологик бушану бүлмәсендә тән формасын алучы һәм җылы бирүче йомшак диванда киеренкелекне бетерү, ароматерапия, тынычландыручы музыка сеанслары алалар. Аларга бигрәк тә хәрәкәтсез һәм урын алмаштыручы яктылык һәм төс эффектлары ошый. "Алтын балык" дип аталган дәвалау физкультурасы бүлмәсендә тренажерларда шөгыльләнәләр.
- Әгәр дә әби-бабайлар шулкадәр актив икән, аларның уңышлары да бардыр, мөгаен?
- Әйе. Аларның берсе Казанда үткәрелгән республика шахмат-шашка турнирында катнашты. Берсе Инвалидлар көненә карата "Елмаюдан дөнья яктыра" темасы буенча фотокүргәзмә ясады.
"Олимп" УСЗ базасында безнең Картлар йорты тарафыннан оештырылган "Минем еллар-минем байлыгым" 2 республика иҗат конкурсының зона этабында бездән 4 кеше чыгыш ясады. Аларның берсе, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Нина Николаевна Галкина "вокал" номинациясендә Аксубайда үткән финалда лаеклы чыгыш ясады.
- Картлар йортына кунаклар еш килә дип без гел язып торабыз. 2017 елда кем килде?
- Бәйрәм көннәрендә "А.Н. Хәйруллин фонды"ннан монда яшәүчеләргә ел саен бүләк бирү традициягә әверелде. Быел депутат ярдәмчесе Галина Новикова чираттагы мәртәбә әбиләргә һәм бабайларга Пасхага һәм Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмалары, тәм-томнар алып килгән иде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның ярдәмчесе ветераннарга азык-төлекләр салынган пакетлар белән Картлар йортында берничә тапкыр булып китте. Монда яшәүчеләр шулай ук Җиңү көненә карата Әлмәт оек-носки фабрикасыннан бүләкләр дә (носкилар) алдылар. Түбән Камадагы балалар йорты вәкилләре бездәге һәр кешегә Яңа елга исемле бүләк тапшырды. Картлар йортында яшәүчеләр берничә мәртәбә районның иҗат коллективларын каршы алды һәм үзләре дә музейларга (Яңа Чишмә, Акбүре, Зирекледәге), РМЙ-га, паркларга һәм скверларга экскурсияләргә бардылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар ункөнлегендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, православие һәм мөселман бәйрәмнәрендә һ.б. чараларда традиция буенча безгә дә кунаклар килде (РМЙ һәм АМЙ, БСМ, балалар бакчалары, дин әһелләре һ.б.) Бәйрәм көннәрендә без бәйрәм табыннары әзерлибез, ә район артистлары хәйрия концертлары бирә.
Яңа Чишмәдә Халыклар дуслыгы йортындагы әрмән диаспорасы Картлар йортында "Татарстанда Әрмәнстан көне"нә карата әрмән халкының милли ризыклары белән бик тә күңелле һәм мавыктыргыч чара әзерләделәр.
- 2017 елда матди-техник база ныгыдымы? 2018 ел планында ниләр бар?
- 2017 елда мунча - керләр юу комплексына капиталь ремонт, пищеблокка, баскычларга агымдагы ремонт ясалды, ТР МТЗ һәм СЗ-ның өстәмә сметасы буенча изоляторга 1 млн. 542 мең сумлык болдыр урнаштырылды. 8 мең сум бюджеттан тыш акча җәлеп ителде (2016 елда - 186 мең сум).
2017 елда Картлар йорты "РИТЭК" ААҖ-нең социаль проектлар конкурсында "Экология" номинациясендә "Киң итеп сула" проекты өчен 200 мең сум күләмендә грант алды. 2018 елда шушы акчаларга һаваны чистарту җиһазы сатып алыначак. Моннан алдагы проектлар буенча да эшне дәвам итәчәкбез, бездә яшәүчеләр белән эшләүдә яңа технологияләр кертәчәкбез. Биналарга ремонт ясарга (үткән елгы акчаларга), җиһаз сатып алырга, монда яшәүчеләргә диспансеризация үткәрергә кирәк булачак.
- Картлар йорты коллективы үзе дә бик актив булганга, сездә яшәүчеләр дә шуңа активтыр, мөгаен?
- Әйе, без ел саен төрле район чараларында ("Чаңгы юлы - 2017", "Татарстан кроссы") актив катнашабыз, паркны төзекләндерү белән шөгыльләндек. 2017 елда оешмалар арасында территорияләрне төзекләндерү буенча конкурста 3 урынны яуладык. Бездә ару-талуны белмәс, үз эшенә гашыйк, төрле планнар һәм идеялар белән янып яшәүче коллектив эшли.
Сорауларны Ольга
Иванова бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев