55 яшьтән узган Рәсәй хатын-кызлары һәм 60ны узган ир-атлар өчен тормышта мөһим мәсьәләләрнең берсе - картлык буенча пенсия исәпләү тәртибе. Яңа Чишмә районындагы РПФ бүлеге начальнигы О.Попковадан без шул хакта аңлатуын үтендек.
Башыннан башлыйк әле: кемгә, нәрсә өчен һәм күпме?
- 2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәт пенсиясе мөстәкыйль ике өлешкә: иминият һәм тупланма өлешләргә бүлеп карала башлады. Иминият пенсиясе күләменә исә өч фактор йогынты ясый: иминият стажы күләме, пенсиягә чыкканчы хезмәт хакы дәрәҗәсе, пенсиягә чыгу яше.
Тупланма пенсия исә 1967 елдан соң туганнар һәм дәүләтнең пенсияне өстәмә финанслау программасында катнашучылар өчен генә формалаша. 2016 елның 1 гыйнварына чаклы һәр гражданинга сайлау мөмкинлеге бирелде: аның пенсиясе иминият һәм тупланма өлешләрдәнме, әллә инде иминият өлешеннән генә формалашачакмы, ул очракта эш бирүче түләгән барлык взнослар иминият пенсиясе хисабына гына барачак.
- Элеккегечә хезмәт хакының конвертларда түгел, ә "ак" булуына ирешергәдер, билгеле, хезмәтең өчен түләү тиешенчә булып, болар бар да булачак пенсия күләменә йогынты ясарга тиештер.
- Әгәр сез якын елларда пенсиягә чыгарга җыенасыз икән - пенсия күләмен билгеләгәндә РПФ белгечләрен сезнең иминият стажының ике чоры - 2002 елның 1 гыйнварына чаклы һәм шуннан соңгы чоры кызыксындырачак.
Беренче чиратта кешенең 2001 елның 30 декабренә чаклы (173 не Федераль закон үз көченә кергәнгә чаклы) алган хезмәт хакы һәм хезмәт стажы бәяләнә.
Теләсә кайсы чор - биш ел рәттән һәм шул чордагы хезмәт хакы алына (шулардан бала караган өчен еллар чигертелә). Булачак пенсионерлар мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт хакы зур булган чор (биш ел) яки 2000-2001 еллар алына. 2002 елның 1 гыйнварыннан башлап исә иминият взнослары исәпкә алына: алар күбрәк исәпләнгән саен пенсия күләме арта. (Ягъни булачак пенсия күләме турыдан-туры хезмәт хакы күләменә бәйле).
Шулай итеп, 2002 елга кадәрге стаж һәм хезмәт хакы - бу пенсия капиталының бер өлеше. 2002 елдан алып 2016 елга чаклы чорда исәпләнгән иминият взнослары - икенче өлеше.
- Иминият взнослары - бу эш бирүче кеше хезмәткәр өчен түләгән акчамы инде?
- Нәкъ шулай. Гражданинны мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәгәндә, аңа РПФ да шәхси лицевой счет ачыла. Иминиятләштерелгән шәхес кулына счет номеры язылган яшел пластик карточка - СНИЛС бирелә. Әлеге счетта кешенең хезмәт эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүматлар туплана: стажы, хезмәт хакы, эш бирүче тарафыннан түләнгән һәм исәпләнгән иминият взнослары. Шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен үзләре түли. Бу рәвешле эш итү әгәр дә кеше рәсми төстә эшкә урнашса, "ак" хезмәт хакы (конвертларда түгел) алганда гына була.
- Димәк, 2002 елдан башлап иминият түләүләре күләме генә исәпкә алына, ә иминият стажы (бу түләүләр ничә ел эчендә тупланган ) әлләни әһәмияткә ия түгел дигән сүзме бу?
-Әлбәттә инде, әһәмияте бар - ул пенсия алу хокукын билгели. 2017 елдан минималь хезмәт стажы 8 ел тәшкил итәргә тиеш. Стажга карата таләпләр акрынлап артачак һәм 2024 елга минималь стаж 15 ел булачак. Гомуми иминият стажына иминиятнеке булмаган чорлар (срочный хезмәт үтү, бала карау, шулай ук инвалид баланы, зур яшьтәге I төркем инвалидны һәм 80 яшьтән өлкән шәхесне караган чорлар) да керә.
- Хезмәт стажы булмаганнарга һәм аны булдыру мөмкинлеге булмаган кешеләргә нәрсә эшләргә?
- Ул очракта социаль пенсия була: социаль пенсия төрле сәбәпләр буенча тиешле хезмәт стажы булмаган гражданнарга (дөрес, гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән 5 елга соңрак) билгеләнә, ягъни ир-атларга - 65 яшьтә, хатын-кызларга - 60 яшьтә. 2017 елда социаль пенсия күләме 8432 сум тәшкил итәчәк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев