Реклама
Җәмгыять
Кайда туган, шунда ярап куйган
Бүген, 8 июнь көнне, гомеренең яртысыннан артыгын Яңа Чишмә газ хезмәте начальнигы булып эшләгән Иван Сыров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә газ участогы күпләргә үрнәк булды, биредә газчыларга эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Евгений СТАРОВ Иван 1952 елны Яңа Чишмәдә гади хезмәтчәннәр гаиләсендә дөньяга...
Бүген, 8 июнь көнне, гомеренең яртысыннан артыгын Яңа Чишмә газ хезмәте начальнигы булып эшләгән Иван Сыров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә газ участогы күпләргә үрнәк булды, биредә газчыларга эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Евгений СТАРОВ
Иван 1952 елны Яңа Чишмәдә гади хезмәтчәннәр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - Николай Иванович озак еллар колхозда комбайнчы, бригадир булып эшли, хезмәт эшчәнлеген тимерче булып төгәлли. Әнисе - Елена Прокофьевна күбрәк балаларын (алар - алтау) тәрбияләү белән мәшгуль була (араларында Иван икенче бала), мәктәптә буфетта да эшли. Ишле гаилә тату була, олыраклары кечерәкләрен караша, балалар яшьтән крестьян хезмәтенә күнегеп үсәләр. Иван 6 сыйныфтан башлап каникулда әтисе белән "Сибиряк" комбайнында эшли, кечкенәдән ат җигәргә өйрәнә, печән чаба. Иван балачактан техникага тартыла, рәхәтләнеп аның төзелешен өйрәнә.
Мәктәпне тәмамлагач 1969 елны ул Чистайдагы 5 нче номерлы ШҺГУ-га (электр белән эретеп ябыштыручыга) укырга керә, Совет армиясе сафларында хезмәт иткәнче ДОСААФ автомобиль мәктәбендә шоферлыкка укып чыга. Иванга Камчаткада - диңгез пехотасында хезмәт итәргә туры килә. Ике ел эчендә ул ныгый, чыныгу ала, хезмәттән сержант званиесе белән кайта. Туган илендә И.Н. Сыров техник ярдәм машинасында, берүк вакытта эретеп ябыштыручы булып та эшли. Техниканы ул һәрчак тиз арада төзәтә. Эшеннән аерылмый гына Чистай совхоз-техникумында укып, техник-механик белгечлеге ала.
1975 елны үзенең икенче яртысын таба, Татьянага өйләнә. Бергәләп ике кыз - Елена белән Ольганы тәрбияләп үстерәләр. Укуын тәмамлагач, Иванны 3 нче бригадада техника буенча бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Кызу урак өстендә ул комбайн штурвалы артына да утыра, янып-көеп эшли, район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарны яулый, шуның өчен 1978 елны Болгариягә юллама белән бүләкләнә. 1982 елны Иван Сыровны ХХ партсъезд исемендәге колхозның газ хуҗалыгы өчен җаваплы кеше, 1983 елның маенда, район оешканнан соң, "Чистай газ" ЭПУнең Яңа Чишмә участогы начальнигы итеп билгелиләр. Шул вакыттан бирле, кыска вакытларда башка эшләргә билгеләнүләрне исәпләмичә, аның гомере газ участогын үстерүгә багышлана. Беренче вакытларда участок Студенец елгасы тирәсендәге бинада урнашкан була. Тиз арада газ баллоннары саклау өчен склад төзелә. Ул вакытларда халыкның 80 проценттан артыгы баллонлы газ белән тәэмин ителә иде. Башта участокта 6 кеше эшли, газны Әлмәттән ташыйлар һәм ике машина район ихтыяҗларын тәэмин итеп тора, аена 6 мең баллонны авылларга башта 2 ГАЗ автомашинасы, аннары 2 КамАЗ белән илткәннәр.
Мастер Валентина Малышева, каравылчы Владимир Сыров, электрик Леонид Былинкин, слесарь Александр Бочаровлар беренче фикердәшләре һәм хәзер дә аның белән бергә эшлиләр. 1989 елдан соң участок "Нижнекамскгаз" ЭПУ составына күчә. Заманча яңа база төзелеше берничә ел дәвам итә һәм бүгенгесе көндә заманча производство базасы эшли, анда газчыларга эшләү һәм ял итү өчен кирәкле шартлар булдырылган. База территориясе төзекләндерелгән, асфальт түшәлгән, яшелләндерелгән, техника өчен кую урыны бар, ул хәзер шактый яңартылган, станоклар һәм җиһазлар куелган механик остаханә дә бар. Хәзер район тулысынча газлаштырылган һәм монда Иван Сыровның өлеше зур. Тотрыклы коллективта хәзер 76 кеше эшли. Газ участогы районны төзекләндерү буенча үткәрелгән эшләрдә актив катнаша, төрле хәйрия программалары өчен техника һәм акча бүлеп бирә.
Буш вакытларында Иван елга ярында кармак белән балык каптырып утырырга ярата. 9 килолы иң зур чуртанны ул Камада, ә 800 граммлы иң зур бәртәсне Шушмада тота. Моннан 15 ел элек төзелгән йорты янындагы участокта ул үз куллары белән утырткан җиләк-җимеш куакларын карап үстерә, иң яраткан тагын бер шөгыле - урманга гөмбәгә йөрү.
Оныклары белән аралашу да аңа яшәү дәрте, бәхет өсти.
Редакция коллективы Иван Сыровны юбилее белән тәбрик итә, аңа ныклы исәнлек, иминлек һәм гаилә бәхете тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев