Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәве гөмбәзе һәм тәресен изгеләндерү

27 сентябрьдә православие динен тотучы әдәмсәлеләр тормышында әһәмиятле вакыйга - Казан изге Мәрьям Ана иконасы чиркәве гөмбәзе һәм тәресен изгеләндерү чарасы булып үтте.

Әдәмсәгә гөмбәзне һәм тәрене изгеләндерүгә Яңа Чишмәдә Яңа Чишмә округы Благочинные Изге Богородица чиркәве башлыгы (өлкән поп) Семен атакай, Архангел Бистәсендәге Михаил Архангел чиркәве башлыгы Георгий атакай, Ленинодагы Дмитрий Солунский чиркәве башлыгы Сергий атакайлар килгән иде. Владыкадан фатиха алгач, алар гыйбадәт кылдылар, тәрегә, гөмбәзгә һәм бәйрәмдә катнашучы барлык кешеләргә изге су бөркү йоласын үтәделәр.
Мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, Георгий атакай болай диде:
- Хыялыгыз тормышка ашты - авылыгызда яңа чиркәү - яңа мәхәллә пәйда була. Чиркәүне төзү һәм җиһазлау буенча байтак эшләр эшлисе бар әле, тик без сабыр, көтә беләбез. Ходай Тәгалә безнең белән, безнең изге ниятебезне кабул итә, гамәлебезне күрә.
Благочинный Семен атакай җыелучыларга менә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:
- Бу Ходай бүләге, бар кешегә дә җаннарына тынычлык һәм иминлек алып килер, - диде. Чиркәү төзелешендә, гөмбәз һәм тәре сатып алуда ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да, хәтта аз гына күләмдә булыша алганнарга да зур рәхмәт белдерәбез. Тиздән шушы авыл өстендә чаң тавышы чыңласын өчен Ходай ярдәме һәм уртак көч белән барын да башкара алырбыз, иншалла.
Бәйрәмдә Яңа Чишмә район хакимиятеннән, авыл җирлеге Советыннан вәкилләр, Әдәмсә авылы халкы, Яңа Чишмәдән мәхәллә кешеләре, чиркәүне төзүчеләр, нефть компаниясеннән вәкилләр - химаячеләр, мәхәллә советы рәисе Михаил Ветошкин һәм , авыл халкы әйтүенчә, йөрәк кушуы буенча документларны рәсмиләштерү һәм чиркәүне яңадан торгызу белән бәйле барлык эшләрне оештырган әдәмсәле Михаил Борисовлар бар иде.
Без аңардан: - Сезнең өчен Чиркәүне яңадан торгызуның әһәмияте нидә? - дип сорадык.
- Безнең авылда Казан - Богородица чиркәве 1874 елда мәхәллә кешеләре, ягъни безнең борынгы бабаларыбыз акчасына төзелгән булган. Алар аны безнең өчен, ягъни киләчәк буын өчен төзегәннәр, бездән соң киләчәк буын безне истә тотсын өчен әлеге чиркәүне яңадан торгызуны мин үземнең һәм барлык әдәмсәлеләрнең бурычы дип саныйм. Барыбыз да Ходайга ышанып, аның кушканнарын үтәп яшәсәк иде.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев