Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге оештырылган

Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Казанда басма матбугатны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешмасы булдырылган. Бу турыда кичә Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында билгеле булган. Очрашу барышында, аның җитәкчесе итеп бертавыштан «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланган.

«Венера Абдулловна бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны сату өлкәсендә үз өлешен кертә. Бу бик мөһим», — дип билгеләп үткән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

14 дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары Берлеккә керү турында теләк белдергән инде.

2019 ел мәгълүматларына караганда, матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Татарстан Россиядә 74нче урында. Әмма җыелышта катнашучылар сүзләренчә, күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә популяр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев