Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда «Татар авылы-2020» конкурсы җинүчеләрен бүләкләгәннәр

Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина «Авылымның игелекле кешеләре» язмасы белән икенче урынны яулаган

Быел февраль аенда Бөтендөнья татар конгрессы  һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан «Татар авылы-2020» конкурсы оештырылган иде. Аның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү. Анда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрне, игелекле меценатларны барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтеп милләттәшләребез арасында таныту. Аңа старт 2020 елның 14 февралендә бирелгән иде, ә 10  мартта конкурска эшләрне кабул итү тәмамланган. Алар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителгән: «Авылым бизәкләре» (фотоконкурс), «Авылым кешеләре» (фотоконкурс), «Авылым бизәкләре», яисә «Авылым кешеләре» дигән темаларга инша язу. 3 апрельдән 15енә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылган. Конкурста барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм Төркиядән 400гә якын кеше катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча якташыбыз, Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Рафик кызы Мусина «Авылымның игелекле кешеләре» язмасы белән икенче урынны яулаган. Язмада Чертуш авылында 1919 елда бер гаепсезгә атылган авылдашлар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән ясалган монумент авторлары -  Чертуш авылының игелекле, мәрхәмәтле, бар эшкә дә оста куллы кешеләре Рафаэль Кәлимуллин һәм Җәүдәт Гыйльметдиновлар  турында язылган (бу турыда язма быел газетабызның 32нче санында басылып чыкты). Тик, дөнья буйлап таралган пандемия аркасында, жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 22 декабрьдә генә, саклык чараларын үтәп, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында булган. Без Рәмзия Мусинаны тагын бер җиңүе белән котлыйбыз, алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев