Казлар үстерүче Роза Хәйруллина: «Казлар белән бергә торсаң, нәтиҗәсе дә була»
Нык хуҗалык нигезендә тырыш хезмәт ята.
Авыл уңганнары
Көз – элек-электән каз өмәләре вакыты саналган. Өмәләрдә хатын-кызларның булганлыгы сыналган, йортка бәрәкәт иңүен теләгәннәр. «Ун каз бер сыерга тора» дип тә юкка әйтмәгәннәр. Хәзер инде каз бәбкәсе саклаучы балалар да, урам тутырып инештән кайтучы казлар да – сирәк күренеш. Шулай да каз-үрдәк асрауның ямен-тәмен белгән оста, уңган хуҗабикәләр бар әле. Без бүген шуларның берсе – Яңа Чишмәдә яшәүче Роза Хәйруллина белән сөйләшәбез.
– Роза, казлар асрау белән күптән шөгыльләнәсезме?
– Күпләп үстерү җиде-сигез еллап бардыр. Ә тулаем алганда, балачактан каз бәбкәсе саклап үстек бит инде без. Кияүгә чыккач та, әни безгә берәр айлык итеп үстереп бирә иде казларны. Әгәр без кайтып алмасак, Тубылгытаудан үзе китереп бирә иде. Каз үстерми калган ел булмагандыр да.
– Никадәр зурлыкта үстерәсез казларны?
– Быел биш кило, биш тә дүрт йөзләргә кадәр үстеләр. Бик оста каз үстерүчеләр алты килограммга кадәр җиткерәләр.
– Ниләр ашатып үстерәсез аларны? Азык бәяләре тешләмиме?
– Мин күбрәк бөртекләр белән үстерәм. Алган кешегә кыйбат, саткан кешегә юнь инде ул. Мин бер фермерлык хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәм. Елның елында ул китереп китә, аннары чиләкләр белән тонналы капчыкларга тутырып куябыз. Көзен, аслары коры булсын дип, салам төргәкләре китертәм. Хәзер көзләр соңара бара, көннәр шактый яңгырлы, пычрак. Ноябрь ахырларына урнаштырып бетерү нияте бар, шуңа кадәр асларын чиста тотарга кирәк. Шәһәр халкының барысында да зур суыткычлар юк, алар балконнарының суынганын көтә, казларга ихтыяҗ шуның белән дә бәйле.
– Шәһәр халкы белән бәйләнеш ничек урнаштырылды?
– Без хәзер һәр шимбә саен Казанга көзге ярминкәгә барабыз. Анда безнең район өчен Яңа Савиново районында бирелгән махсус урын бар. Ә калганын үзебездә алалар, халыкта ихтыяҗ бар. Казлардан тыш, үрдәкләр дә үстерәм. Менә соңгы берничә көндә үрдәкләрне яхшы гына алдылар. Статуска куюга, сораучылар табыла.
– Ни бәя тора хәзер каз-үрдәк?
– Казның бәясе – килосы 700-750 сум, үрдәк – 600 сум, мулардлар 650 дән йөри. Мулардның алу бәясе дә кыйбат, каз белән бер бәядән алына. Аның ите дә күбрәк була һәм диетик ит санала. Гадәттә, аны кыйммәтрәккә саталар, без ихтыяҗга карап эш итәбез, 650 сумнан арттыра алмыйбыз. Үрдәкләр дә черри-велли токымлы, алар артык майлы түгел. Хәзер халык бик майлыны алырга тырышмый.
– Казның мае, мамыгына да ихтыяҗ бардыр?
– Каз маен Казанда күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Табигый азыклар ашап, бер химиясез үстерелгән бит ул. Аңлаган кеше аның хакын һәм файдасын яхшы аңлый. Салкын тидергәндә, буыннар сызлаганда да кулланалар аны, бәлеш-өчпочмакларга салып җибәрсәң дә, ризыкны тагын да тәмләндереп җибәрә. Каз мамыгын шулай ук күпләп алучыга илтеп тапшырабыз, яхшы бәядән ала. Үземнең мендәрләр ясарга вакыт җитми.
– Димәк, теләсә нинди токымны үрчетмисез? Үрдәк үрдәк инде дип түгел...
– Юк. Белгән кешеләрдән, Зәй районыннан алабыз.
– Ничек өлгерәсез боларның барысына да? Сезнең бит әле кибетегез дә бар.
– Үзем дә аптырыйм. Кибеткә (Район үзәгендә “Илүзә” кибете – автор иск.) товарларны хәзер күп очракта кибетчем белән сайт аша заявка бирәбез дә китереп бирәләр. Аена бер тапкыр үзем барырга тырышам, чөнки товарны үзең күреп алсаң яхшырак бит инде ул. Сезонлы товарлар, мәсәлән, орлыклар өчен атна саен йөргән вакыт та була. Каз-үрдәк белән балалар да, дуслар да булыша, ябарга яки чыгарырга күршеләр ярдәм иткән чаклар да була. Яңа Чишмәдә Илүзә кызым белән киявемә таяна алам; ярминкәгә баргач, Казанда икенче киявем – Римма кызымның ире палаткалар куярга булыша.
Каз-үрдәкне эшкәртергә шулай ук белгән кешеләрне чакырам – өмә белән эшлибез. Әлбәттә, каз өмәләре хәзер элеккеге кебек үк була алмый – хезмәтләре өчен түлим, бу бер генә көн эшләнә торган эш түгел.
– Казлар алар тавышлы, үзенчәлекле холыклы кошлар бит инде. Күршеләр зарланмыйлармы?
– Шөкер, тавышка килгәнебез юк. Бакча артындагы күршем, бакчам чистарыр дип, үзе бакчасына кертергә тәкъдим итте. Метрдан биегрәк булып чүп үсеп утыра иде, чыннан да, чип-чиста булып калды.
– Әгәр берәрсе казлар үстерергә уйласа, нидән башларга кирәк? Тәҗрибәле кеше буларак, нәрсә киңәш итәр идегез?
– Беренчедән, кош-корт яратырга тиеш ул кеше һәм зур теләк кирәк. Икенчедән, иркен урын кирәк. Казлар шулай ук үлән белән чиста су ярата. Мин бакчамны икегә бүлдем. Каз бәбкәләрен алып кайтуга (гадәттә, алар берәр айлык), бакчаның бер ягында гына йөртәм. Иртә яздан арпа-борчак кебек культураларны чәчеп куям. Бәбкәләр бер якта үләнне кыркып бетергәч, икенче якка чыгарам. Чистарып калган җиргә янә үлән чәчәм – яшеллек булдырырга тырышам. Аннары тырышлык кирәк. Безнең әти дә бик иртә тора иде, мин дә бишенче яртыларга торып гадәтләнгән инде. Казлар бит алар бик иртә уяна, соңара төшсәң, инде ачулана башлыйлар. Үзем дә аларны биктә тотарга кызганам, тизрәк иркенгә чыгарырга, ашатырга-эчертергә тырышам. Башта – казларны карыйм, аннары үзем кереп чәй эчәм. Казлар белән бергә торсаң, күңел биреп эшләсәң – нәтиҗәсе дә була.
Узган ел Роза Хәйруллина ярминкәләргә йөреп, шәһәр халкын тәэмин итүдә керткән өлеше өчен Казан мэры Илсур Метшин кулыннан Рәхмәт хаты да алган. Авыл хезмәтчәннәренең нәкъ менә аның кебек булдыклы, тырышлары безнең барыбызның да тормышын мулрак, тәмлерәк, сыйлырак итә. Һәм бу әңгәмә – каз-үрдәк үрчетү турында гына түгел, бу – яратып башкарган эшнең кәсеп буларак үзеңә дә, башкаларга да файда китерүе турында да. Табигатькә якынрак булган саен, ул әҗерен дә мулдан кайтара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев