Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күчерелмәле яктылык чыганаклары юлларда травматизм очракларын кисәтәчәк

Автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктлар янында яшәүчеләргә үзең белән тәүлекнең караңгы вакытында фонарьлар йөртергә тәкъдим ителә.

2019 елның 12 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1427 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 130 кеше һәлак булган һәм 1343 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр катнашында 75 юл-транспорт һәлакәтендә 45 кеше булган, 31е имгәнгән.
"Җәяүлеләр травматизмын кисәтү максатыннан һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 18 декабрендәге бердәм утырышы карарын үтәү йөзеннән, ПДС нарядлары 5 марттан юлларда (төнлә) җәяүлеләр тарафыннан күчерелмәле фонарьлар куллану буенча аңлату эшләре алып бара башлады.
Безнең районда бу, барыннан да элек, Ленино, Акъяр, Әдәмсә, Яңа Чишмә авылларында яшәүчеләргә кагыла, чөнки алар аша автомобиль юллары уза.
Төп игътибар икенче сменада белем алучы һәм тәүлекнең караңгы вакытында үзләре генә өйгә кайтучы балигъ булмаганнарга бирелә", - ди Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.
Шулай ук хәбәр ителгәнчә, күчереп йөртә торган яктылык чыганакларын «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәләренә аларны алга таба Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә уртак чаралар үткәрү өчен тапшырачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев