Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Ватаннарына тугры калганнар

Черемухово Бистәсендә яшәүче Софоновлар һәм Беспаловлар гаиләләре 33 ел элек бер зур гаиләгә әверелгәннәр.

Һәрбер кешенең  яраткан бер урыны бар. Александр Александрович һәм Нина Тимофеевна Софоновлар, шулай ук Иван Васильевич һәм Любовь Александровна Беспаловлар өчен үзләренең туган авыллары Черемухово Бистәсе шундый урыннарның берсе булган.

Алар сугыштан соңгы елларда туган. Шушы чор кешеләренең бала чагы һәм яшьлеге тыныч вакытларга туры килсә дә, күбесе төрле авырлыклар кичергән - ачлык, авыр хезмәт, салкын йортта яшәү дисеңме...  Шуңа өстәп, күп баланың әтиләре дә сугыштан кайтмаган һәм андыйлар күп эшләргә мәҗбүр булган. Ә шулай да, бала чакларын сагынып искә алалар. Кызык һәм күңелле уеннар, укыганда 9 майга патриотик җырлар өйрәнүләр, бөтен мәктәп белән авыл парадларына йөрү, анда сугыштан кайткан авылдашларының хәтер-хатирәләрен тыңлау... Мәктәпне тәмамлагач, яшьләр шәһәргә китәргә ашыкмаганнар һәм еллар үткән саен моңа бер дә үкенмәгәннәр.

Кече ватаннарына тугры булган, авылдагы авыр хезмәткә күнеккән Софоновлар һәм Беспаловлар үз балаларын да туган якны яратырга өйрәткәннәр.

Софоновларның улы Петр - гаиләдә бердәнбер бала булса да, әти-әнисе аны эгоист итеп үстермәгән. Ул, башка авыл малайлары кебек үк, әти-әнисенә бакча, терлек асрау эшләрендә булышкан, әнисенә өй эшләрендә ярдәм иткән. Аның укуга да, дуслары белән «туп тибүгә» да вакыты калган.

«Бала чагыбыз рәхәт һәм күңелле үтте, ләкин ул миңа 18 яшь тулуга тәмамланды - ДОСААФ мәктәбендә укыганнан соң, мине армиягә алдылар. 2 ел Днепропетровскида элемтә гаскәрләрендә хезмәт иттем. Армиядән соң туган ягыма кайттым, башка планнарым юк та иде», - дип сөйли Петр Александрович.

Туган совхозында аны комсомол оешмасы секретаре һәм бер үк вакытта машина йөртүче итеп эшкә алганнар. Шул чакта Петр мәктәптә укучы комсомолка кызга гашыйк булган.

Галина Беспалова да хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнгән. Ул энесе Василийдан бер яшькә генә олырак булган, шуңа күрә алар бергә үскәннәр, тату булганнар. Баштарак апа кеше энесе турында кайгырткан, ә үсә төшкәч - 12 яшьлек вакытыннан Василий үзе апасына ярдәм иткән, бигрәк тә авыр өй эшләрендә.

Петр Софонов Галя Беспаловага кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң тәкъдим ясаган. Софоновлар һәм Беспаловлар гаиләләрен туганлаштыручы туй 1989 елның августында булган.

«Мин шәһәргә китмәвемә һәм студент була алмавыма беркайчан да үкенмәдем. Туганнарым яныннан һәм авылымнан китмәвем мине күп елларга бәхетле итте  - мин яраткан гаиләле булдым.

                Яшь гаилә елдан-ел ишәйгән

 Петр ферма мөдире итеп билгеләнгән, 1989 елның сентябрендә Галина Черемухово мәктәбенә пионервожатый булып эшкә урнашкан, әмма ул  озакка булмаган. 

1990 елның августында яшь гаиләдә беренче бала туа, аңа әтисе ягыннан бабасы исемен кушалар - Александр. Ә Галяның әтисе Иван Беспаловка аның исемен икенче улларына кушарга вәгъдә ителә. Һәм ул да үтәлә - Ваня 1992 елның 14 гыйнварында туа.  1994 елның 8 гыйнварында өченче уллары Андрей, 1995 елның августында кызлары Настя, ә алты елдан соң (2001 елның ноябрендә) - Денис дөньяга киләләр.

«Мин Казанга компьютер грамоталылыгы курсларына укырга кергәндә, Дениска ике яшь иде. Якын кешеләрем мине җибәрделәр, балаларым өчен борчылмадым, алар карамагында барысы да яхшы булачагына ышандым.  Әти-әниләребезнең үзара мөнәсәбәтләре яхшы булды, балалар тугач, алар тагын да якынайдылар. Балалар өчен алар бик яхшы әби - бабайлар, гел булышып тордылар, балаларга, ә кайчак безгә дә үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр, - дип сөйләде гаиләсе турында Галина Ивановна һәм, бераз тынып, бу елның апрелендә яраткан һәм кадерле бабабыз Саша Софонов вафат булды», - дип дә өстәп куйды. 

Гаиләдә әти-әнидән тыш, әби-бабайлар да оныкларын игелекле һәм эш сөючән булырга өйрәтә алалар. Софоновлар-Беспаловлар гаиләсендә балалар олыларның һәрвакыт эшләп торганнарын күреп үскәннәр һәм үзләре дә алар кебек булырга тырышканнар.

Яшь Софоновлар гаиләсе турында очерк «Засечная черта» китабы битләрендә урын алган.

 Яшьләр өлкән Софоновлар белән бер түбә астында 12 ел яшәгәннәр. Петр терлек азыгы базасы мөдире, Галина мәктәптә техник персонал булып эшләгән.

                   Үсеп буй җиткән балалар

Александр Петрович Чистай совхоз-техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, «Закрома» ҖЧҖдә ветеринария табибы ярдәмчесе булып эшли.  Өйләнгән, хатыны Юля белән алар Юрий һәм Ксения исемле ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Иван Петрович мәктәптән соң армиядә хезмәт иткән, аннан соң югары белем алган, хәзер «Агро-Раздолье» ҖЧҖдә агроном булып эшли. Өйләнмәгән. 

Андрей Петрович, өлкән абыйсы кебек үк, Чистай совхоз-техникумын тәмамлап, «Закрома» ҖЧҖдә хезмәт куя. Хатыны Анастасия белән өч бала: Матвей, Дарья һәм бер айлык Кириллны үстерәләр.

Анастасия Петровна Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаган, шул ук шәһәрдә яши һәм эшли.

Денис Петрович 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт иткән, «Закрома» ҖЧҖдә эшли. Өйләнмәгән, әти-әнисе белән яши.

 

                   Традицияләр дәвам итә

 «Без кодаларыбыз белән бик дус, уртак оныкларыбыз үсеп килә һәм без бергәләп аларны тәрбияләргә ярдәм итәбез», - ди Галина Ивановна.

-Әти-әниебездән өйрәнгәннәрне оныкларыбызга да тапшырырга тырышабыз. Иң мөһиме - кече ватанны, авылыбызны ярату, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм хөрмәт итү. Һәм, әлбәттә инде, без аларны хезмәткә өйрәтергә телибез. Үзебезнең  дә эшләп яшәвебез алар өчен үрнәк булып тора».

2001 елда Софоновлар йорт алалар һәм хуҗалык булдырырга ниятлиләр. Ике сыер һәм ике үгез сатып алалар. Бүгенгесе көндә алар 20 баш МЭТ асрыйлар, шуларның 4се сыер, 5се тана, шулай ук аларда куяннар, үрдәкләр, казлар, тавыклар, 32 гектар җирләре бар, ЮМЗ-6 тракторы, сука, чапкыч, тырма, пресс-җыйгыч, культиватор да сатып алганнар.

Уллары Александр һәм Андрей да үз хуҗалыкларында берничә баш терлек тоталар, шулар арасында савым сыерлары да, симертү өчен үгезләр дә бар.

Петр Александрович колхоз таркалганнан соң, бюджет учреждениесендә котельный операторы булып эшли.

 Софоновлар һәм Беспаловлар (Галинаның абыйсы Василий да шул авылда яши һәм эшли, аның өч баласы бар) терлек азыгын әзерләү эшендә бергәләп катнашалар.  Җәй көне һәркемнең яраткан чоры - печән әзерләү, бу эш җиңел булмаса да, картларны һәм балаларны бергә җыя. Өлкәннәр белән бергә эшләү үсеп килүче малайларга һәм кызларга шатлык китерә.

                  «Ана даны»

2004 елда Галина Софонова «Ана даны» медале белән бүләкләнә, 2008 елда «Ел хатын-кызы» конкурсында катнаша, ике тапкыр Казанга әниләр слетына бара, ә бервакыт Минтимер Шәймиев белән янәшә утыра. 

«Озак вакытлар республикабыз Президенты булып эшләгән әлеге гаҗәеп кешене якыннан күргәндә, син дә Татарстанның «зур эшләренә» өлеш керткән кебек буласың, - дип уртаклаша үз кичерешләре белән әңгәмәдәшем. - Мин Шәймиевны әле тагын күргәнем бар, аның хатыны һәм үзе белән «Рябинушка» ансамбле составында Никольское авылында үткән «Каравон» фестиваленә барганда очраштым: алар белән әйлән-бәйлән уйнадым».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев