Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кечкенәләр дә табигатьне саклый»

«Ландыш» балалар бакчасында табигатьне саклау максатыннан бер көнлек марафон үткәрелгән.

28 апрельдә Яңа Чишмә ҮКС хезмәткәрләре белән берлектә «Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче балалар табигатьне саклау максатыннан «Кечкенәләр дә табигатьне саклый» дип аталган бер көнлек марафон үткәргән.

Әлеге чарада 100дән артык кеше катнашкан, табигать объектларында ял вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 46 листовка-белешмәлек таратылган.

Марафон кысаларында «Экология турында балалар рәсемнәре» акциясе, «Балалар бакчасыннан алып өй бусагасына кадәр чиста юл» дигән чүп җыю буенча гаилә конкурсы үткәрелгән.

Бәйрәмнең кульминациясе булып табигать сөюче зурларны һәм балаларны  берләштерүче флешмоб үткән. Анда яраткан артистыбыз Илназ Шәйхетдинов Кече ватан турындагы җыр белән чыгыш ясаган. Ә балалар, аларның әти-әниләре һәм РМЙ хезмәткәрләре, бердәм бию белән барлык яңачишмәлеләрне табигатьне сакларга өндәгәннәр.

Озын яллар алдыннан бу акция бик урынлы үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев