30 гыйнварда район студентлары һәм югары сыйныф укучылары РМЙ-га ел саен үткәрелә торган традицион очрашуга җыелдылар.
Аларны аграр берләшмә (АМО), "Бердәм Россиянең Яшь гвардия" яшьләр оешмалары һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы җитәкчеләре Светлана Мартышова, Евгения Янова һәм Ирина Ивановалар сәламләделәр. Алар барысын да Халыкара студентлар көне белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр һәм мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен сайлаганда район мохтаҗ булган һөнәрләргә өстенлек бирүләрен теләделәр. Бездә байтак өлкәләрдә квалификацияле белгечләр җитешми. Бу хакта вузларда һәм техникумнарда укучы студентларыбызның белүләре бик мөһим һәм белем бирү учреждениеләрен тәмамлаганнан соң аларны туган җирләрендә түземсезлек белән көтүләрен дә истә тотсыннар иде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов авылдагы уңай үзгәрешләр һәм авыл хуҗалыгында заманча эш шартлары турында сөйләде. Әлеге өлкәгә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен республика программалары эшли. Бу - хезмәт хакына ай саен 5 мең сум акча өстәлү, чыгымнарның 70%ы кире кайтарылып торак һәм арендага бирелә торган торак төзелү, 2015 елдан башлап укуын тәмамлаган яшь белгечкә үзе эшкә кайтачак хуҗалыктан 11 мең сум стипендия түләнү.
РҮХ-нең баш табиб урынбасары Рәфис Вафин медицина хезмәткәре һөнәрен сайларга чакырды. Ул чыгарылыш сыйныф һәм югары сыйныфларда укучыларны шимбә көнне, 7 февральдә РҮХ-гә "Ачык ишекләр көне"нә чакырды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева авыл өчен спорт буенча педагоглар әзерләү турында сөйләде.
Мәдәният хезмәткәре һөнәре хакында бүлек начальнигы Наталья Таротина җиткерде, ул аларның коллективын тулыландыру өчен интеллектуаль, иҗади яшь кешеләрне районга эшкә чакырды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов егетләргә мөрәҗәгать итеп: -Бүгенгесе көнгә 500 гә якын яңачишмәле егет һәм кыз югары һәм махсус уку йортларында белем эстиләр. 42 студент быел укуларын тәмамлый, алтысы армиягә китә, бары бишесе районга кайтырга җыена. Могҗизага ышанмасак та, без вузларны, урта техник уку йортларын тәмамлап күбегезнең үзебезгә кайтуыгызны телибез. Район үсә бара, яңа клублар, мәктәпләр, ФАП, спорт корылмалары төзелә. Әле тагын төзеләчәк. Мин сезне уйлап эш итәргә - үзебезнең туган якларга кайтырга чакырам.
Әлбәттә, очрашу һөнәри юнәлешне генә үз эченә алмады. Сүз алучыларның котлауларыннан, җылы теләкләреннән, акыллы киңәшләреннән һәм үгет-нәсихәтләреннән тыш, сәхнәдән БСМ-дә тәрбияләнүчеләр, РМЙ артистларының җыр-биюләре, алып баручылар - Яңа Чишмә мәктәбенең югары сыйныф укучыларының мәзәкләре яңгырады, кыскасы, кичә яшьләр турында һәм яшьләр өчен иде.
-Укуыгызны тәмамлагач кая урнашуыгыз турында уйладыгызмы соң әле? - дип кызыксындык без очрашудан соң Яңа Чишмәдән Казан вузларында укучы студент кызлардан.
-Килеп чыкса, эшкә үзебезгә кайтырга ниятлибез. Хәер, укырга, Казанда яшәргә күңелле, билгеле, шулай да күңел туган якка тартыла, мәктәпне дә сагынабыз, - дип бертавыштан җавап бирделәр гимназиядә укып чыккан кызлар. Алар хәзер өченче курста, Ирина Бушенева - булачак икътисадчы-менеджер, Альбина Трунова - башлангыч сыйныфлар укытучысы, Валя Китанова икътисадчы булачак.
Булачак зоотехник Оксана Павлухина ветеринария академиясенең 1 курсында, дус кызы Фирүзә Ногъманова КФУ-ның 3 курсында дизайн буенча белем эсти.
-Әлегә белмибез, шулай да районда безнең һөнәр буенча да эш табылыр дип өметләнәбез, - диделәр.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев