Күңеле яшь аның
Чуаш Чабаксарында Анастасия Васильевна Пугаевадан да энергиялерәк, тормышны яратучанрак кешене табуы кыендыр, мөгаен. Шушы ябык, чандыр гына гәүдәле 85 яшьлек кешедә шулкадәр энергия ташып тора ки, исең китәр. Үзенең мөлаемлыгы, ачык күңеллелеге белән ул әңгәмәдәшне сөйләшү башыннан ук үзенә җәлеп итә белә. Бу сыйфаты аңа үзенең 36 еллык педагогик эшчәнлегендә...
Чуаш Чабаксарында Анастасия Васильевна Пугаевадан да энергиялерәк, тормышны яратучанрак кешене табуы кыендыр, мөгаен.
Шушы ябык, чандыр гына гәүдәле 85 яшьлек кешедә шулкадәр энергия ташып тора ки, исең китәр. Үзенең мөлаемлыгы, ачык күңеллелеге белән ул әңгәмәдәшне сөйләшү башыннан ук үзенә җәлеп итә белә. Бу сыйфаты аңа үзенең 36 еллык педагогик эшчәнлегендә кечкенә балалар белән уртак тел табарга ярдәм иткән, өстәвенә аның укучылары мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балалар булган. Анастасия Васильевнаның хезмәт дәфтәре исемлегендә Чуаш Чабаксары мәктәбе башлангыч сыйныфларының -17 чыгарылышы һәм авылның һәр кешесе диярлек аны үзенең икенче әнисе дип саный.
Әлбәттә, балаларга булган мәхәббәт чын ярату хөкем сөргән гаиләдән башлана. "Мин гаиләдә иң кечкенәсе, тугызынчы бала идем, минем әти-әнием яхшы кешеләр иде, безне беркайчан да әрләмәделәр. Без бик тату яшәдек", - ди ул. Бала чактагы күңелен әрнеткән иң авыр хатирә 1933 елда аларның нык хуҗалыгын раскулачить итү була. Күп балалы гаиләне бөлгенлеккә төшерәләр, тавыкларына кадәр алып чыгып китәләр. Хәсрәттән әтиләре нык авырый башлый һәм күп тә үтми вафат була. Өч елдан соң әниләре балалары өчен сыер сатып алу бәхетенә ирешә, тик анысын да алып китәләр. 10 ел дәвамында гаилә фәкыйрьлектә яши, аларны ачлыктан бакча гына коткара. Балаларның олыраклары бер-бер артлы торф чыгару эшенә чыгып китәләр, кечерәк өч бала әниләре янында кала. Ике абыйсы фронтка китә, берсе хәбәрсез югала. Җирле җидееллык мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлагач, Анастасия Аксубай педучилищесына укырга керергә карар кыла. Башта ул, олы апасы кебек, фельдшер булырга тели, тик аннары башка ике апасы кебек укытучы булырга карар кыла. Әнисе кызны үгетли башлый: "Мин сине укыта алмам", - ди. Әмма Анастасиягә яхшы укыганы өчен стипендия вәгъдә итәләр һәм ул укырга китә. Укуын тәмамлаганнан соң, яшь укытучыны нәкъ менә үзенең туган Чуаш Чабаксары мәктәбенә эшкә дә җибәрәләр. - Хәзер безнең мәктәптә барлыгы 43 бала, ә мин укыта башлаган елларда минем сыйныфта гына да шул чаклы укучы иде. Кайвакыт өч төркемчәне (рус, чуаш һәм катнаш) берьюлы алып барырга туры килә иде, дәрестә материалны чират буенча аңлата идем, - ди ул.
Укытучының күпьеллык фидакарь хезмәте район мәгариф бүлегенең һәм республика мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бәяләнгән.
Анастасия Васильевна 1983 елда пенсиягә чыга, әмма белгечлеге буенча мәктәптә тагын 3 ел эшли. Бөтенләй өйдә генә тора, укытмый башлагач та беренче вакытларда мәктәпне һәм балаларны бик нык сагына, үзен-үзе кая куярга белми. Алар үтенече буенча балалар белән өендә шөгыльләнә, бигрәк тә чуаш теле буенча: тәрҗемә итәргә, иншалар язарга булыша. Тора-бара моңа да ияләнә, әмма элеккечә авылдашлары инде үз тормышларын Анастасия Васильевнадан башка күз алдына да китерә алмыйлар: ул барысына да кирәк. Аның йөрәге һәм ишеге барысы өчен дә һәрвакыт ачык, ул һәрберсенә игътибар һәм вакыт таба, кешеләр белән аралашмый бер минут та яши алмый. Аңа киңәш, дәвалавын, күп авырулардан ярдәм итүче үз рецепты буенча ясалган тылсымлы май (мазь) сорап күпләр (бигрәк тә хатын-кызлар) мөрәҗәгать итә (дәвалау -аның бала чактан килгән хыялы). Без әңгәмә корган арада да аның янына эш буенча (кәгазьгә кул куйдырту, нәрсә турындадыр килешү өчен) бер-бер артлы ике авылдашы килде. Анастасия Васильевна җәмәгать эшлеклесе дә - ул җирле ветераннар Советы рәисе. Юбилее көнне, 3 июньдә АҖ башлыгы Николай Парамонов җитәкчелегендә авыл җирлеге башкарма комитеты делегациясе бүләк белән килде, аңа исәнлек һәм озын гомер, бәхетле картлык теләделәр. Сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, хәзер ул яңа өйдә яши һәм моңа бик канәгать. Ул актив тормыш рәвеше алып бара, бакчасында казынырга ярата, җиләкләреннән варенье да кайнаткан инде. Анастасия Васильевна кулдан эшләнгән бик матур тукылган покрывал күрсәтте: "Мәрхүмә апам белән икәү эшләдек. Күптән түгел аны Домодедовага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев