Кешеләр турында кайгыртып
Яңа Чишмә «Кайгырту» үзәгенең ел йомгаклары
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге структурасына аппарат һәм 2 бүлек керә: өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге. Узган елгы эш нәтиҗәләре турында учреждение директоры Наталья Зубатова сөйләде.
2024 елда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ 155 өлкән кешегә һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтелде.
Болар: 6 тыл хезмәтчәне, 8 — 1 гр. инвалид, 36 — 2 гр. инвалид, 17 — 3 гр. инвалид, 13 хезмәт ветераны, 51 пенсионер.
Узган ел 150 280 социаль хезмәт күрсәтелгән, шулардан: социаль-медицина хезмәте — 38980, коммуникатив потенциалны арттыру максатларында — 31879, социаль-көнкүреш хезмәте −79421.
2024 елда өйдә 30 кеше социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән, 32 кеше хезмәт күрсәтүдән алынган, шул исәптән: 8 кеше — күченү, 14 — үлү, 6 кеше — эшкә сәләтле туганнары килү сәбәпле, 1 — социаль (түләүле) хезмәт күрсәтүдән баш тарту һәм 1 — түләүсез хезмәт күрсәтүдән баш тарту, 2 — ДИПИда (өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт) урнашу сәбәпле.
План буенча узган ел өлкән һәм инвалид буларак 134 кешегә ярдәм итү каралган булган, 155 кешегә хезмәт күрсәтелгән, план үтәлеше 116% тәшкил итә.
«Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты буенча 2017 елда бер гаилә төзелгән, анда бер өлкән кеше яши.
80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче 262 кешенең өйләрендә булып, янгын куркынычсызлыгы һәм социаль мошенниклык буенча инструктаж үткәрелгән.
«Өлкән буын» программасы буенча «Кайгырту» үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә илтүне дә оештыра. 2024 елда 1323 кеше китерелгән.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге
2024 елда бүлек тарафыннан хезмәт күрсәтелгән гражданнар саны 1217 кеше тәшкил иткән. Индивидуаль программа буенча 118 кешегә хезмәт күрсәтелгән.
Бүлек 64 балигъ булмаган бала тәрбияләнгән 47 гаиләгә социаль хезмәт алуны тәэмин иткән.
Узган ел 2773 социаль хезмәт күрсәтелгән (бу социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-эш хезмәтләре).
Профилактика субъектларыннан алынган 12 сигнал картасы буенча бүлек ведомство-ара эш төркемнәренең оператив чыгуларын оештырды, балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартларын тикшерүнең беренчел актлары төзелде, мәгълүмат МСРК утырышларында каралды. Шундый 24 утырыш үткәрелде, аларда 157 балигъ булмаган бала булган 53 гаилә, каралды.
4 гаилә ведомство-ара исәпкә куелган, 5 гаилә исәптән төшерелгән (шуларның 4се уңай реабилитацияләнгән, 1се ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән).
Хисап чорында ведомство-ара патронатта торучы гаиләләргә профилактика субъектлары тарафыннан 1482 хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән 927се — балигъ булмаганнарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев