Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләргә ярдәм итү — аның яшәү рәвеше

Миләүшә Гатауллина биш кешегә ярдәм күрсәтә һәм алардан үзе дә үрнәк ала.

Миләүшә Гатауллина балачактан ук кешеләргә ярдәм итәргә тырышкан. Юк, ул социаль хезмәткәр булырга хыялланмаган (ул вакытта ул әле мондый һөнәрнең барлыгын да белмәгән), бары тик үзенә, авыр чир белән көрәшүче кыз-балага, ярдәм итүче кешеләргә охшарга теләгән. Болар — Чистай хастаханәсендә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары. Миләүшә аларның исемнәрен хәтерләмәсә дә, аларга үзенең тән авыртуларын киметеп, өйгә — әнисе янына савыктырып кайтарулары өчен бик рәхмәтле.

«Мин табиб булырга хыялланган идем, әмма шәфкать туташы булдым. Яңа Чишмә хастаханәсенең баш табибы Изетта Дзугаева миңа медицина институтына керергә киңәш иткән иде, әмма килеп чыкмады... 

Мин 16 ел дәвамында Яңа Чишмә РҮХдә эш-ләдем, анда кешеләргә шәфкать туташы буларак ярдәм иттем һәм ул елларны яратып искә алам.
Инде менә 13 ел мин „Кайгырту“ ХСХКҮдә эшлим — өлкән кешеләрне өйләренә барып карау белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә минем карамакта үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан биш кеше: дүрт әби һәм бер бабай. Әбиләр үзләренә үзләре ашарга әзерлиләр, ә бабай өчен мин үзем пешерәм. Моннан тыш, мин алар белән сәламәтлекне саклауга һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен кире кайтаруга ярдәм итүче төрле дәресләр үткәрәм. Бу олылар өчен күп вакыт таләп итә торган процесс, ләкин ул физик активлыкны озайтырга булыша. Шөкер, аларның берсе дә әлеге дәресләрдән баш тартмый. 

Мин үземнең карамактагыларга бер яктан ярдәм итсәм, икенче яктан үзем дә алардан рух ныклыгы үрнәген алам, аларның тормыш тәҗрибәсен үзләштерәм, дигәндәй. Без һәрвакыт сөйләшәбез — аларның үтенечләрен үтәгәндә, мин әби-бабайларның үзләре турында сөйләгәннәрен рәхәтләнеп тыңлыйм, шул ук вакытта алар өчен дә бу аралашу бик мөһим икәнен аңлыйм».
Миләүшә Гатауллинаның нечкә күңелле һәм шәфкатьле кеше булуы турында безгә аның карамагындагы тыл хезмәтчәне, 2 төркем инвалид Юныс Насибуллин сөйләде: «Ул үз эшен башкарып кына калмады, ә хатынымны җирләгәннән соң барлык йолалар буенча, мәҗлес оештыру мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды».

2022 елда Миләүшә Гатауллина «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» район конкурсында «Минем язмышым — минем һөнәрдә» но-минациясендә җиңүче булды. 
-Эшем авыр һәм җаваплы, ләкин мин үз тормышымның мәгънәсен кешеләргә ярдәм итүдә күрәм һәм ул эшне үзем сайладым. Һәм шушы һөнәрдә мин ирем Равилнең, улым Илнур һәм аның гаиләсенең, шулай ук медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаган кызым Илүзәнең аңлавы һәм ярдәме белән эшемне дәвам итәргә тырышам, — ди Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев