Кеше кайгысы чит була алмый: Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре кечкенә малайны дәвалауга акча җыюда катнашканнар
Февраль аенда район ЭЭБнең ветераннар Советы әгъзалары элек Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегендә эшләгән хезмәттәшләре, ә хәзерге вакытта Баулы районында яшәүче пенсионер Шаһивәлиев Әбүзәргә ярдәм кирәк булуын белгәннәр.
Дөресрәге, ярдәм аның үзенә түгел, ә аның 4 яшьлек оныгы Эльмирга кирәк, табиблар аңа йөрәк авыруы ( порок сердца) диагнозын куйганнар. Катлаулы операция кирәк һәм аны бары тик АКШта гына ясый алалар. Операция кыйммәтле - бәясе 19 миллион сум тәшкил итә һәм малайның әти-әнисе хәзер кирәкле сумманы җыю белән мәшгуль.
Ветераннар Советы президиумы утырышында бу хәл турында фикер алышканнан соң, Шәһивәлиевлар гаиләсенә ярдәм итү турында бердәм карар кабул ителгән. Акча җыюны сорап, Әбүзәр Шаһивәлиев белән хезмәт иткән ЭЭБ ветераннарына һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә мөрәҗәгать ителгән. Барысы да бердәм булып, кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә акча җыйганнар, ул әти-әнисенең карточкасына күчерелгән. Акчаны кем күпме булдыра алганча - 26 кеше тапшырган, шулардан иң күбесен ветераннар: Рәис Гыйззәтуллин, Альфрит Гайнатуллин, Василий Леонтьев, Нур Сафиуллин, Вәлиҗан Мөхсинов һәм әле дә сафта булган хезмәткәрләр: Альбина Сабирова, Нәсимә Мортазина, Вера Скоковалар биргән.
Барлык хәйриячеләр малайның тизрәк терелүен тели, бу, әлбәттә, шулай булачак, чөнки гаиләгә күп кеше ярдәм итә. Алар әти-әниләренә сабырлык теләп, барысы да яхшы булуына өметләнә.
Кешеләр бер-берсенә ярдәм кулын сузганда гына, авыруларны җиңеп була, - ди ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов. – Һәм, чыннан да, безнең ветераннар оешмасының көче бәйрәм даталары уңаеннан үткәрелгән чараларда гына түгел ,ә барыбыз да берләшеп, иптәшләребезгә ярдәм кулы сузуда да чагыла. Чөнки ЭЭБ хезмәткәрләре, лаеклы ялда булсалар да, хезмәт иткән дәвердәге үз принципларына, идеалларына тугры кала. Ветераннарга күп кирәкми - сынау килгән вакытларда янәшәдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган иптәшенең җилкәсен тою».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев