Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында "Бистә боҗрасы" халык җырлары һәм хезмәт традицияләре фестивале булып узды

Беренче көн. «Яңа Чишмә крепосте - «Бистә боҗрасы» автотуры.

Экскурсия Яңа Чишмәдә туган якны өйрәнү музееннан башланды. Туристлар экспонатлар белән таныштылар, музей директоры Галина Желткова Яңа Чишмә ныгытмасы турында сөйләде һәм фильм күрсәтте. Бу хакта фестиваль кунагы Күтәмә станицасының казак атаманы Наил Пузырьков үз белемнәре белән уртаклашты.

Кунаклар 1794 елда төзелгән, элеккеге Яңа Чишмә крепосте территориясендә урнашкан Троицк чиркәвендә булдылар.  Чиркәү башлыгы Семион атакай белән әңгәмә кордылар. Ул туристларга фатиха бирде һәм алар юлга кузгалдылар.

Туристлар төркеме Архангел Бистәсенә юл тотты. Архангеллылар кунакларны шатланып каршы алдылар, Бистә өчен иң әһәмиятле урыннарның берсе - Вознесение Господня чиркәвенә озаттылар. Георгий атакай белән әңгәмә туристларга православие тарихы өлкәсендә бәһасез белемнәр бирде.

Бу гыйбадәтханәдә күңел үзе чиркәү җырына тартыла, «Во благо» дуэты Руслан (чукындыргачтан соң - Роман) Хөсәенов һәм Руслан (чукындыргачтан соң Георгий) Нәгыймов Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение монастыре регенты Андрей Азбукин белән бергә Георгий атакай хәер-фатихасында, «Величание» храмына тропарь һәм кондак башкардылар.

Бистәнең мәдәни мәйданында рухи һәм казак җырларыннан концерт булды. Туристларны Бистәнең гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштырдылар. Архангеллылар кунакларны җибәрергә һич кенә дә теләмәделәр, тик вакыт дигәнең барысын да юлга чакырды.

Автотур кунаклар Яңа Чишмә районы басу-кырларның матурлыгын күрә алсыннар өчен, кыр һәм болын юлларыннан узды. Шулай итеп, Архангел Бистәсеннән Тубылгы Тау авылына кадәрге юл җәйнең матур төсләренә бай иде. Тубылгытау шәһәрчеге федераль әһәмияттәге археология һәйкәле булып тора. Шәһәрчек турында тарихи белешмәне җирле мәдәният йорты директоры Айгөл Вафина җиткерде.

Биредә яшәүчеләрнең гореф - гадәтләре «Дини йола - «нәзер боткасы» - «обетная каша» турында Гадания Лотфуллина сөйләде. Тубылгытаулылар туристларны мондый ботка белән сыйлады. Ә аннары кунакларга бу тарихи һәм археологик урыннарны гына түгел, ә башка урыннарны да истәлеккә фотога төшерү мөмкинлеге бирелде. Киләсе бару урыны Екатерина Бистәсенә кунаклар шәһәрчектә җыелган шифалы үләннәрдән торган чәчәк бәйләмнәре белән кузгалдылар.

Екатерина Бистәсендә әле күптән түгел генә мәдәни мирас объекты дип танылган һәм дәүләт тарафыннан саклана торган Изге Екатерина храмының җимерелгән диварлары туристларны таң калдырды.

Биредә изге гыйбадәтханә янында фестиваль программасы кысаларында православие җырларының «Светелин» смотр-конкурсы узды.

Изге урында туристлар һәм кунаклар «Рус туе йоласы» спектаклен карадылар. Кинәт кенә башланган яңгыр һәм, хәтта, яуган боз да «йоланы үткәрүгә» комачауламады, киресенчә, аны тулыландырды гына.  Һәм менә кабат кояш чыкты, болыннардан тәмле җиләк исе таралды...

Җирле аш-су осталары  туристларны төшке аш, пироглар белән сыйлады. Петропавел Бистәсенә барганда туристлар әлеге җирлекләрдәге дәвамчанлык турында сөйләштеләр. «Яңа Чишмә крепосте - Бистә боҗрасы» маркетинг проекты авторы, «Родич» хәйрия фонды идарәсе рәисе Любовь Уманская әйтүенчә, әгәр авылларда буыннар дәвамчанлыгы - халык иҗаты өлкәсендә белемнәрне, күнекмәләрне һәм осталыкларны тапшыру булса, ул вакытта ата-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең мирасы да сакланачак. «Район халкы моны яхшы аңлый, биредә рухи мирасны тапшыру аерым игътибар үзәгендә», - диде Уманская.

Советлар Союзы Герое Федор Савельевның туган ягы - Петропавел Бистәсендә автотуристлар җирле рәссам И.Ф. Рузановның иконалар музеенда булдылар. Музей Петр һәм Павел храмында урнашкан. Рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты турында аның кызы Мария Быкова сөйләде.

Петропавел Бистәсе буйлап узган экскурсия республикада бердәнбер һәм Россиядә иң яхшыларның берсе дип саналган Орлов токымлы юртаклар үрчетүче ат заводында булды. Ат заводы җитәкчесе Николай Скоков бу заводта үрчетелгән юртакларның соңгы ике ел рәттән Казан ипподромындагы ярышларда Россиянең төп традицион Орлов призларын алулары турында сөйләде.

Икенче көн. «Бистә боҗрасы» буенча автотур дәвам итте. Черемухово Бистәсендә тарих укытучысы Ольга Горбунова үткәргән күзәтү экскурсиясе узды. Ул тәкъдим иткән 1900 елгы метрик китап туристлар арасында зур кызыксыну уятты. Михаил Архангел чиркәвендә Сергий атакай белән шактый кызыклы әңгәмә булды. Аның вәгазе чыннан да игътибарга лаек. Әлеге чиркәүдә Архистратиг Михаилга һәм бөтен Күк көчләренә (Фәрештәләргә) тропарь һәм кондак  яңгырады.

Черемухово шифалы су чыганагы янында тукталган автотуристлар үз вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Аларны чәй белән сыйладылар, рус әйлән-бәйләне уйнаттылар, үзләре белән шифалы ләм алырга тәкъдим иттеләр.

Туристларны Советлар Союзы Герое Борис Чекинның туган ягы - Волчья Бистәсендә дә матур итеп каршы алдылар. Очрашу чишмә янында узды, биредә «Волчинка» дуэты үзенең иң яхшы җырларын башкарды, ә Бистә буйлап экскурсовод итеп, авыл гыйбадәтханәсен торгызуда иң актив катнашкан җирле мәктәп укытучысы Николай Темников сайланган иде. Ул чишмә турында сөйләде, туристларны меценат Вячеслав Улитин ярдәме белән төзелгән яңа Козьма һәм Демьян чиркәвенә озата барды, авыл тарихы белән таныштырды. Хушлашканда барлык кунакларга да җирле шагыйрә, кызы Виктория Темникованың шигырь җыентыкларын бүләк итте.

«Яңа Чишмә крепосте - Бистә боҗрасы» фестиваль автотуры тәмамланды. Анда «А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк» ДБУ директоры Галина Елистратова да катнашты, ул район Бистәләре музейларында һәм Яңа Чишмәдә тәкъдим ителгән борынгы милли костюмнарның матурлыгын билгеләп үтте.

«Бистә боҗрасы» халык һәм патриотик җырлар, хезмәт традицияләре фестивале Петропавел Бистәсендә узды. Шунда ук бәйрәмне үткәрү урынын да билгеләп үтәргә кирәк. Биредә керү зоналары һәм фотозоналар матур итеп бизәлгән иде, ишегаллары булдырылган, җирле һәм читтән килгән осталарның кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә, балалар өчен «күңел ачулар», мастер-класслар үткәрелде. Фестивальнең рәсми ачылышына кадәр дә анда катнашучыларның һәм кунакларның игътибарын җәлеп итәрлек нәрсәләр, әлбәттә, бар иде.

Фестиваль моңлы чаң тавышы белән башланып китте. Яр Чаллы шәһәреннән чаң кагучылар (звонари) мәктәбе җитәкчесе Евгений Корпускнов ярдәмчесе Алена Ермилова белән бергә Благовест башкардылар.

Район халкын һәм фестиваль кунакларын Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, «Родич» Хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Яңа Чишмә крепосте - «Бистә боҗрасы» проекты авторы, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, шулай ук ЮНЕСКО мәдәният институты дипломанты һәм медале иясе Любовь Уманская, Яңа Чишмәдә Изге Троица чиркәве башлыгы Семион атакай сәламләделәр.

Фестивальдә районның мәртәбәле кунаклары арасында Алексей Хохряков -  (Антиквариат, архитектура һәм сәнгать эшләнмәләрен реставрацияләү фәнни-тикшеренү институты эксперты), Андрей Азбукин (экскурсия хезмәте җитәкчесе, Свияжск Успение монастыреның ирләр хоры регенты), Руслан Хөсәенов (Казан шәһәре Сошествие святого Духа храмының певчие), Руслан Назимов (Идел Казак җәмгыяте подхорунжие, «Родич» хәйрия фондының Попечительләр советы әгъзасы), Александр атакай, атаман, казак полковнигы Наил Пузырьков җитәкчелегендәге Күтәмә станицасы коллективы булды.

Фестивальдә халыкара һәм Россия конкурслары лауреатлары, популяр солистка Анна Сизова (Мәскәү), «Верес» ансамбле, «Во благо», «БалБаян» дуэтлары (Казан), «Вольные распевы» казак җыры ансамбле (Түбән Кама) һәм рус халык һәм фольклор җырларын башкаручы җирле коллективлар һәм солистлар (өлкәннәр һәм балалар) катнашты.

Алып баручылар Анна Суворова һәм Андрей Азбукин микрофонны кулларыннан төшермичә, фестивальдә катнашучыларның казанышларын санап үттеләр, алар исә сәхнәдә бер-берсен алыштырып, тамашачыларны үз-үзләрен тотышлары, күп тавыш белән җырлаулары, артистлык сәләтләре белән шаккатырдылар. Бәйрәм чарасына килгән танылган артистлар Яңа Чишмә җирендә күпме талантлы яшьләр яшәвен билгеләп үттеләр. Һәр артист фестивальдә катнашучы дипломына һәм бүләккә ия булды.

Ә  инде район Бистәләрендә күпме кызыклы, хезмәт сөючән һәм Ватанга тугрылыклы кешеләр яшәве хакында фестивальдә игълан ителгән номинацияләр сөйләде.

«Ватанга хезмәт итү» номинациясендә Украинада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Владислав Курбатов һәм Данила Малолетковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әлеге номинациядә шулай ук Украинадагы махсус һәрби операциядә катнашучы якташларыбыз, һөнәри хәрбиләр - Николай Кораблев һәм Александр Лапшинны да билгеләп үттеләр.

Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән биш номинациядә җиңү яулаган 23 номинант бүләкләнде.

Яхшы кәефнең, җыр - биюләрнең иге-чиге булмады. Бәйрәм Шушма буенда яшьләр мәйданчыгын ачу тантанасында дәвам итте. Соңыннан, бәйрәмнең тагын бер бизәге булып фейерверклар атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев